16+

“ШК” егетләре испан үгезе белән күзгә-күз очрашты

Беркөнне редакциядә хатын-кызлар гына утырып калдык. Егетләребезне ярты көнгә эштән азат итеп, "Fun 24" күңел ачу үзәгенә ялга җибәрдек. Баштарак мондый бүләк сәерсендерде ахрысы: "Кая барыйк? Ничек барыйк? Ә сез безнең белән барасызмы?" - кебек сораулар яудырды алар безгә. Эш өстәле артына шул кадәр береккәннәр ки, этеп-төртеп редакциядән "куып" ук...

“ШК” егетләре испан үгезе белән күзгә-күз очрашты

Беркөнне редакциядә хатын-кызлар гына утырып калдык. Егетләребезне ярты көнгә эштән азат итеп, "Fun 24" күңел ачу үзәгенә ялга җибәрдек. Баштарак мондый бүләк сәерсендерде ахрысы: "Кая барыйк? Ничек барыйк? Ә сез безнең белән барасызмы?" - кебек сораулар яудырды алар безгә. Эш өстәле артына шул кадәр береккәннәр ки, этеп-төртеп редакциядән "куып" ук...

Беркөнне редакциядә хатын-кызлар гына утырып калдык. Егетләребезне ярты көнгә эштән азат итеп, "Fun 24" күңел ачу үзәгенә ялга җибәрдек. Баштарак мондый бүләк сәерсендерде ахрысы: "Кая барыйк? Ничек барыйк? Ә сез безнең белән барасызмы?" - кебек сораулар яудырды алар безгә. Эш өстәле артына шул кадәр береккәннәр ки, этеп-төртеп редакциядән "куып" ук чыгардык, дигәндә генә, барырга риза булдылар.

Ә күңел ачу комплексына кергәч, егетләребезнең күзләре яраткан уенчыгын тапкан балаларныкы кебек ялтырый башлады. Әле бер, әле икенче уен автоматына ябышты алар. Аннан, ясалма шайбалар алып, "аэрохоккей" уйный башладылар. Океан артыннан килгән уен егетләребезнең күңеленә хуш килде бугай, уен барышында азарт чын хоккейныкыннан ким булмады.

Дамир Бәдриев белән Линар Закиров күңеленә тир күбрәк хуш килде. Мылтыкның бөтен нечкәлекләрен өйрәнеп бетергәч, алар мишеньне күзли башлады. Кеше кулына мылтык тоткач үзгәрә, үз-үзендә ышаныч бермә-бер арта, диләр. Егетләрдән калышмас өчен мин дә мылтыкка ябыштым. Миннән дә снайпер чыга икән бит: үземә биргән биш патронның бишесе дә мишеньгә барып иреште.

Атка атланган бар, ә менә үгезгә... Күңел ачу үзәгенә керүгә кызу канлы родео үгезенә күз төшкән иде. Куян йөрәклеләр аның янына якын да килми, чөнки ул янәшәсендәге бөтен әйберне дә селкеп ата. Ә безнең "Шәһри" егетләренә аю да, үгез дә куркыныч түгел. Атландылар үгез биленә! Ә ул тота да ата, тота да ата үзләрен... Аннан:

- Бар, син дә утырып кара! - дип, этеп-төртеп мине аренага кертеп җибәрделәр.

Бигрәк кызу канлы үгез булып чыкты, менеп атландым гына дигәндә, янәдән мине җирдә болгап атты. Тагын атландым, тагын болгап атты... Егетләр үзләеренң дә әле генә шул хәлдә булуын онытты бугай, кызык табып көләләр, ә миңа кызганыч: авыл кызы булып та кечкенә генә үгезне тыя алма инде, ә?!

Үгездән соң инде бер әйбер дә куркыныч түгел дип, караңгы бүлмәгә юл тоттык. Монда кино күрсәтәләр икән, 5D-аттракционда кино чынбарлык кебек. Берничә минут эчендә кайда гына булмадык: янып торган лава өстеннән дә йөрдек, карлы таулардан да шудык. Фильм барышында утыргычларга кадәр селкенде.

Соңыннан барыбыз да боулинг үзәгенә киттек. Иң оста уйнаучы Линар булып чыкты. Башка егетләр дә аннан бик калышмады. Минем шарлар гына, сихерләнгән кебек, гел читкә китте.

Шәһәр юлларында машинаны бәрдермим дип сак кына йөрергә ияләшсәк тә, рәхәтләнеп бер газга басып "Форсаж» фильмындагы кебек куасы килә. Бар теләкләрне автодромда тормышка ашырдык. Әй, куып та карадык машиналарыбызны! Юл кагыйдәләрен бозган өчен штраф салучы да юк. Руль артында берәү ачуны чыгарса, кызган каныңны монда суытып була икән.

Машиналарда узышканнан соң чын" боевик"лардагы кебек атышлы уйнарга киттек. "Q-zar" дигән зонада пейнтбол уйнадык. Монда да үз кагыйдәләре бар икән. Безне сигезәр кеше итеп ике командага бүлделәр. Өстебезгә лазерлы жилет кигезделәр. Жилетның алдында да, артында да махсус җайланмалар бар, аларга дошман "пуля"сы эләксә, син 9 секундка "үлеп" торасың. Бу вакытта жилет бөтен тәнгә вибрация җибәрә, мылтыгың да эшләми башлый. Менә шулай 20 минутка без дә солдат булып карадык.

Бер сүз белән әйткәндә, шәп ял иттек без. Бөтен гаилә белән дә килеп була монда, балалар белән рәхәтләнеп ял итәргә мөмкин. Җитмәсә, тәүлек әйләнәсе эшли икән бу күңел ачу үзәге. Бер билет алып керәсең дә, җаның теләгән хәтле уйныйсың. Ә кем әле зур үскәч уйнарга ярамый диде?!

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading