«Без икебез дә бертөсле»
Сәнгать дөньясында кемдер, таланты мактанырлык булмаса да, әрсезләнеп үзенә дәрәҗәләр яуларга омтыла, мактаулы исемнәр артыннан чаба. Кемдер халыкның яратканы булуга карамастан, тиешлесен алмыйча тыйнак кына яшәп ята. Татарстанның атказанган артисты Рабига СИБГАТУЛЛИНА белән композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит ХАТЫЙПОВ әнә шундыйлардан. Алар тормышта да булганына...
«Без икебез дә бертөсле»
Сәнгать дөньясында кемдер, таланты мактанырлык булмаса да, әрсезләнеп үзенә дәрәҗәләр яуларга омтыла, мактаулы исемнәр артыннан чаба. Кемдер халыкның яратканы булуга карамастан, тиешлесен алмыйча тыйнак кына яшәп ята. Татарстанның атказанган артисты Рабига СИБГАТУЛЛИНА белән композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит ХАТЫЙПОВ әнә шундыйлардан. Алар тормышта да булганына шөкер итеп яши торган кешеләр. Кавышып гомер юлын парлап үтүләренә быел 37 ел тулган. Әллә нинди байлыклар өмет итмичә, тыйнак кына ике бүлмәле фатирда яшәп яталар. (Ремонтын да менә дигән итеп Фәрит абый үзе ясап куйган.) Аның каравы килгән кешегә ачык йөзле, кунакчыл булу аларның канына сеңгән.
Яшьлек елларын искә төшергәндә, Фәрит абый: «Рабига Мәскәүдәге студияне тәмамлап кайткач та мине матур җырлавы, тыйнаклыгы белән җәлеп итте. Аның башкаруында «Гөлҗамал», «Бер тауда ун чишмә, «Назлы гөлкәем» кебек җырларын яратып тыңлый идем, - дип башлады үзенең сүзен. - Әнә шул сәхнә безне кавыштырды да». Рабига ападан: «41 ел буе халыкка хезмәт итеп тә, атказанган исеме белән генә калу рәнҗетмиме?» - дип сорамый булдыра алмадым. Аңа каршы җырчы: «Без икебез бертөсле кыюсыз булганбыз инде. Беркайчан да җитәкчеләргә барып, соранып йөрмәдек. Сорап артык концерт куярга да кыюлыгыбыз җитмәде. Исемнәр артыннан да чабып йөрмәдек. Минем аңа исем дә китмәде. Чыгышларыбызны халык яратып кабул иткәч, шул җиткән. Улыбыз Илнар да үзебезгә охшаган - кыюсыз».
Үзләренең гастрольләрдә тилмереп йөргән чакларын да искә алды алар. «Бервакыт кышкы буранда ике авыл арасында чанада утырып калдык, тракторыбыз китеп барды. Тракторчы безнең юклыкны чыгыш ясыйсы клуб янына барып җиткәч кенә күргән дә кире борылып килде. Автобуста әйләнеп капланган чакларыбыз да булды».
«Тормышта иң авыры сезнең өчен нәрсә булды?» - дип сорыйм алардан. «Иң читене кечкенә баланы кеше кулларына калдырып гастрольләргә йөрү иде», - ди Рабига апа. Өчәр ай йөреп кайта идек бит. Илнар кайвакыт безне онытып та бетерә иде. Бервакыт теле ачылган чак. Безнең кайтып керүебезгә: «Әнә Абига кайтты», - дип әйтеп салмасынмы! Әнинең: «Рабига кайта», - дигән сүзен исендә калдырган, күрәсең. Үзен музыка мәктәбенә укырга биргән идек. Йөртергә кеше булмагач, аны да ташлады. Бала чагында артист булам дигән хыялына без каршы килгәч, баянын алып куйды да башка тотып та карамады. 2 нче татар гиназиясен тәмамлагач, медицина көллиятендә белем алды. Әмма бүгенге көндә үз һөнәре буенча эшләми. Оныгыбыз Алия быел 5 нче сыйныфка бара. Җыр, бию түгәрәгенә йөри».
Авылның үләннәренә хәтле кадерле
Бу җәйдә алар Рабига апаның туган ягы Арча районы Иске Иябаш авылына кайтып аның әти-әнисе каберләрен зиярәт кылып килгәннәр. Туган авылыннан яшьләр китмәвенә сөенсә, япь-яшь килеш кайбер авылдашларының гомерләре өзелүенә борчыла җырчы.
Фәрит абый Арчага үги әтисе йортына кайтып, аңа булышып йөри икән. Анда яшелчә, җиләк-җимеш тә үстергән. Авыл болыннарыннан җыеп килгән дару үләннәрен киптереп куйганнар. Шәһәр кешесенә авылның үләннәренә хәтле кадерле шул. Рабига апа яшелчәдән салатлар ясаган, компотлар кайнатып куйган. Үзе манты, кыстыбый, өчпочмак пешерергә ярата. 2 нче сыйныфта укыганда ук токмач кисә башлаганын хәтерендә яңартып алды. Йон эрләргә, чигәргә, челтәр бәйләргә өйрәткән күршесе Кәүсәрия апага гомер буе рәхмәтле Рабига апа. 3 нче сыйныфта укыганда үзләре асраган кәҗә мамыгыннан шәл дә бәйли башлаган кыз. Оекбашлар, кофталарны да шактый бәйләргә туры килгән аңа.
Ул 5 нче сыйныфтан җиде чакрым ераклыктагы Кырлай мәктәбенә йөреп укый. Рабига апа үзләренең укытучыларын да хөрмәт белән искә ала. Сыйныф җитәкчесе Рәйсә Насретдинова бүләк иткән картина фатирның түренә эленгән. Ул якты дөньядан киткәнче аралашып яшәгәннәр. Рәйсә апаның истәлекләрен, үзләренә багышлап язылган шигырьләрен дә күз карасыдай саклый алар. «Рабига, мин еш кына Иске Иябашка бара идем. Әти-әниең бик зыялы кешеләр иде. Син, энең Рәшит белән сеңлең Фирая кечкенәдән җырга-моңга гашыйк булдыгыз. Мин Сезнең иҗатыгыз алдында баш иям. Һаман яратам.
Гаиләгезгә ак бәхетләр теләп,
Ява җиргә энҗе ак карлар.
Сезнең кебек тагын булыр микән
Сокланырлык, матур, саф парлар?
Ташкын булып аксын милли моңнар,
Саекмасын иҗат чишмәгез.
Һәрчак шулай халык күңелен яулап,
Пар сандугач булып яшәгез!»
Аларның өендә һәр бүләк кадерле. Фатих Сибагатуллин бүләк иткән Нурлат символы чаптар ат дисеңме, телевизормы, китаплармы... Ә инде Салават Фәтхетдинов Фәрит абыйның туган көненә аларның Рабига апа белән бергә төшкән сурәтләрен куеп футболка да эшләтеп биргән.
Киемнәре музейда саклана
Фәрит абый туган ягы Теләче районына кунакка чакырып торганнарына аеруча рәхмәтле. Үзе укыган Югары Кибәхуҗа авылы мәктәбенең 90 еллыгына кайтып, аннан шактый гына күренекле кешеләр чыгуына сөенеп килгән ул. Музейларында Фәрит Хатыйповка багышланган почмак та булдырганнар. Аның концерт киемнәре, яшь чакта уйнаган баяны шунда урын алган. Бәйрәмдә укучыларның үз җырларын башкаруы да композиторны сөендергән, билгеле. Авылларында мәдәният йорты салып бетереп ятуларына да шатланып туймый Фәрит абый. Быел яз көне аны карарга Президент Рөстәм Миңнеханов кайткач, композитор аңа үзенең рәхмәтен ирештергән.
Артистларны туган якларында гына түгел, башка төбәкләргә дә чакырып торалар. Алар Балык Бистәсе районы Казаклар авылында да үз кешегә әйләнде. Соңгы елларда Сабантуй бәйрәмендә халыкны күңел ачтыралар. Фәрит абыйның талантын аңлап, аңа җыр китапларын чыгарырга ярдәм итүчеләр дә табылып тора. «Синең нурың» дигән дүртенче китабын бастырырга Арча районы хакимияте башлыгы Алмас Нәзиров булышкан. Хәзерге вакытта бишенче җыентыгын туплый. «Тәрәзәңдә утың бар» дигән диск та чыгарган. «Ел саен чыгарырлык җыр язылса да, өлгереп булмый», - ди композитор. Бүгенге көндә алар икесе дә иҗаттан, халыкка хезмәт итүдән туктамый, чөнки алар чын мәгънәсендә халыкныкы.
Рабига Сибгатуллинадан кыяр салаты рецепты
5 кило кыярны әрчеп, дүрткә бүлеп турыйсың. Аннары 700 грамм томат пастасы, дүрт баш сарымсакны угычтан уарга, бер стакан шикәр комы, бер стакан сыек май, бер аш кашыгы тоз салып, кайнап чыккач, тагын ун минут пешерергә. Аннан соң ярты стакан аш серкәсе салып, тагын ике минут кайнатып алырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар