Шәһри Казан

"ШК" журналисты Иске Татар бистәсе буйлап сәяхәт кылды

Чәк-чәк музенда как-тош ашаталар Заманында Казан байлары яшәгән, татар интеллигенциясен берләштергән Иске Татар бистәсе әле кайчан гына ташландык хәлдә иде. Без студент чакта монда күп йортлар җимерек булганын хәтерлим. Шөкер, тарихи истәлекләрне саклап кала алдылар. Хәзер яңартылган йортларны, җыйнак урамнарны күреп күңел сөенә. Биредә - тере тарих, биредә - борынгы...

Чәк-чәк музенда как-тош ашаталар
Заманында Казан байлары яшәгән, татар интеллигенциясен берләштергән Иске Татар бистәсе әле кайчан гына ташландык хәлдә иде. Без студент чакта монда күп йортлар җимерек булганын хәтерлим. Шөкер, тарихи истәлекләрне саклап кала алдылар. Хәзер яңартылган йортларны, җыйнак урамнарны күреп күңел сөенә. Биредә - тере тарих, биредә - борынгы әби-бабайларыбыз эзе, татар мохите, рәхәтләнеп ял итү урыны.

Иске Татар бистәсе шактый зур. Төп урамнарның берсе - Каюм Насыйри буйлап атлыйм. Әнә, сәүдәгәр Муллин йорты. Йортның капкасы ачык. Чәк-чәк музее да шунда ачылган. Миннән алда гына: "Группадашларны алып килергә кирәк әле монда, кызык ич", - диешә-диешә йорттан ике кыз чыгып китте. Музейда бер сәгатьлек экскурсия уздыралар. Хәзергә болгарларның килеп чыгышы турында сөйләсәләр, тиздән җәйге программага күчәчәкләр. Анысында татарның милли костюмнары белән таныштырачаклар. Ул костюмнарны киеп карарга да рөхсәт ителәчәк. Экскурсия барышында кулдан эшләнгән чын чәк-чәкне аерырга да өйрәтәләр. Ә соңыннан борынгы рецептлар буенча әзерләнгән чәк-чәк, бавырсак белән чәй эчәргә була. Әле 19 гасыр байлары гына ашаган сирәк ризык - как-тош та тәкъдим итәләр. Каюм Насыйри язмаларында сакланып калганча, ул миндаль чикләвеге кушып ясала икән. Төгәл рецептны кызлар әйтми, сер, ди. Кулдан ясалган чәк-чәкне, бавырсакны алардан сатып алырга да мөмкин. Ял көннәрендә музейга керү бәясе олыларга 350 сум икән, алдан язылырга кирәк.

- Кеше шулай күп киләме? - дим.

- Әйе, ял көннәрендә сәгать саен эшләргә туры килә, берьюлы 15тән артык кешене алып керә алмыйбыз, берсендә бер кыз бездә булып кайтканнан соң туган көненә бөтен дусларын җыеп килгән иде, туристларга да бик ошый, экскурсияне инглиз һәм рус телендә алып барабыз,- ди кызлар.

- Ә татарча?

- Әдәби татар теле бик авыр бит ул, әзерләнәбез инде, өйрәнәбез, әлегә булмый, - диделәр.

Бистәнең үз бакчасы
Чәк-чәк музееннан чыгуга асфальтта акбур белән төрле рәсемнәр ясаучы кечкенә балаларны күреп гаҗәпләндем. 3-4 яшьлекләрне төркемнәре белән Иске Татар бистәсен күрергә алып килгәннәрме? Баксаң, Иске Татар бистәсендә шәхси балалар бакчасы ачылган икән. Кызыксынып, бакча капкасының кыңгырау төймәсенә басам. Балалар бакчасына 2 яшь ярымнан алалар икән. Зуррак балар Әл-Мәрҗәни мәчете бинасында тәрбияләнәләр. Кечерәкләре мәчеткә каршы йортта урнашканнар. Хәзер бакчада барлыгы 65ләп бала йөри. Баланы көне буена калдырган өчен аена 9300 сум түләргә кирәк, ә ярты гына көнгә китерсәң, 7000 сум. Кечерәкләр мин кергәндә йокларга әзерләнәләр иде. Малайлар, кызлар аерым бүлмәләрдә йоклый икән. Хәзрәтләрнең бишек җыры урынына Коръән сүрәләре укыганы ишетелә. Монда балаларга кечкенәдән дин сабаклары өйрәтәләр, тел, әдәп-әхлак дәресләре бирелә, балалар сөйләм үстерү күнекмәләре ала, рәсем ясау, төрле кул эшләренә төшенә.

Ашый торган ризыклары да хәләл.

Ары киттем. Менә Екатерина II рөхсәте белән салынган беренче таш мәчет - Әл-Мәрҗани. Монда 30 елдан артык күренекле шәхесебез Шиһабетдин Мәрҗани имам булып торган, мәчетнең исеме дә шуннан. Атна уртасы булуга карамастан, никах укытучы парлар да күренә. Элегрәк мәчет каршындагы "Мәрҗән" кафесында никахлашучылар өчен чәй өстәле әзерләү мөмкинлеге бар иде, хәзер исә кафе ябылган икән. Тышына "Бары мәчет хезмәткәрләре һәм көллият укучылары өчен генә" дип язып куелган, ишекләре эчтән бикле. Ә никахлашучылар өчен мәчетнең үзендә чәй табыны әзерләргә була диделәр.

Реклама

Мәрҗани мәчетеннән ерак түгел Апанай мәчете урнашкан. 1768-69 елларда ул салынып беткәч, Казанда икенче мөселман мәхәлләсе оеша. Шуңа да Апанай мәчетен икенче җәмигъ мәчете дип атарга гадәтләнгәннәр. Шулай ук аны халык телендә байлар мәчете дип тә йөртәләр. Попечительләре сәүдәгәр Апанаевлар белән бәйледер инде бу. Мәчетнең кибете дә бар. Элекке елларда басылган сирәк дини китапларны да табарга була монда.
Гомумән, Татар бистәсендә мәчетләр шактый. Төзелеше белән рус чиркәвен хәтерләтүче (туристлар фикере) Борнай мәчетен әйтәсеңме, 200 еллык тарихы булган

Зәңгәр мәчетме...
Бибиөмөгөлсеммәрьямгалиябану, йә, әйтеп кара!

Юныс мәйданы. Фатых Кәрим, Габдулла Тукай урамнары. Шамил йорты. Хәзер монда Тукайның Әдәби музее урнашкан. Каяндыр килеп чыгып миңа ияргән бер бабай бертуктамый нидер сөйли. Рус бугай үзе. Әллә бераз чиерткән шунда, киенүе ярыйсы гына, башында эшләпә. Сөйләгәннәре чын да кебек, Иске Татар бистәсе тарихын яхшы белгәнгә ошаган. Тик менә исемен сорагач, сүзне башкага бора. Сәер кеше булды әле бу!

- Монда француженка яшәгән бит! Менә әйтеп кара әле, телең әйләнми, әйтә алмыйсың - Бибиөмөгөлсеммәрьямгалиябану, йә! - диде ул Шамил йортына ымлап.
Шаяртамы дисәм, "Ул үзен Жильбер мадам дип йөрткән, француз хатынына ошарга тырышкан, эшләпәләр генә киеп йөргән", - дип дәвам итте бабай.
Баксаң, бу йорт бик бай сәүдәгәр Ибраһим Апаков өчен ике катлы особняк итеп төзелгән булган. 1884 елда сәүдәгәрнең бердәнбер кызы 18 яшьлек Мәрьямбану (теге бабай әйткән Бибиөмөгөлсеммәрьямгалиябану буладыр инде бу) имам Шамилнең өченче улы, генерал, 45 яшьлек Мөхәммәт-Шәфигә кияүгә чыга. Тарихи чыганакларга караганда, ул чынлап та фрацуз пансионатында тәрбияләнгән. Әлеге йорт аларга туй бүләге итеп бирелә, имеш. Соңрак бу йортның конфет кибете булганы да билгеле. Мөхәммәт-Шәфи үлгәннән соң, йортның хуҗасы булган Валиулла Ибраһимовны Казанда "конфет короле", дип йөрткәннәр, ди.

Монда кая тамак ялгарга?

Бабайдан аерылырга теләп, ашап алам әле, дип кире борылам. Кыска гына Күнче урамы буйлап Кабан күленә таба төшәм. Күнче - Иске Татар бистәсендә иң кыска урам. Озынлыгы 100 метр чамасы, киңлеге өч метрдан аз гына артык.

Ни хикмәт, тик Татар бистәсендә юньләп тамак ялгап алу урынын табу авыррак булды. Кыйммәтле рестораннарда ашарга һәркемнең мөмкинлеге юк, ә менә "Татар утары" тәкъдим иткән кафеда хәләл ризык пешермиләр. Шунысы да кызык, "Татар утары"ның ресторанында 150 сум торган өчпочмак, кафесында 45 сум. Аермасы нидә икән? Мөгаен, пешерү ысулындадыр! Ресторанда камыр ризыклары утын белән ягыла торган чын мичтә пешерелә, диделәр. Янәшәдәге тагын бер затлы ресторанда бөтенләй өчмочмак ише әйберләр пешереп вакланмыйлар. Аның каравы аш-су остасының иҗат җимеше - хәләл итле кыстыбый - 650 сум тора.
"Татар утары" - туристлар өчен уңайлы, кунакханә, ресторан, сувенирлар сатыла торган кибетләр - барысы да бер урында урнашкан. Сувенирлар сатучы ханым мине утарның тарихы белән таныштырырга ашыкты.

- Бу Казан уезды Чувашлы авылы кешесе Хәмит Сабитов йорты булган. Ул баш киемнәре, түбәтәйләр тегү белән шөгыльләнгән, - дип сөйләп китте ул.
Сувенирларның ниндие генә юк, Казан турында истәлек сакларга теләгән кешегә мәгънәле бүләкләр җитәрлек, бәяләре дә "тешләми" кебек. "Татар утары"нда Кукмара итекләрен дә табарга була, өйдә баскан токмач, кулдан ясалган талкыш-кәләвә, балчыктан ясалган савыт-саба да бар. Сүз уңаеннан, үзең дә балчыктан берәр нәрсә ясый аласың. Белгечтән мастер-класс алып, үзеңне сынап карау 650 сум тора.

Иске Татар бистәсе турындагы хикәятем моның белән генә тәмамланмый әлбәттә, бистәдә хәзер дә яшәүче кешеләр белән таныштырырга телим әле мин сезне. Ә бистәне якын киләчәктә нәрсә көтә, андагы яңалыклар хакында бистәнең җитәкчесе Марат Усманов белән әңгәмәне «Шәһри Казан»ның киләсе саннарыннан укый алырсыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: