Шәһри Казан

«Юкны сөйләмәгез, тормыш мине тукмамады...»

«Паспортыма 55 яшьтә генә әти исемен яздырдым» Безнең халыкта кунакны якты йөз белән каршы алу гадәте әби-бабайлардан ук килә. Г. Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры актеры, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Нуриәхмәт САФИН гаиләсендә дә шулай. Хатыны Рәмзия ханымның уңганлыгы фатирга керү белән күзгә ташлана. Тәрәзә төбендәге берсеннән-берсе...

Реклама

«Паспортыма 55 яшьтә генә әти исемен яздырдым»
Безнең халыкта кунакны якты йөз белән каршы алу гадәте әби-бабайлардан ук килә. Г. Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры актеры, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Нуриәхмәт САФИН гаиләсендә дә шулай. Хатыны Рәмзия ханымның уңганлыгы фатирга керү белән күзгә ташлана. Тәрәзә төбендәге берсеннән-берсе матур гөлләр, дивардагы үзе чиккән күз явын алырдай картиналар (рәсемдә) аның хезмәт җимешләре. Үзенең ягымлылыгы белән дә һәркемне сокландыра ул. Кайчандыр артистлар тулай торагы булган фатирда аларның бергә тату гомер кичерүләренә киләсе елга 40 ел тула.
Нуриәхмәт абый: «Әгәр биографиямне язарга туры килсә, мин аны шагыйрь Нияз Акмалның:
Юкны сөйләмәгез,
Тормыш мине тукмамады,
Бары өстемдәге
тузанымны какты.
Болай әйбәт какты.
Кулы тигән җирдән
каннар акты, -

дигән шигырь юллары белән башлар идем», - ди.
Нуриәхмәт абыйның балачагы башка иптәшләреннән шактый аерыла. Әтисез үсүнең ачысын малайга күп татырга туры килә. Пионерга, комсомолга кергәндә, аның йөрәген әрнетеп: «Әтиең кем?» дигән сорау бирәләр. Шунда малай, башын аска иеп: «Әтием юк минем», - дип җавап кайтара торган була. Кайбер мәгънәсезләре аңа каршы: «Ничек инде булмасын, әтисез бала юк ул», - дияргә дә күп сорамый. Әйе, ата кеше белән бер авылда яшәп тә, үксез булып үсә ул. Әнисе Гыйззәтбану апаның батыр йөрәкле булуына әле дә шакката Нуриәхмәт абый. Бары тик 55 яшендә генә ул үзенең паспортына ата кешенең исемен яздыруга ирешә. Аңа хәтле исем-фамилия белән генә йөри.
Алексеевск районы Кыр Шонталасы авылы мәктәбендә укыганда, малайны староста итеп сайлыйлар. Шунда Нуриәхмәт үзен тыңларга теләмәгән бер кызны, ишекне бикләп куеп, идән юарга мәҗбүр итә. Яхшы укуы, җәмәгать эшләрендә катнашканы өчен «Артек» пионер лагеренда ял итү бәхетенә дә ирешә. Кечкенәдән артист булырга хыялланып үсүгә карамастан, малай сыйныф җитәкчесенә үзенең уй-планнарын әйтергә уңайсызлана. Бары тик математика укытучысы Гөлара Әхмәтҗановага гына серен чишә. Әнә шул яраткан остазының 70 яшьлек юбилеенда мәктәпкә барып «Король Лир»да Король ролендә уйный Нуриәхмәт абый.
Аның башта театр училищесында, аннары Уфадагы университетта татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укуы укытучылары белән бергә әнисе өчен дә горурлык була. Гыйззәтбану апа 90 яшенә хәтле улы белән килене тәрбиясендә яши.

Мәхәббәт ничек башланган?
Бервакыт Күчмә театрда эшләп йөргәндә, Нуриәхмәт абый Апас районына гастрольләргә баргач, иптәшләре белән даруханәгә керә. Шунда көләч йөзле, ак халатлы кызга күзе төшә аның. Спектакльгә билет та биреп калдыра. Читтән торып бераз аралашканнан соң, әллә кыюсызлыктан, әллә вакыт булмаудан, аралары өзелеп ала. Бервакыт Г. Камал исемендәге театрда спектакль караганнан соң, кием элгече янында басып торганда, Рәмзия иптәш кызына: «Карале, артистлар да спектакльләргә йөри икән», - дип куя. Нуриәхмәт шул сүзне ишетеп ала да кызларга борылып карый. Аларның берсе - үзен гашыйк иткән Рәмзия икәнен белгәч аптырап кала егет. Әнә шунда кабынган мәхәббәт хисләре гомергә сүрелми.
«Бер-берегезнең кайсы сыйфатлары ошады?» дигән сорауга Рәмзия апа болай ди: «Нури бик ягымлы, һәрвакыт көләч, матур иде. Киенүе дә ошый иде. Ул азык-төлекне, кием-салымны һәрвакыт үзе алып кайтты. Безнең өйдә беркайчан тавыш булмады. Мин аңа шуның өчен дә бик рәхмәтле».
«Иң элек Рәмзиянең чибәрлеге күзгә ташланды. Аннары чисталыгын, аш-суга осталыгын яраттым. Берьюлы бишәр төрле камыр ризыгы пешерә иде ул. Рәмзия һөнәре буенча фармацевт. Даруханәләр идарәсендә эшләгәндә үзеннән дарулар сорап килүчеләргә күп ярдәм итте. Әмма кешегә яхшылык эшләдем дип, ул алардан бернинди күчтәнәч тә алмады», - дип сөйли Нуриәхмәт абый.
Бу күркәм парның мәхәббәт җимешләре булып Аяз белән Гөлнара дөньяга аваз сала. «Мин гастрольләрдә йөреп, балаларның үскәнен дә күрми калганмын. Икешәр ай кайтмый районнарда йөргән чаклар да булды», - дип искә ала гаилә башлыгы. Рәмзия апа бер кызыклы хәлне дә искә төшереп алды. «Бервакыт Гөлнара белән трамвайга кердек. Шунда безнең янга бала белән бер пар килеп басты. Гөлнара шунда: «Әнием, бу кызның әтисе гастрольләрдән кайтканмыни?» - дип сорап куйды».
Гөлнара кечкенә чакта аңа бүләк ителгән пудель нәселеннән булган этне уналты ел асраганнар. Аяз белән Гөлнара икесе дә ул чактагы төзүче-инженерлар институтын тәмамлаган. Гөлнара да әнисе шикелле оста куллы. Матур итеп рәсем ясый. Бүлмәне аның картиналары да бизи.

Гөлнара насыйп ярын Франциядә тапкан
Гөлнара иптәш кызы янына Франциягә кунакка барган җиреннән Иван дигән француз егете белән таныша. Ул тиз арада французча, егет русча өйрәнә. Кыз бу хакта әти-әнисенә әйткәч, ата-ана башта куркып та кала. Егетнең үзе белән танышканнан соң, Гөлнараның теләгенә каршы килми алар. Кияү буласы кеше үзенең әдәплелеге, акыллылыгы белән яулый аларның күңелен. Яшьләр Франциядә туй ясыйлар. Бүгенге көндә алар вакытлыча Мәскәүдә яши. Иван - төбәкара «Ашан» супермаркетларының директоры. Казанга кайткач яратып ашый торган ризыгы - токмачлы аш икән. Кызлары Лиза быел беренче сыйныфка укырга кергән. «Аның «әбием», «бабам» дип эндәшүе йөрәгебезгә сары май булып ята», - ди Нуриәхмәт абый. Бабасы аны үзе уйнаган спектакльләргә алып барса, әбисе үзенә татарча шигырьләр дә өйрәткән.
Нуриәхмәт абый белән Рәмзия апа (рәсемдә) Франциядәге чисталыкка, тәртипкә, бөтен җирнең гөлбакча булуына гаҗәпләнеп кайтканнар. 324 метр биеклектәге Эйфель башнясының иң югары катына хәтле күтәрелгәннәр. Патша сарайларын, музейларны күрү дә үзе бер могҗиза сыман тоелды, дип сөйли алар.
Сафиннар гаиләсе бәйрәмнәрне бергәләп үткәрергә ярата. Рәмзия апа белән Нуриәхмәт абыйның яратып кабул итә торган бүләкләре - чәчәкләр. Үз бакчаларында да аларның ниндиләре генә үсми. Быел кабакларының авырлыгы 25 килога җиткән. «Элек анда ниләр генә утыртмый идек. Быел икебезнең дә сәламәтлек какшады әле. Саулык булмаса, байлык та, бернинди мактаулы исемнәр дә күзгә күренми икән. Әгәр бөтенләй сәламәт буласың дисәләр, барысын да кире бирер идем», - дип уфтанып алды артист.
Әйе, кышкы зәмһәрир салкыннарда авыллардан авылларга гастрольләргә йөргәндә калган ул саулыклар. Сәхнәдә йөзәрләгән рольләр башкарган актер бүген дә иҗат итә. Янында яраткан хатыны, балаларының исән-сау булуы аның өчен олы куаныч.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: