16+

Сабыйлары балалар бакчасына кабул ителмәгән 3 бала әнисе: «Балаларыма мантуның кирәге юк»

Әлмәт шәһәрендә яшәүче Эльмира ханымның (фамилиясен күрсәтмәскә кушты. - авт.) балаларын, манту ясатмаганнары өчен, балалар бакчасына йөрүдән читләштергәннәр. Ләкин әни кешенең бирешергә исәбе юк, ул, бертуктаусыз, түрәләрнең ишеген шакый, озын-озын зарлы хатлар яза.

Сабыйлары балалар бакчасына кабул ителмәгән 3 бала әнисе: «Балаларыма мантуның кирәге юк»

Әлмәт шәһәрендә яшәүче Эльмира ханымның (фамилиясен күрсәтмәскә кушты. - авт.) балаларын, манту ясатмаганнары өчен, балалар бакчасына йөрүдән читләштергәннәр. Ләкин әни кешенең бирешергә исәбе юк, ул, бертуктаусыз, түрәләрнең ишеген шакый, озын-озын зарлы хатлар яза.

«Ничек елаганын һәм кычкырганын күрсәгез»

Эльмира ханым ире белән өч бала тәрбияли: Данилага - 11, Ильяга - 7, Никитага - 5 яшь.
- Элек мантуның никадәр зыянлы икәнен белми идек. Хәзер бөтен мәгъ­лүмат ачык, теләсә кем теләсә кайчан интернетка кереп, үзен кызыксындырган теманы җентекләп өйрәнә ала. Манту ясалганда организмга зыянлы матдәләр кертелә, шуңа күрә, аның безгә кирәге юк, дигән нәтиҗәгә килдек, - дип сөйли башлады әни кеше.

Билгеле булганча, манту туберкулез барлыгын-юклыгын ачыклау өчен ясала. Аны рентген белән дә алыштырырга була, әмма ул 14 яшьтән генә рөхсәт ителә, ә Эльмира ханымның балалары ул яшькә җитмәгән әле.

- Былтыр Данилага манту ясаткач, табиблар, нәрсәдәндер шикләнеп, аны туберкулез диспансерына җибәрде. Бәлки, улым укол ясалган урынга су тидергәндер, бәлки, артык кайгырудан шулай килеп чыккандыр. Диспансерда безгә, яңадан манту ясатыр­га кирәк, диделәр, ә улым уколлардан үлеп курка. Берничә сәгать үгетләдем аны, ничек елаганын һәм кычкырганын күрсәгез. Ахыр чиктә, башкарып чыктык. Мантудан былтыр ук баш тартасы идек, әмма ясатырга булдык. Быел үз фикеремдә нык торачакмын, - диде әңгәмәдәшем.

Данила өченче класс­та укый. Быел, мантудан баш тартканы өчен, баланың әнисен директор үзенә чакырткан. Эльмира ханым, кирәкле законнарга сылтама ясап, 17 битлек хат әзерләп барган. Әңгәмәдәшем, мәктәп директоры һәм шәфкать туташы белән сөйләшеп, баланың сәламәтлеге өчен бөтен җаваплылыкны үз өстемә алам, дип, распис­ка язгач, уртак тел табылган - малайга бәйләнми башлаганнар.

Бу елның март ахырында класс җитәкчесе әни кешегә шалтыратып, тәрбия эшләре буенча завучның сезне күрәсе килә, дигән. Эльмира ханым, мәктәпкә теге юлы илткән документларга яңаларын да өстәп, калын папка күтәреп барган. Завуч белән сөйләшү матур гына, тыныч тонда узган. Тик олылар сөйләшүен балалар да тыңлап торган.
- Ник аларны кабинетка алып кердегез? - дим әниләреннән.
- Кайда калдыра ала идем соң аларны? Сөйләшүнең озакка сузылачагын алдан ук чамаладым, - дип җавап бирде әңгәмәдәшем.

Профилактик әңгәмә дип аталган шушы сөйләшүне завуч протоколга язганда, кабинетка директор килеп кергән. Эльмира ханым аңа РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Павел Астаховның март башында төбәктәге бала хокуклары буенча вәкилләргә һәм Россия Президенты Владимир Путинга юллаган хатын күрсәткән. Анда, манту булмау аркасында, баланы белем бирү процессыннан читләштерүнең законсыз гамәл икәнлеге язылган, ягъни әти-әни үз баласына прививка ясатудан баш тартса да, аның балалар бакчасында да, мәктәптә дә белем алырга хокукы бар.

Астахов сүзләренчә, закон буенча, һәркем медицина ярдәменнән файдаланырга һәм шул ук вакытта баш тартырга да мөмкин. Рязань, Чиләбе, Амур, Кострома өлкәләрендә мантуга каршы чыгучылар аеруча күп. Әлеге хат уңаеннан Татарстанда бала хокук­лары буенча вәкаләтле вәкилнең фикере белән язманың ахырында таныштырырбыз. Мәктәп директоры, Астахов хатын укып чыккач: «Ул мантуның йә җитдилеген аңлап бетерми, йә башка сәбәп бардыр», - дигән.

«Мантудан кала, бер дәгъвам да юк»
Мәктәптә укучы Даниладан балалар бакчасына йөрүче Никита белән Ильяга күчик.
- Өч балабыз да, төрле сәбәп­ләр аркасында, өчәр бакча алыштырды. Берсендә миңа үзе дә балалыктан чыкмаган тәрбия­ченең кыланышлары ошамады. Бермәлне, баланы бакчага соңарып китергәч, ишекне ачсам, тәрбия­че миңа нидер төзәп, «пуф-пуф» дигән тавыш чыгарды. Янына килдем дә: «Сез миңа аттыгыз, ахрысы», - дидем. Ә ул: «Әйе, мин сезне үтердем», - диде. Озак та үтми, улымны башка бакчага күчердем, - дип сөйләде өч бала анасы.

Илья белән Никитаны шушы балалар бакчасына күчергәндә, шәфкать туташы аларга манту ясалмаганына игътибар иткән. Шуннан соң әни кеше тагын зарлы хат язарга утырган, бу юлы ул озынрак килеп чыккан.

Интернетка күз салсак, ил буенча, Эльмира ханым сыман, балаларына манту ясатудан баш тартып, үз хокукларын яклау максатында суд юлын таптаучы ата-­аналар шактый. Баксаң, судта откан очраклар да күп икән. Иш янына куш булсын, дип, әни кеше зарлы хатына шушы эш буенча судта җиңүчеләрнең кыйссаларын да беркеткән.

- Әлмәттә туберкулез белән вазгыять кискен, диләр миңа балалар бакчасында. Алай булгач, ник аңа каршылык чаралары күрмиләр, ни өчен эпидемия игълан итмиләр? - ди әни кеше.
- Ник сез мантудан шул­хәтле куркасыз? Күпме кешегә ясалып, барысы да исән калды бит, - дим.
- Ялгышасыз, барысы да түгел... Балам мантудан соң ике атна авырды. Ә бакчада, реакциясе канәгатьләндерерлек, дип язып куйдылар... Узган елның декабрь урталарында, улларыбызны бакчага кабул итмибез, дию­ен диделәр, әмма шул турыдагы документны язмача килеш күрсәтмәделәр, чөнки андый документ юк. Югалып калмадым, өйгә кайттым да, «манту аркасында балаларны бакчага кабул итмиләр», дип, үземчә акт төзеп, бакчага алып бардым. Тәрбиячеләр кул куярга теләмәде, әмма бакча мөдире миннән гарык булгач, үзе дә, аңа карап башкалар да имза салды. Балаларны интектерәсем килмәгәнгә, алар белән үзем шөгыльләнермен, дип, бакчага йөртми башладым. Илюшага быел беренче класска укырга керәсе, ә Никитаны болай да инде логопедия бакчасына күчерәсе идем, - дип сөйләде Эльмира ханым.

Малайлар өйдә тәрбияләнсә дә, рәсми рәвештә балалар бакчасында дип исәпләнгән, шуның өчен акча да алынган. Әни кеше әйтүенчә, әгәр бала бакчага йөрми икән, түләү ашау өчен генә алып калынырга тиеш. Ә түләүнең төп өлешен ашау түгел, калган чыгымнар тәшкил итә. Ярыйсы гына сумма җыелгач, Эльмира ханым бердәнбер юлны сайлаган - улларын бакчадан алган.

- Мантуга бәйле дәгъваларым белән, улларымны ияртеп, шәһәрнең мәгариф идарәсенә кадәр барып җиттем. Шуңа карап, балалар да өйдә берара мәгариф идарәсе булып уйнады. Алар бик аралашучан, тәрбиячеләрен бик яраталар. Мантудан кала, бер дәгъвам да юк. Бакча хезмәткәрләрен дә аңлыйм, таләпләрне үтәмәсә, аларны эштән алырга мөмкиннәр, - диде әңгәмәдәшем.

«Баланың чирле икәнен белеп тә, әти-әнисе мантудан баш тарткан»
Манту белән бәйле бу хәлне Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачинага да сөйләп бирдек. Аның сүзләренчә, республикада туберкулезга бәйле вазгыять тыныч түгел, балаларның шушы чир белән авыру очраклары ел саен арта бара.

- Закон буенча, мантудан баш тарту хокукы тәкъдим ителә. Әгәр әти-әни үз баласына манту ясатуга каршы икән, туберкулезны ачык­лау өчен альтернатив чаралар да бар, әйтик, кан буенча тикшерү. Бу процедура түләүле (Эльмира ханым әйтүенчә, Әлмәттә моның бәясе - 3,5 мең сум. - авт.). Баланың сәламәтме-юкмы икәнлеген ачыкламаган килеш, аны белем бирү оешмасына кертү дөрес түгел. Миндә бер мәктәпнең әти-­әниләреннән килгән зарлы хат ята. Туберкулез белән авырган кыз берничә ел шул мәктәптә укыган, әти-әнисе, баланың чирле икәнен белә торып, манту ясатмаган. Ул бала тирә-яктагыларга да куркыныч тудырган бит. Башкалар турында да уйларга кирәк. Былтыр шундый ук хәл Әгерҗедә ачыкланды. Бу - әти-­әниләр тарафыннан баланың сәламәтлек хокукларын бозу дигәнне аңлата, - диде әңгәмәдәшем.

Татарстандагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Павел Астаховның хаты белән таныш Гүзәл Удачина аңлатканча, төбәкләрдәге бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр - беркемгә дә буйсынмый торган дәүләт эшлеклеләре - һәркайсы үз фикерен белдерергә хокуклы. Ягъни Астахов хаты аларга күрсәтмә була алмый.

- Самарада балалар арасында туберкулез белән хәлләр шулкадәр кискен, Татарстан белән чагыштырырлык та түгел, шуңа да андагы бала хокуклары буенча вәкил мантуны кискен рәвештә ясату яклы, алай эшләмәгән очракта, баланы читләштерү мәсьәләсе карала. Дөрес аңлагыз, бу баланың белем алу хокукын бозу, дигән сүз түгел. Чират җиткәч, балалар бакчасына юллама бирелергә тиеш, укучы мәктәптән җибәрелми. Ә менә белем бирү оешмасына кертү - икенче нәрсә. Федераль закон белем бирүнең төрле формаларын күздә тота. Бала тикшерү узмаса, әти-әнисе аның сәламәт икәнлеген раслый алмаса, димәк, өйдә белем алу турында уйларга кала. Бу - әти-әнинең карары, - дип аңлатты Гүзәл Удачина.

Сүзен сүзгә
Рәмзия Фатыйхова, Республика клиник туберкулезга каршы диспансерның баш табиб урынбасары:
- Соңгы елларда манту ясатудан баш тарткан кайбер балалар арасында туберкулезның авыр формалары ачыкланды. Шуңа да кат-кат кисәтәбез: ел саен тикшеренеп торырга кирәк. Манту вакытында организмга стандартлар буенча чистартылган туберкулин кертелә. Гадәттә, хәзер 6-7 яшькә кадәр манту ясала, ә 8 яшьтән 17 яшькә кадәр диаскинтест кулланыла. Икесе дә сәламәтлек өчен куркынычсыз. Манту ясатырга теләмисез икән, башка төрле юллар белән дә тикшеренергә була. Диаскинтестлар якын араларда һәр сырхауханәдә дә булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading