Шәһри Казан

Германиягә сәяхәт: БАД-ХОМБУРГ, яки андагы Федор Достоевский һәйкәле ник моңсу? (ВИДЕО, ФОТОЛАР)

Башы. Бад-Хомбург - кечкенә генә, әмма бик матур шәһәр. Аны курорт шәһәре дип йөртәләр. Искиткеч табигате, саф һавасы һәм минераль чыганаклары булган бу җиргә гашыйк булмый мөмкин түгел.

Монда немец императорлары җәйге ялларын уздыра торган булган. Шулай ук рус аристократлары һәм дворяннары да еш кунак булган. Рус рәссам, язучы, музыкантлары килеп ял итеп, илһам туплаган. Ә инде танылган рус язучысы Федор Достоевскийга Бад-Хомбургта хәтта һәйкәл дә куелган. Дөрес, һәйкәл тарихы бик күңелле түгел. Достоевский Германиядә, уйнап, акылга сыймаслык акча оттырган кеше. Бад-Хомбургта да ул шактый акчасыннан колак каккан, аны, түләмәгән өчен, кунакханәләрдән куып чыгарганнар, ул хатынына акча җибәрүне сорап, хатлар язган, акча килгәч, кабат уйнап оттырган. «Игрок» романы да уйлап чыгарылган вакыйгаларга түгел, ә нәкъ менә үзе күргән-белгән-кичергән хәлләргә нигезләнгән.

Бад-Хомбург, чыннан да, үзенә гашыйк итә. Урамнар серле, йортлар зәвык белән төзелгән, тарихи биналар да шактый. Халык телендә байлар шәһәре дип йөртелә. Күпкатлы йортлар юк, һәркем үз коттеджында яши, кунакханәләр дә өч-дүрт катлы гына. Монда яшәүчеләр нигездә Франкфуртка йөреп эшли. Ара бик якын: Франкфурттан Бад-Хомбургка электричка белән 15 минутта килеп җиттек. Биниһая күп төрле спа-салоннары, табигый минераль чыганаклары өчен туристлар каланы үз итә.

Реклама

Шәһәрнең иске өлеше аеруча матур. Тар урамнар бер-берсенә тоташып, кисешеп, бормаланып беткән. Кайвакыт үзеңне әкияттәге кебек хис итәсең. Урамнарда бары тик шунда яшәүчеләрнең генә машиналарына керергә рөхсәт, ике машина кара-каршы очрашса, узып китәрлек түгел, чөнки урам тар, аларны куеп калдырырга да урын юк. Һәр өй каршында диярлек матур бакча, төнбоеклы кечкенә генә күл, фонтан. Урамнарда бик күп чәчәкләр үсә, фотоаппарат кулдан төшми диярлек: һәр почмакны тарихка кертеп калдырасы килә, матурлык, төсләрдән күзләр камаша.
Без шимбә көнгә туры килдек, урамнарда кешеләр төш турыларында гына күренә башлады, аңа хәтле гаҗәеп тынлык иде. Инде әйткәнемчә, кибетләр, башка оешмалар ял көннәрендә эшләми, шуңа күрә немецлар өйләрендә ял итә, төштән соң гына кафе-рестораннарга чыга.

Шәһәр уртасында искиткеч матур парк урнашкан. Хәер, монда яшеллек бик күп, әмма бу парк үзенең зурлыгы белән шаккатыра. 40 гектар мәйданда әллә ничә алан, төнбоеклы күлләр, агачлар... 136 төр куак һәм төрле илләрдән кайтарылган 82 төр агач утыртылган. Һаваның сафлыгыннан хәтта баш әйләнә. Сукмакларда тиеннәр чабыша, бер читтә сарыклар утлый, кәҗәләр йөри, күлләрдә үрдәкләр йөзә...

Дәвамы бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: