Флёра апа Тарханова турун үстереп ята икән. Оныгы Диана аңа Индира исемле кызчык алып кайткан. 2 яшь тә сигез айлык кеше инде үзенең хуҗа икәнен дә күрсәтергә өлгергән - Зур әнигә кунакка килү белән (дөнья кубызы синең көйгә генә бииячәге билгеле!), үзенең иң кадерле бәгырь кисәге икәнен тиз тотып алган...
Флёра апа исә сүзне үзенең беренче кызы хатирәләреннән башлап китте:
- Беренче кызым Гөлназ өч ае тулганда үз кулларымда дөнья куйды. Шуның кадәр чибәр бала иде ул - күзен ачса, керфекләре кашына кадәр җитә, күзләре янып тора, чәчләре дулкын-дулкын бөдрә иде, ак йөз, кечтеки матур борын... Бер төн эчендә кырыкка якын температуралы баланы хастаханәдән хастаханәгә йөрттеләр, ни икәнен белмәделәр. Үлгәч кенә, ике яклы үпкә ялкынсынуы, диделәр. Палатада төнлә үз кулымда китте балакаем... Бүгенге көнгә кадәр күкрәк сөтем имгәндә мөлдерәп күземә төбәлгән карашы исемнән китми. Үзе имә, үзе томырылып миңа карап ята иде ул. Әнием, коткар, дигән кебек... Менә хәзер туруным Индираның карашын баламныкына охшатам. Хәтта кайвакыт, әллә аның җаны шушы балага күчтеме икән, дип тә уйлыйм.
Өй - иҗат учагы
«Синең кайнар сулышың», «Яшьлек эзем калган сукмаклар», «Язмышлар язылганда», «Йөрәгемә яшеренгән серләр» кебек китаплар, популяр җырлар һәм романслар, тәрҗемә буенча китаплар һәм ярдәмлекләр авторы, танылган шагыйрә һәм прозаик, балалар язучысы һәм тәрҗемәче Флёра Тарханова Әмирхан урамында урнашкан фатирында мине кайнар коймак белән каршы алды. Бер бүлмәле бу фатирында Флёра апа инде 10 ел яши икән. Аңарчы Гаврилов урамында бер бүлмәледә кызы Ләйсән белән яшәгән.
- Мин, педучилище тәмамлагач, ике ел Чистай районында эшләдем (Флёра апа Чистай районы, Яуширмә авылы кызы. - Г.Җ.). Аннан Фәүзия исемле апам үзе янына Кыргызстанга чакырды да, шунда китеп, ике ел Ош шәһәрендә математика белән рус теле укыттым. Аннан бер дә җибәрәселәре килмәсә дә, Казанга кайтып төпләндем. Университетка укырга кердем, бишенче курста чакта методкабинетта эшкә калдырдылар. Диләрә Тумашева җитәкчелегендә аспирантурада укый башладым.
- Сез инде бу вакытта тормышта булгансыздыр?
- Әйе, мин - икенче, Наис Гамбәр өченче курста укыган вакытта тормыш корып җибәрдек. 1973 елда Гөлназыбызны югалткан идек, 74 нче елда Ләйсәнебезне алып кайттык. Ул мине кайгы диңгезеннән алып чыкса да, беренче баламны оныттыра алмады. Онытыла торган кайгы түгел ул. Бала хәсрәте моның белән бетмәгән булып чыкты. Өченчебез - улыбызны көткәндә, аякларым сызлап интектерә башлады. «Бицилин» дигән укол ясадылар. Икенче табиб әлеге даруның карындагы балага ярамавын, гарип бала туу мөмкинлеген әйтте, ясалма тулгак чакыртып, тудырттылар. Шулай итеп, улымны да югалттым...
- Ләйсән кемгә охшаган?
- Без үзебез гаиләдә 9 бала үстек. Бөтенебездә дә әти кебек кызып китү гадәте бар, ул бераз Ләйсәнгә дә күчкән. Сабырлыгы буенча минем әнигә тартым, кыяфәте белән - әтисе кызы. Энергетика университетын тәмамлады да, төрле җаваплы эшләрдә эшләп алганнан соң, үз шәхси эшен ачты. Бүген үзе ике бала анасы - олы кызы Диана үзе дә әни, кечесе Әдилә дүртенчедә укый.
- Шактый еллар үз һөнәрегездән ерак булгансыз икән.
- Университеттан мин «Радиоприбор» заводына киттем. Анда унике ел эшләдем. Әлбәттә, матди яктан анда күпкә әйбәт иде, ул вакытта заводның гөрләп эшләгән еллары. Аннан мин бераз «Шәһри Казан» газетасында эшләп алдым, биш ел «Татарстан хәбәрләре» газетасында тәрҗемәче-хәбәрче булдым. Әлеге газетадан соң Министрлар Кабинетына эшкә чакырдылар. Анда 12 ел эшләп, беркетмәләр бүлегенең баш киңәшчесе эшеннән 2007 елда лаеклы ялга чыктым.
- Гомерегез буе шигърият һәм тәрҗемә янәшә барган, ә кайсысы якынрак?
- Икесе дә якын. Мин шагыйрә дә, тәрҗемәче дә. 1994 елдан шигырьләрем матбугатта күренә башлады, 1997дә «Синең кайнар сулышың» дигән китабым дөнья күрде. Бүгенгесе көндә егермедән артык китабым бар. Шулай да төп эшем - тәрҗемә. Шигърияттәге хисләр балкышы, телнең уйнак борылышлары тәрҗемәне матурлый, җанлы итә ала. Шуңа алар бергә үрелеп бара. Җырларым да бик якын. Әле менә үзем көен дә, сүзләрен дә язган өч җырым бар - бусы тагын бер баскыч. («Алсу розалар» дигәнен җырлап та күрсәтә - Флёра апаның тавышы шундый матур икән - Г.Җ.)! Мин өемдә рәхәтләнеп иҗат итәм. Башта Кабмин бу фатирны алганда өч бүлмәле итеп бирмәкче иде, ә миңа иҗат өчен тынычлык кирәк. Шуңа теге фатирымны кызыма калдырдым да бусын бер бүлмәле итеп алдым.
- Чын иҗатчы булу өчен ялгыз булу мөһимме? Даһилар ялгыз була, диләр ич.
- Әгәр ирең әйбәт икән, тормышлы булып та шәп иҗат итеп буладыр. Әгәр ирең танымаса, иҗатыңны күралмаса, иҗат оеткысы юкка да чыгарга мөмкин. Минем ирем белән яшәгәндә һәм аннан соң язылган шигъриятем арасында аерма зур. Китапларымдагы шигырьләрне матуррак дип исәплим - аларда хисләр төрлелеге, гүзәллек...
Ярату - һәр йөрәктә
- Флёра апа, Сезнең кебек чибәр хатын-кызның мәхәббәт тарихы булмый калмагандыр...
- Башка кияүгә чыкмадым. Минем ирле тормыштан күңел кайткан, бәгырь каткан иде. Ирләр арасында эчмәгәнен очратмадым. Гаиләле ирләрне гаиләсеннән аерып аласым килмәде. Гомер буе үзем лидер булгач, мине буйсындырырлык ир күрмәдем. Аның турында «Мин буйсынып яшәр кеше кайда микән?» дигән шигырем дә бар. Әмма ярату, сөю гомернең төрле чорына туры килергә мөмкин бит ул. Озак елларга сузылган мәхәббәт тарихым булды. Безнең даирәдә аны белми калган кеше булмагач, мин аны яшереп кала алмыйм. Чын яратуга нигезләнгән мәхәббәт тарихы иде ул.
- Бүген йөрәгегездә сөю яшиме?
- Хисле, темпераментлы, матурлык-яхшылыкны күрә белгән кешенең күңелендә, йөрәгендә ярату булмый калмыйдыр дип уйлыйм. Ярату бит ул төрле яшьтә дә булырга мөмкин. Өлкәнәйгән көндә килгәне аның көчлерәк тә була, диләр.
- Сезнең һәрвакыт хатын-кыз буларак югарылыкта тора алуыгыз сокландыра.
- Мин гомер буе, нинди генә хәлдә булсам да, чәчемне карамый, бизәнми өйдән чыкканым булмады. Хатын-кыз шундый булырга тиеш. Ул гадәт безнең нәселдән килә, күрәсең. Дөрес тукланырга кирәк - мин көненә биш мәртәбә аз-азлап ашыйм. Аннан электән калган гимнастка, биюче булуым да үзенекен эшли. Мин әле хәзер дә нинди генә мәҗлестә булсам да, очып-очып биим.
- Тормышта хатын-кыз нинди булырга тиеш тә өйдә нинди булырга?
- Тормышта да, өйдә дә - матур. Минем элек өстәлдән гөбәдия, коймак, кош теле өзелеп тормады. Хәзер үзем генә яшәгәч, вакытны күбрәк иҗатка багышларга тырышам. Алай да балалар килгәндә, һәрвакыт гөбәдия пешкән була. Өстемдә һәрвакыт диярлек үзем теккән-бәйләгән әйбер булды. Мин хәтта иремә 54 нче размерлы пинжәк тә бәйләп кидерткән идем. Үземә дә бер төн эчендә кием тектем. Хатын-кыз өлгер дә, чиста-пөхтә дә булырга тиеш. Сиңа карагач, кеше сокланып куярлык булсын.
- Өйдә иң мөһиме нәрсә?
- Келәм яратам. Стенага элү модасы киткәч, алар шуып идәнгә төште. Картиналар да һәр зыялының өендә бар дип беләм. Өй бит ул - тормыш чыганагы. Әгәр ишектән кайтып кергәндә һәрьяклап чисталык, матурлык, рәхәтлек каршы алмаса, ничек иҗат итмәк кирәк? Иң мөһиме дә әнә шул - кая карасам да, мин өемдә матурлык күрәм.
Флёра Тархановадан «Гөлчатай» рецепты:
Токмач камыры җәясең дә шуны кош теле кебек кисәсең. Ит пешкән шулпадан итне алып, шушы ромбикларны пешереп аласың. Аннан артык тирән булмаган тәлинкәгә башта шушы ромбикларны, аның өстенә зур-зур итеп турап ит чыгарасың. Шулпасы аерым касәдә бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар