Кайсы фермер хуҗалыгында бер сыер тәүлегенә 29 литр сөт бирә?! Булса да, бармак белән генә санарлыктыр андыйлар. Мамадыштан Рифат Мотыйгуллин хуҗалыгы шундыйларның берсе, үрнәк.
Конвейер
"Мамадышта шундый комплекс бар..." - дип сөйли башласаң, еш кына: "Мотыйгуллинныкыдыр инде", - дип бүлдерәләр. Бу фермер турында ишетеп белмәгән кеше бик сирәктер. Аны инде "Мамадышское явление" дип атаучылар да бар!
Бер сыеры тәүлегенә 29 литр сөт бирерлек булгач, сөйләрләр дә. Дүрт ел элек Америкадан кайткан Гольштейн токымлы сөтлебикәләргә Мамадыш җире ярап куйган. Хәзер көтүнең зур өлешен шушы җирлектә туган терлекләр алып тора: алты меңгә тулып килә саннары, яртысы - савым сыерлары.
"Азык-төлек программасы" агросәнәгать комплексын Рифат Мотыйгуллин дүрт ел элек туган авылы Түбән Ошмада төзи. (Сүз уңаеннан, аны фермер гына түгел, җитештерүче эшмәкәр буларак та белүче бардыр. Мамадышта үз колбаса, кондитер цехлары бар.) Комплекста заманча савым технологияләре кулланыла, барлык аппаратлар - чит илнеке.
Биредә эшләүчеләр хуҗалык җитәкчесенең алдынгы технологияләргә басым ясавын кат-кат ассызыклады.
- Безнең монда конвейер кебек, тәүлек әйләнәсе сыер савабыз, - дип сөйләде сыер савучылар отряды бригадиры Сания Насыйбуллина. - Иртәнге алтыда беренче савым башлана, ул көндезге бергә кадәр дәвам итә, аннары техник тәнәфес - барлык аппаратлар юыла. Сәгать икедә икенче цикл башлана, ул төнге унга кадәр дәвам итә. Өченче савым, төнге унбердә башланып, иртәнге дүрткә-бишкә кадәр бара.
Сания апа Насыйбуллина үзе - тәҗрибәле сыер савучы. Гомер буе шушы авылдагы хуҗалыкта эшләгән. Хезмәт стажы өч дистә ел инде. Сыер саву буенча күп тапкырлар район ярышлары, дүрт тапкыр Татарстанның абсолют чемпионы, ике тапкыр Россия ярышларында да катнашкан.
Хуҗалыкның ун корпусының алтысында сыер савалар. Иң зур залына берьюлы 88 сыер керә. Шунда эшләүчеләр "Һәйт" дигәнче биш сыерны савымга әзерли - стандарт буенча, моңа 90 секунд чамасы вакыт китә. Савучы аппарат компьютерга тоташтырылган. Компьютер кайсы сыерның күпме сөт бирүен, кайчан савылуын, күпме сөте калуын, хәтта бозауларга җитү вакытына кадәр исәпләп чыгара. Барлык мәгълүмат сыерларның тәртип номерлары һәм чип аша укыла. Менә шундый наноферма.
- Аппарат сауган сөт туры махсус танкларга китә. Анда суытылып, Мамадыш һәм Казан комбинатларына озатыла. Көненә уртача 85-85 тонна сөт савыла, - дип, горурлануын яшермичә комплекстагы җитештерү күләмнәре белән таныштыра җитәкче ярдәмчесе Илнур Фатыхов.
Арча көллиятен тәмамлап, хәзер Казан федераль университетында инглиз теле белгече булырга укучы Илнур авыл хуҗалыгын үз иткән. Универсиадада, Сочи Олимпиадасында эшләп, дөнья күргән булса да, авылдан китәргә уйламый, эш шартлары, хезмәт хакы канәгатьләндерә чөнки. Аның кебек тагын сигез дистә хезмәткәргә дә эш шартлары ошый. Чөнки Рифат Мотыйгуллин комплексы - районда иң эре һәм керемле эш урыны санала. Үз авыл халкын да, күрше-тирәләрне, хәтта Мамадышныкыларны да эш белән тәэмин итә. Чит авылларны вахта белән йөртәләр. Алар Түбән Ошмада урнашкан комплекста һәм күрше авылдагы бүлекчәдә эшлиләр. Хафизовкада бозаулар корпусы урнашкан.
"Ни чәчсәң, шуны урырсың..."
Сыерның сөте телендә, дип халык белми әйтмәгән. Сөтлебикәләрне биредә сый төрлелеге белән иркәлиләр. Азык тарату машинасы да компьютер белән җиһазландырылган. Картриж ярдәмендә тәүлек рационы кертелә. Аппарат 13 төрле азыкның кайсысы кайсы вакытта, күпме күләмдә бирелергә тиешлеген исәпли. Менюга премикслар, арпа, арыш, кукуруз силосы, сенаж, рапс, көнбагыш керә. Шул ук машина, иске азыкны җыеп, яңасын да таратып чыга. Бер төркем сыер ашаган арада, икенчеләре савымга китә.
- Хуҗалыкның бүгенге көндә 12 мең гектар чәчүлек җирләре бар. Шунда терлек азыгы үстерәбез, - дип сөйли "Азык-төлек программасы" агросәнәгать комплексы башкарма директоры Раил Фатыхов. - Узган ел 3700 гектар кукуруз чәчкән идек, аның яртысын орлыкка суктырып алдык, калганын терлеккә ашатыр өчен, базга салдык. 3500 гектарда күпьеллык үләннәр үсә. Хәзер әлеге мәйданнары киңәйтү өстендә эшлибез. Бөртек, фураж өчен кирәк булган бодай, көзге бодай, арпа, арыш үстерәбез. Ел ярымга җитәрлек азык запасы бар әле.
Эшне куркытучы Рифат
Рифат Мотыйгуллин - Мамадышның ныклы терәге. Аның хуҗалыгында район күләмендә савылган сөтнең... яртысы җитештерелә!
- Узган ел биредә бер сыердан уртача 9500 тонна продукция алдылар. Моннан тыш, район буенча ит күләменең өчтән бере бу комплекска туры килә, - дип саннар тезә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Гаптрахимов. - Районны карасаң да, аерым алганда да, хуҗалыкта гыйнвар ае күрсәткечләре буенча үсеш күзәтелә. Әгәр шундый темплар белән эшләсәләр, агымдагы елда җитештерү күләме бер сыерга 11 мең тоннага җитәр дип көтәбез.
Сөтне сату бәясе дә уртача район, хәтта республика күрсәткечләреннән югары. Шул ук гыйнвар ае буенча чутласаң, район 22 сумнан озатса, мондагылар 25 сумнан җибәргән. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, Рифат Мотыйгуллин комплексы - республикада иң рентабельле хуҗалык. Монда бу күрсәткеч 70 процентка җиткән.
Рифат Мотыйгуллин хакында хезмәткәрләре дә, аны белгән кешеләр дә, гади һәм хезмәт сөючән, диләр. Ә ул үзе мактаганны бер дә яратмый. Шуңа өстәп, азсүзле дип тә әйтер идем. Хуҗалыкны килеп күрергә рөхсәт алу өчен бер атналап вакыт кирәкте. Хуҗалыгы турында сөйләве дә кыска булды:
- Бу бит минем генә хезмәт түгел. Команда эшли биредә, -дип чикләнде.
Әмма команда булдыру, аны туплап тотуны шулай ук һәр кеше дә булдыра алмый. Кая туган, шунда ярап куйган дип әйтәләр аның кебекләр хакында. Эш урыннары булдырудан тыш, туган авылына да ярдәм итеп тора. Күптән тхгел аның ярдәме белән спорт комплексы сафка баскан, төрле чараларны оештыруда иганәче булып тора. Хәзер менә җитештерү комплексын да киңәйтергә уйлыйлар. Күрше Хафизовка авылындагы бүлекчәдә тагын ике комплекс сала башлаганнар, Түбән Ошма территориясендә тагын 800 башка исәпләнгән корпус төзергә планлаштыралар. Димәк, тагын яңа эш урыннары барлыкка киләчәк, җитештерү күләмнәре артачак. Эшче кулдан эш курка бит ул.
Автор фотолары
Комментарийлар