Шәһри Казан

«Хатын-кызлар күкрәк үлчәмен сайлаганда ялгыша»

Соңгы елларда пластик операция ясатучыларның саны артып китте. Матурлыкка омтылу кешенең табигатенә хас нәрсә анысы. Тышкы кыяфәткә карата булган идеаллар да вакыт узган саен үзгәрә. Аның да үзенә күрә бер модасы бар. Әмма кайсы гасырда гына яшәсә дә, кешене үзенең нинди кыяфәттә булуы борчымый калмый. Тормыштагы уңышсызлыкларын да тышкы кыяфәт...

Кешеләрне операция өстәленә этәргән сәбәпләрне ачыкларга теләп, мин медицина фәннәре докторы, профессор, пластик операцияләр ясаучы хирург Тәфкил Такый улы ФӘИЗОВка мөрәҗәгать иттем.
- Тәфкил Такыевич, пластик операция ясатырга теләүчеләр моны нәрсә белән аңлата?
- Сәбәпләре аның күптөрле. Камиллекнең чиге юк дигәндәй, кайберәүләр тагын да чибәррәк күренер өчен килә безгә. Иреннәрен кабартырга, салынып торган күз кабакларын алдырырга, борын яки колак яфрагы формасын, күз кисемен үзгәртергә телиләр. Бала тапканнан соң, асылынып торган корсак тиресен кистерәләр, күкрәкләрен зурайттыралар, корсак һәм бот тирәсендәге майларны алдыралар. Икенчеләр, картаю процессын туктату, ягъни яшьлекне кайтару максатыннан, бит һәм муен тиресен тарттырырга тели. Өченче категориягә төрле инфекцияле авырулар яки травмалардан соң йөз-кыяфәтләре үзгәргән кешеләр керә. Сифилис, волчанка кебек авырулардан соң кешенең борыны, каты аңкавы җимерелә. Болары хәзер бик сирәк очрый, әлбәттә. Төрле фаҗигагә очрап, битләрендә үзгәрешләр барлыкка килүчеләр дә мөрәҗәгать итә безгә. Кемнеңдер битен яки борынын, йә булмаса колагын эт тешләгән була. Битендә яки тәнендә күренеп торган деформация, билгеле, кешедә комплекс барлыкка китерә. Психикасы да үзгәрергә мөмкин. Ә бит ул кешенең җәмгыятьтә яшисе, кешеләр белән аралашасы бар.
- Димәк, пластик операция ясатып, кеше үзенең тормышын да үзгәртә ала?
- Әлбәттә. Пластик операцияне мин психик хирургия дип тә әйтер идем. Хирургия ярдәмендә кыяфәтенә үзгәреш керткән кешенең эчке дөньясы да үзгәрә. Ул үзен иркен тота башлый, аның үз-үзенә ышанычы арта.
- Сезгә хатын-кызлар да, ирләр дә бертигез күләмдә киләме?
- 95 проценты - хатын-кызлар, калган 5 проценты - ирләр.
- Халык арасында пластик операциянең кайсы төре аеруча популяр?
- Хатын-кызлар арасында бит тиресен тарттыру, күз кабакларын үзгәртү, липосакция, ягъни артык майны алдыру популяр. Күкрәкләренә протез куйдырырга теләүчеләр күп. Шунысы да бар, яшәрү процедураларыннан соң үз өстеңдә дә күп эшләргә кирәк. Операция ясаттым да бетте түгел. Яшәрергә теләү ул акча ягыннан гына кыйммәткә төшми, ә гомер буе үзеңне гел карап-тәрбияләп тору да зур хезмәт сорый. Махсус гимнастикасын да, массажын да ясап, косметологка да гел йөреп торырга кирәк. Ирләр арасында исә борынга операция ясату популяр. Сугышып, борынын җимерүчеләр күп килә. Аннары колак яфрагы формасыннан риза булмаучылар да бар.
- Гадәттә, ничә яшьлекләр килә?
- 16-25 яшьлек кызларның иреннәрен, борыннарын үзгәртәселәре килә. Бер әти-әни 5 яшьлек сабыйларын алып килде. Кызның колак яфракларын үзгәртергә туры килде. 18 яшькә кадәргеләрне әти-әнисе ризалыгы белән генә кабул итәбез. 40 яшьтән алып инде яшәрергә теләүчеләр мөрәҗәгать итә. Иң олы пациентыма 70 яшьләр тирәсе иде. Ул бер операция белән узган соңгы 15-20 елын «алып ыргытты».
- Киноларда кешенең пластик операцияләрдән соң төрле өзлегүләр барлыкка килеп, танымаслык хәлгә килгәнен күрсәтәләр. Ә чынлыкта мондый хәлләр буламы?
- Бернәрсә эшләмәгән кешенең генә хатасы булмый. Безнең эштә дә андый нәрсәләр булгалый. Аларның күбесе хирург гаебе белән дә түгел, ә пациентның организмы үзенчәлегенә бәйле. Менә, мәсәлән, скульпторлар балчыктан сыннар ясый. Нәрсә дә булса ошамаса, ул аны алып ыргыта да кабат эшли. Әллә ничә тапкыр бозып ясарга мөмкин. Ә без исә тере кеше белән эшлибез. Аларның нинди дә булса хроник авырулары булырга һәм аны без хирурглардан яшерергә мөмкиннәр. Безне капчыкта саклап булмаган кебек, ул исә операциядән соң үзен сиздерә. Аналыктан кан килгәндә операция ясарга һич ярамый. Безгә аны да хәбәр итмәскә мөмкиннәр. Андый вакытта организмда гормональ үзгәрешләр күзәтелә. Шуңардан инде өзлегү дә барлыкка килә. Киселгән урыннар, яралар озак төзәлә. Аналык бизләре дөрес эшләмәү аркасында да өзлегүләр барлыкка килә. Операция ясаганчы, мин пациентларга гинекологта һәм эндокринологта тикшеренергә кушам. Операцияне гормональ препаратлар кулланганда да ясарга ярамый. Аны кабул итүне туктатып, бер ай узгач кына ясала. Тонзиллит, ринит, тешләр үлекле булганда хирургка килер алдыннан иң элек аларны дәваларга кирәк. Яман шеш булганда инде операция ясау турында сүз дә була алмый.
- Күкрәкләрен зурайтып, аннары инде аны ошатмыйча кире килүчеләр бармы?
-Андыйлар да була. Хатын-кызларның күбесе күкрәк протезларының үлчәмнәрен сайлаганда ялгыша. Кайвакыт хирург үзе дә гаепле була. Миңа бер кыз килгән иде. Буе кечкенә, 155 см лап кына. Башка бер клиникада күкрәгенә протез куйдырган. Гәүдәсенә караганда күкрәкләре аның чынлап та артык зур, Памела Андерсонныкы кебек инде менә. Пропорция дигән нәрсә дә булырга тиеш бит әле. Кыз, миңа бу күкрәкләр белән йөрергә авыр, дип, протезларын алырга кушты. Муеным, иңнәрем авырта, ди. Протезларны алырга туры килде. Ә аларны куйдырганчы нәрсә уйладың соң, дигәч, нинди протезлары бар иде - шуны куйдылар, дип җаваплады.
- Димәк, андый адымга барганчы, хирургны да дөрес сайларга кирәк. Аның намуслы һәм тәҗрибәлеме икәнен кайдан белергә соң?
- Хирургның әлеге эш белән шөгыльләнергә сертификаты булырга тиеш. Аның кайда укыганлыгы, әлеге өлкәдә ничә ел эшләве белән кызыксынырга иренмәгез. Интернеттан аның турындагы бәяләмәләрне өйрәнегез. Хирургның ничек эшләве турында аның пациентларының сүзе дә җитә. Алар эшеңне ошатсалар, сине таныш-белешләренә, дусларына да тәкъдим итә. Рекламаның иң яхшы ысулы да шул.
- Ә Сез үзегез кайсы төр операцияләрне яратып ясыйсыз?
- Пластик операция әле ул үзенә күрә бер иҗат та. Миңа гадәти булмаган операцияләр ясау ошый. Кайберәүләр тумыштан ук деформация белән туа. Әйтик, колак яфраклары бөтенләй булмаган кешеләр килә. Икенчеләрнең ату коралы аркасында йә булмаса берәр травмадан соң битләре «җимерелә». Өченчеләрнең колагын эт тешләгән булырга мөмкин. Башка хирурглар тотынырга курыккан эшкә дә алынам. Аларга операция ясаганчы, озаклап уйлыйм: ничегрәк итеп ясарга була. Миндә хәтта азарт барлыкка килә. Андый операцияләрне мин бушка ясыйм.
- Гименопластика («кызлыкны кире кайтару») ясатырга теләүчеләр күпме?
- Аз дип әйтеп булмый. Гадәттә, алданган яки көчләнгән кызлар килә. Ә алар исә, күбесенчә, йә мөселман гаиләләреннән, яки татар авылларыннан килүчеләр. Мөселман илләреннән махсус килүчеләр күп. Мондый кызлар әти-әниләреннән, булачак ирләреннән куркып бара бу адымга. Берничә ел гаилә булып яшәгәннән соң да, мөнәсәбәтләрен яңартырга теләп, «кызлыгын кайтарырга» теләүчеләр бар. Бер хатын килгән иде. Үзе белән баласын да алып килгән. Гименопластика ясагыз әле, кияүгә чыгам, ди. Сезнең балагыз бар бит, булачак ирегезне ничек ышандырырсыз, дим. Ә ул, мин чит илгә кияүгә чыгам, балам монда кала, иремә аның турында әйтмим, ди. Менә шундый максаттан килүчеләр дә бар.
- Пластик операциягә килгән кешеләрне аны ясатмаска күндергәнегез бармы?
- Андый очраклар да булгалый. Бернинди дә җитешсезлеге булмаган кешегә аны ясауны кирәксенмим. Әйткәнемчә, хирург ул яхшы психолог та булырга тиеш. Сез болай да чибәр, хатыным булмаса, үзем үк Сезгә өйләнер идем, дигәч, алар үз уйларыннан кире кайта.

Уртача бәяләр
Миңнәрне алдыру 500 сумнан башлап.
Борынны төзәтү 30 000нән 70 000гә кадәр.
Колак яфракларына, иреннәргә төзәтмә кертү 15000нән башлап.
Гименопластика 10 000нән башлап 15 000гә кадәр.
Липосакция 10 000нән башлап 80 000гә кадәр. Аның бәясе, гадәттә, тире астындагы майның күләменә карап билгеләнә.
Күкрәккә протез кую 110 000нән башлап. Бәя протезның төренә карап куела.
Корсак тиресен кисеп алу, бит һәм муен тиресен тарттыру 160 000-200 000ләп тора.
Күз кырыйларына коррекция ясау 3 000нән башлап.
Ирен кырыйларына коррекция ясау шулай ук 3000нән башлап.

Реклама

Дин буенча пластик операция ясату рөхсәт ителәме? Әлеге сорауны мин «Солтан» мәчете имам хатибы Камил хәзрәт БИКЧӘНТӘЕВкә бирдем.
- Кыяфәтне үзгәртү нияте белән пластик операция ясату шәригать тарафыннан тыела. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә, Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтегезне югалтмагыз, дигән. Бу инде киемгә дә, төс-кыяфәткә дә, йөрешкә дә карый. Икенче бер хәдисендә тагын, ир кеше - хатын-кызга, хатын-кыз ир-атка охшаш булмасын, дигән. Әмма инде искәрмә дә юк түгел. Бер сәхабәнең сугыш вакытында борыны киселә. Аңа борынны тимердән куеп карыйлар, әмма ул бозыла. Аннан соң инде борынны алтыннан ясап куялар. Пәйгамбәребез моны рөхсәт иткән. Мәсәлән, әгәр дә инде кешенең битендә яки тәнендә нинди дә сәбәп белән җитешсезлек булса, әйтик, берәр спортчының көрәш барышында борыны җимерелсә яки берсенең колагын эт өзеп ташласа, ул очракта операция ясату рөхсәт ителә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 25.04.2018
  • «TMTV» музыкаль премиясе тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 25 апрель 2018 - 09:22
    Сөт бәясе кайчан артыр?
    Сөт базарындагы проблема, көзгә кадәр сакланыр әле. Без әле 1500 тонна пальма майларын, 1 млн тонна коры сөтне ашап бетермичә, Татарстанның сыйфатлы сөтенә ихтыяҗ артык зур булмас.
    66
    0
    0
  • 25 апрель 2018 - 16:48
    «Бәраәт кичәсен кадер кичәсе белән бутарга ярамый» Мөселманнар өчен изге булган Бәраәт кичәсе якынлаша. Быел ул 30 апрельгә туры килә. Бәраәт кичәсенең фазыйләтләре турында без «Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин белән сөйләштек.
    72
    0
    0
Ночной режим