«Исәнмесез, «Шәһри Казан» редакциясе! Укучыларны борчыган күп мәсьәләләрне чишәргә ярдәм иткән дәрәҗәле газета буларак сезгә мөрәҗәгать итәргә булдык. Төрле районнарда капиталь ремонт программасы буенча күпкатлы йортларны төзекләндерделәр, ә безнең 17 еллап рәтле ремонт күргән юк. Көчле яңгырлар вакытында түбәдән ага, су краннары черегән. Фатирларда, аеруча беренче катларда артык дымлы һава,...
Эчтән ялтырый, тыштан калтырый...
Әлеге хат редакциягә җәй башында ук килгән иде инде. Билгеле бер нәтиҗәләргә ирешмичә, язманы басмага бирми тордык. Хат эзеннән Норлатка юл тоттык. Ленин урамы, 26 нчы йортта барлыгы 27 фатир. Биредә яшәүчеләр торакка 1995 елларда күченгән. Йорт тапшырылганда тулысынча эшләнеп бетмәгән булган. «Сарык абзарына килеп кергәндәй булдык. Обойлар ябыштырылмаган. Идәндә бернәрсә юк, газ кермәгән, фатирларга су тоташтырылмаган. Канализация эшләми. Төзелеш материалларын җитәр-җитмәс бирделәр анысы. Кем ничек булдыра ала - шулай төзекләндереп аяк басты үз торагына. Ул вакытта фатир алу шатлыгыннан шикаятьләр белдерүчеләр дә булмады кебек», - дип искә ала биредә яшәүче бер ханым. (Безнең белән аралашучылар берсе дә газета битендә исем-фамилияләрен күрсәтмәүләрен үтенде.) Биредә күбесенчә урта яшьтәге кешеләр гомер итә. Соңгы елларда фатирларын сатып китүчеләр дә булган. Йортка яшь гаиләләр күченеп килгән. Вакытлыча фатир алып яшәүчеләр дә бар. Норлат авылында мондый күпкатлы йортлар бармак белән генә санарлык. Дүрт-биш тирәсе. Тик берсендә дә капиталь ремонт ясалганга охшамаган. Ни өчен норлатлылар дәүләт ярдәменнән файдаланмаган соң? Бу сорау белән Яшел Үзәннең торак-коммуналь хуҗалыгы департаментына мөрәҗәгать иттек. Андагы хезмәткәрләр аңлатуынча, капиталь ремонт программасы эшли башлаган елларда Норлаттан әлеге программада катнашырга теләк белдереп бары бер генә йорттан гариза килгән. Ул чакта фатир хуҗалары - шәхси милекчеләр (собственники) төзекләндерүгә тотылган сумманың 5 процентын үз җилкәләрендә күтәрсә, тора-бара ул 30 процентка кадәр арткан. Департамент аңлатуынча, Ленин урамы, 26 нчы йортта яшәүчеләр дә бу программада катнаша ала. Моның өчен аларга идарә итү формасын сайларга кирәк: ТМШ (ТСЖ)мы, идарә итү компаниясеме? Әмма быелга, хәтта икенче елга да төзекләндерү булмас, мөгаен. Чөнки былтыр да федераль казнадан бу программа буенча санаулы акчалар гына күчерелгән. Аннары Норлат авылына кадәр барып өч катлы гына йортка ремонт ясарга кайсы подрядчы алыныр икән? Район үзәге белән Норлатны Идел елгасы аерып тора. Төзелеш материаллары кыйммәт. Кыскасы, ремонт үзен акламый. Хәер, киләчәктә капиталь ремонт өчен милекчеләр тулысынча үзләре түләмәгәйләре... РФ Дәүләт Думасы әзерләгән закон проекты нигезендә тиздән капиталь ремонт өчен мәҗбүри түләтә башларга мөмкиннәр. Һәр квадрат метр өчен 3 сумнан 10 сумга кадәр җыячаклар. Төгәл ничә сум икәнен җирле үзидарә хәл итә. Моңа кадәр начар хәлдәге йортларны яңартырга Торак- коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга теләктәшлек итү фонды (фонд содействия реформированию ЖКХ) ярдәм итсә, яңа проект буенча капиталь ремонт өчен һәр милекче үзе акча күчереп барачак. Мөгаен, ул суммалар махсус оешкан фондларда тупланып, ремонт кирәкле йортларга бүленеп бирелер. Тик менә бар яңа йортлар, искеләре... Кайсына 100 меңлек ремонт кирәк, кайсына миллион сумлык. Кыскасы, яшәүчеләр арасында бәхәс, ризасызлык уянырга мөмкин. Норлатлыларга әйләнеп кайтсак, кулыннан, хәленнән килгән һәркем үз фатирын чәчәк итсә дә, май чүлмәге тышыннан күренә шул... Тыштан калтырагач, эчтән ялтырап кына ни мәгънә? Күпләр пластик тәрәзәләр куйдырган, идәннәрне җылыткан. Тик йортка бик зур ремонт кирәк. Түбә, су торбаларын алыштыру, йортны тышлау дисеңме... Нишләп капиталь ремонт программасында катнашмадыгыз соң, дигән сорауга авылның җирле үзидарәсендә төгәл җавап бирә алмадылар. Ул чакта үзидарәдә башка кешеләр эшләгән, аннары йорт та хуҗасыз. Бернинди идарә итү компаниясе белән дә килешүләр төзелмәгән ди. Элек булган МУП ТКХ хәзер инде юк, йорт җирле муниципалитетка карамый. Яшәүчеләр Торак милекчеләр ширкәте дә төзергә талпынганнар. Тик һаман алга китеш юк.
Җылылыкны кышын да кертәләр
Капиталь ремонттан бигрәк йортны шәхси җылылык системасына күчерсеннәр иде дип ялвара биредә яшәүчеләр. Аеруча сабыйлары булганнар кайнар су юклыктан тилмерә. Дөрес, бойлер ярдәмендә суны җылытучылар бар. Хәтта йортта яшәүче берәү шәхси җылыту системасына да күчкән. Тик бу бары соңгы катта яшәүчеләргә генә рөхсәт ителә. Чөнки торбалардан башка фатирларга китә торган җылылыкны ябарга ярамый. Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының капиталь төзекләндерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Ирек Мәхмүтов әйтүенчә, махсус лизинг программасы буенча йортларга ике контурлы казаннар кертергә була. (Соңгы елларда шәхси җылылык системасына күчүчеләр артып бара. Җылылыкны теләсә кайсы вакытта үзеңә кирәк кадәр көйләргә була. Түләү исәпләү җайланмасы ярдәмендә билгеләнә. Җәй көннәрендә җылылык, кайнар су һәм газ плитәсе янган өчен 60 сумнар тирәсе түлиләр икән.) Быелга программа әзерләнеп бетсә дә, «ШК» мөрәҗәгать иткәч, ничек тә хәлгә керербез, тиз арада безгә кирәкле документларны китерсеннәр», - диде. Кыскасы, ниһаять, боз урыныннан кузгалды кебек. Норлат җирле үзидарәсе җитәкчесе Рамил Миргалиев, шәхси җылылык йортка быел кертелсен өчен булдыра алган кадәр тырышачакбыз, дип ышандырды. Ә яшәүчеләр тиздән салкын көзләр башлана бит инде дип борчылмасын, торбаларны кышын да алыштыралар икән. Хәзер моңа барлык яшәүчеләрнең ризалыгы гына кирәк. Бүген лизинг программасы буенча мичләр урнаштыру бер бүлмәле фатир өчен якынча - 77 мең, ике бүлмәлегә - 82 мең, өчлегә 87 мең сум тирәсенә төшә. Бу сумма җиде елга кредитка бирелә.
* * *
Бердәмлектә - көч, диләрме әле? Хат авторларына да шулай диясе килә. Барыгыз да бер уйда, тату, дус булганда гына нәрсәгә булса да ирешергә мөмкин. Үткәрелгән җыелышларда 27 фатирдан биш-алты кеше генә катнашып, ТСЖ да төзеп булмый, шәхси җылылыкны кертүе дә икеле... «Миңа гына кирәкмени, әнә ул йөрсен»,- дип кенә дә эш пешми, бергә булыгыз сез, бердәм булыгыз...
Менә шундый эшләр, ә алга таба ниләр булганын «ШК» язар, хәзергә көтеп карыйк.
РS. Шушы көннәрдә җирле үзидарә Ленин урамы, 26 нчы йортта яшәүчеләр белән җыелыш уздырган. Фатир хуҗалары шәхси җылылык системасы кертергә теләп гариза язганнар. Тиздән укучыларыбызның хыяллары тормышка ашар дип өметләнәбез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар