Рәшидәм яшәсен генә...
Татарстанның халык артисты Ирек Баһмановны хезмәттәшләре һәм тамашачы арасында хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Йөздән артык кабатланмас образлар иҗат иткәнгә генә түгел, тормышта ир-егетләргә үрнәк булган өчен дә мактауга лаек шәхес ул. Тиздән артист үзенең 80 нче кышын каршылый. Бер утыру үзе бер гомер дигәндәй, Ирек абыйларның өендә...
Рәшидәм яшәсен генә...
Татарстанның халык артисты Ирек Баһмановны хезмәттәшләре һәм тамашачы арасында хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Йөздән артык кабатланмас образлар иҗат иткәнгә генә түгел, тормышта ир-егетләргә үрнәк булган өчен дә мактауга лаек шәхес ул. Тиздән артист үзенең 80 нче кышын каршылый. Бер утыру үзе бер гомер дигәндәй, Ирек абыйларның өендә аның үткәннәрен янә күздән кичердек. Үзенең туган җире булган Әлмәт якларын бик яраткангадыр, сүзне дә шуннан башлады ул: «Яшүсмер чакларда урманнан агач ташулар, кырда печән өюләр дисеңме ... аларның берсе дә онытылмый. Безнең әти белән әни бик тәрбияле булды. Әти ачуы килгән чакта «их, җегетләр» дип куйса, әниебез «их, бәхетең ачылгыры» ди торган иде. Әниемнең Нәдер авылыннан килен булып төшкән чактагы көзгесен бүген дә саклыйм. Аңа йөз елдан артык вакыт узган.
Безнең гаиләдә барысы да белемгә омтылды. Арада төрле урыннарда хезмәт куйганнары бар: хөкемдар, табиб, икътисадчы, райком секретаре... Үзем армиядән соң нефтьче дә, механик та булып эшләдем. Аннары Качалов исемендәге театр каршында оешкан театр студиясенә укырга кердем. Өченче курста укыганда дус егетем белән Әлмәткә кайттык. Ул кыстап паркка танцыга алып китте үземне. Миңа ул чакта 26 яшь. Башкалар биегәндә уңайсызланып кына бер читтә басып торам. Шунда каршы яктагы озын толымлы, чибәр бер кызга күзем төште. Бар кыюлыгымны җыеп, аны биергә чакырдым. Шуннан танышып киттек. Казаннан медицина институтыннан практикага кайткан Рәшидә исемле кыз иде ул. Адресын сорап, шырпы тартмасына язып куйдым да берничә көннән соң, ул Казанга кайткач, очрашып йөри башладык. Аннары гаилә корып җибәрдек. Балаларыбызга исемнәрне үзем куштым. Инсар бүгенге көндә - инженер, Нәргис Президент аппаратында эшли. Француз, инглиз телләрен яхшы белә. Хатыным Рәшидә 30 яшьләрдән соң авырый башлады. Табиблар диагноз куя алмый аптырады. Соңыннан Мәскәүдәге Бурденко исемендәге клиникада аның башына операция ясадылар. Шунда ук табиб аның күрмәячәген әйтте. «Рәшидәм яшәсен генә, күрмәсә дә, мин риза», - дип, аңа рәхмәт әйтеп чыгып киттем».
Әнә шуннан соң Рәшидә апа 22 ел буе якты дөньяны күрүдән мәхрүм булып яши. Ирек абый аны һәрвакыт үзе белән концерт, театрларга йөртә иде. Ире янәшәсендә утыруын Рәшидә апа да бәхеткә санагандыр ул чакларда. Ни кызганыч, шикәр авыруы башлангач, аның хәле тагын да авыраеп китә. Ирек абый хатынына үзе уколлар кадый. Сигез ел буе аны инвалид арбасында йөртә. Рәшидә апаның якты дөньядан киткәненә дә биш ел вакыт узган. 45 ел тату гомер иткән хатынын югалтуны бик авыр кичерә ул. Соңгы елларда артист үзен канаты каерылган кош кебек хис итә. Һәр иртәне күзен ачуга, сөйгәненең фотосына караган саен, аның үзәге өзгәләнә. Ирек абый ялгыз калган чакларында гармунын яисә аккордеонын алып моңлы җырлар сузарга гадәтләнгән. Биш яшьлек оныгы Әминә өйдә чакта бабасына күңелсезләнеп утырырга ирек бирми. Әле татарча җырлап күрсәтә, әле биеп ала.
Ул моңга гашыйк
Ирек абый үзе дә 8 нче сыйныфта укыганда «Эшче» операсындагы Нигъмәт ариясен җырлап, укытучыларын шаккатырган.
Артист концертларга йөрергә ярата. Аның хатын-кызлардан яраткан җырчылары - Зәйнәп Фәрхетдинова, Айгөл Сагынбаева, Асылъяр. Соңгы вакытта егетләр арасында матур тавышлар шактый булуына сөенә ул. Айдар Галимов, артистны әтисенә охшатып, аңа зур хөрмәт белән карый икән. Заманында Марсель Сәлимҗанов Ирек абыйга: «Мин синең концертларга йөргәнеңә аптырыйм», - дигәч, артист югалып калмый: «Кышкы салкыннарда балык тотып утыруыңа мин дә аптырыйм», - дип җавап кайтара. Ирек абый пианинода, аккордеонда уйнарга да үзлегеннән өйрәнгән. Шуңа күрә бүлмәсендә әлеге уен кораллары саклануы очраклы түгел. Ирек абый 20 ел буе радиода «Хәерле иртә» тапшыруын алып баручы буларак та тамашачы күңеленә якын.
Дуслардан истәлекләр
Бүген шәһәр кешесе туганнарының, якыннарының фотоларын диварларга элүне кирәк санамый. Ә Ирек абыйның бүлмәсендә әти-әнисенең, абый-апаларының һәм хатыны Рәшидәнең фотосы эленгән. Артистның бүлмәсендә истәлекле әйберләр шактый. Айдар Галимов бүләк иткән ак җилкән сувенирын да кадерле ядкарь итеп саклый ул. 1952 елда армиядә хезмәт иткәндә чечен егете ясап биргән үзенең портреты да, 40 яшенә бер дусты бүләк иткән бюсты да зур истәлек. Бервакыт Мәскәүгә баргач, мөфти Равил Гайнетдин аңа чалма ясатып биргән. Ирек абый иске әйберләр ярата. Өендә чабата да саклый ул. Анысын театрдан бүләк иткәннәр. Элекке әйберләр аның яшьлеген искә төшереп тора сыман тоела. Ирек абыйның бүләкләрен күргәннән соң, аның дуслары күп булуына тагын бер мәртәбә инанасың. Аның хакында кызы Нәргис: «Әти гаҗәеп кеше. Андый кеше башка юк. Ул беркем турында да начар сүз әйтмәс», - дип юкка гына әйтмидер.
Кызык мизгелләр
Ирек абый «Әлдермештән Әлмәндәр»дәге Искәндәр образын үз авылларында яшәгән бер картка карап гәүдәләндерә. Җәй көне печән чапканда аның бөтен сөйләшүләрен, хәрәкәтләрен отып кала ул. Бервакыт чит өлкәләрдә шул спектакльне куеп йөргәндә, сәхнәгә бер хатын менә дә: «Оятсыз, ирен шушы хәлгә калдырган», - дип, Нәҗибә Ихсанованы ачулана башлый. Аннары Ирек абыйның кулыннан тотып: «Әйдә, мин сине бер атнада кеше итәм», - дип, аны сөйрәргә тотына. Ә инде Яшел Үзән якларында «Әни килде» спектаклен уйнаганда туй күренеше вакытында өстәл янында утырган чакта, андагы шешәләрне күреп, бер исерек яннарына менә.
«Без яшь чакта «Галиябану» спектаклендәге Бәдри картны автор 40 яшьләрдә дип язган иде. Мин шул чакта, ул яшьтә кеше карт буламы икәнни, дип аптырый идем. Инде үземнең дә ике Бәдри гомере яшәлгән икән бит», - дип сөйли Ирек абый.
Ирек Баһманов яратып ашый торган тары кыстыбые рецепты:
Тары ярмасын өч мәртәбә кайнатып, суын түгәсең. Аннары су белән сөт кушып пешерергә кирәк. Сөт белән суга камыр басып, җәймә пешерәсең. Аннары ботканы шуның эченә салып, кыстыбый ясала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар