16+

Иркә матурлык серләрен ача

«Татарстан - Яңа гасыр» каналындагы алып баручылар арасында Иркәне белмәүчеләр аздыр. "Һава торышы"н ашыкмый гына, ягымлы сөйләве һәркемнең күңеленә хуш киләдер. Өстәвенә килеш-килбәте дә зәвыклы, киемнәре дә заманча. Яз чоры, табигать уянган вакытта без Иркә белән матурлык турында сөйләшергә булдык һәм кайбер серләрен дә белештек.

Иркә матурлык серләрен ача

«Татарстан - Яңа гасыр» каналындагы алып баручылар арасында Иркәне белмәүчеләр аздыр. "Һава торышы"н ашыкмый гына, ягымлы сөйләве һәркемнең күңеленә хуш киләдер. Өстәвенә килеш-килбәте дә зәвыклы, киемнәре дә заманча. Яз чоры, табигать уянган вакытта без Иркә белән матурлык турында сөйләшергә булдык һәм кайбер серләрен дә белештек.

- Иркә, синең өчен матурлык төшенчәсе нәрсәне аңлата?

- Матур булу һәр хатын-кызның бурычы ул. Матурлык - ул минем өчен елмаю, мөлаем булу. Гомумән, кешенең матурлыгы эченнән килә. Күңеле белән матур кешенең йөзеннән нур сибелә. Ә менә тышкы чибәрлеккә бит тиресе сәламәт, чәчнең тәрбияләнгән булуын, кием пөхтәлеген кертергә мөмкиндер.

- Һәрвакыт чибәр булу өчен күп көч түгәргә туры киләме сиңа?

- Әлбәттә. Ансыз хәзер мөмкин дә түгел. 20-22 яшькә кадәр генә берни эшләмәсәң дә була. Аннан соң туташлар һәм ханымнарга яшьлекне саклау өчен шактый күп нәрсә эшләргә кирәк. Чөнки биткә вак җыерчыклар чыга, тиренең структурасы, төсе үзгәрә башлый.

- Яшь калу өчен нишлисең?

- Минем һәр иртәм көзгегә карап елмаюдан, бер стакан су эчүдән башлана. Аннары суыткычтан боз кисәге алып битемне сөртәм. Шулай иткәндә тәндә кан яхшырак йөри башлый, битегез алсуланып, яшәреп китә.

- Кремнар сөртәсеңме һәм аны сайлаганда исеменә карыйсыңмы?

- Крем сөртәм. Төнгесен дә, көндезгесен дә. Күз тирәсенә аерым игътибар бирәм. Төрле брендларга ябышып ятмыйм. Арзанлысын да кулланам - килешсен генә.

- Эш буенча сиңа көн саен бизәнергә, ясанырга туры килә - бу арытмыймы?

- Башта кыенрак иде, хәзер ияләштем. Әлбәттә, косметика, лаклар уңай йогынты ясамый. Шуңа күрә макияжны юмый йокларга ятканым юк. Битне яхшылап чистартам, тоник белән сөртәм. Атнага бер тапкыр скраб белән чистартып, дымландыручы битлек ясыйм.

- Чәчләр дә зыян күрәдер?

- Әйе шул. Феннар йогынтысында чәч кибә, сына башлый. Аларның сәламәтлеген саклау өчен даими рәвештә тукландырып торам, очларына май сөртәм.

- Ризык та дәва бит әле.

- Килешәм. Көн дәвамында мин шактый күп су эчәм. Ул тирене эчтән дымландыра.

- Замана косметологиясе белән дусмы син?

- Әлегә матурлык уколларына каршы. Җыерчыклар булмасын өчен елга ике тапкыр биткә массаж курсы алам. Витаминнар эчәм.

- Ә гәүдә зифа калсын өчен нинди чарасын күрәсең?

- Гел тонуста булу өчен миңа бассейн булыша. 4 яшьлек кызым белән атнасына ике тапкыр йөрибез. Шулай ук мунчаны яратам. Тоз белән ышкынам - ул артык суны чыгара. Аннары тәнгә бал сылыйм - тукландыра. Кәһвә белән дә сөртенеп утырам. Өстәвенә себерке белән парлансаң, атна буе очып йөрисең!

- Соңгы арада экранда күренмисең - укучыларга сереңне ачасыңмы?

- Әйе, декретка чыктым. Майда, Аллаһ кушып улыбыз туарга тиеш. Аны ирем Илдар аеруча дулкынланып көтә. Энекәшенә дип Мәликә китаплар, уенчыклар әзерләп куйды. Бу арада гел күңелле мәшәкатьләр әле. Йорт сатып алдык менә, эшләрен бетерсәк, күченергә торабыз.

- 8 Март уңаеннан гүзәл затларга нинди теләкләр җиткерәсең килә?

- Үзләрен, якыннарын яратсыннар. Шул вакытта аларны да яратырлар. Чөнки мәхәббәт кенә безне бәхетле, ә димәк чибәр итә.

- Рәхмәт, Иркә. Сине дә бәйрәм белән! Зур эшләреңдә җиңеллек теләп калабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading