16+

Сәламәтлек көне

- Урр-ра! - алтынчыларның дәррәү тавышыннан тәрәзә пыялалары зыңлап куйды. Коридордан үтеп баручы математика укытучысы аларның нигә шулай шатланганнарын аңламый калды, билгеле. Һәрхәлдә, иртәгә булачак контроль эш өчен түгеллеген генә чамалады.

Сәламәтлек көне

- Урр-ра! - алтынчыларның дәррәү тавышыннан тәрәзә пыялалары зыңлап куйды. Коридордан үтеп баручы математика укытучысы аларның нигә шулай шатланганнарын аңламый калды, билгеле. Һәрхәлдә, иртәгә булачак контроль эш өчен түгеллеген генә чамалады.

Алтынчыларның шатлыклары чынлап та зур иде. Иртәгә математикадан контроль эш дип дер калтырап торганда, директор кадәр директор үзе шундый шәп яңалык кереп әйтсен әле. Яңалык кынамы соң? Бәйрәм!
Иртәгә алтынчылар өчен махсус Сәламәтлек көне оештырганнар. Сәбәбе болай. Иртәгә мәктәпкә район­нанмы, тагын да югарырактанмы күп кенә кунак­лар киләчәк икән. Ә алтынчылар ни белем, ни тәртип белән кешегә күрсәтеп мактанып була торганнардан түгел. Аларны кунакларга күрсәтми торсаң, әйбәтрәк дип уйлагандыр инде мәктәп җитәкчелеге.
Сәламәтлек көне тек сәламәтлек көне. Күрмәгән, ишетмәгән әйбер түгел. Ләкин чаңгыда да, тимераякта да шуарга түгел, ә кинога яисә театрга барырга тиешләр икән. Мәктәп ишегалдында эзләре дә булмасын, күздән ераккарак китеп югалсыннар дигәннәрдер инде.
- Кая барырга?
Сорауга җавап эзләгәндә, сыйныф тәрәзәсенең пыялалары кабат зыңлап куйды.
- Яшь тамашачылар театрына барыйк! - диде сыйныф җитәкчеләре Фәния Әнәсовна.
- Тюзга барып, әкият карар чак­лар түтүт инде, - диде сыйныфның иң шук, иң мут малае Шамил, дусларына хәйләкәр күз кысып. - Әйдәгез берәр кинога...
- Минем абый кичә бер кино караган, класс! - диде Марат. Кыя­фәтенә карасаң, ул киноны абыйсы түгел, ә Марат үзе караган диярсең. - Кайткач, төне буе миңа сөйләп чыкты. Тыңлап ятып, иртән көчкә дәрескә өлгердем, - диде ул, үзенең соңга калуын акларга теләп. Соңаруы беренче тапкыр гына булмагач, анысын тыңлап та тормадылар.
- Нинди фильм соң ул? Шпионнар турында булса, барырга була, - диде сыйныфның кино белгече Фәрит, күзлеген төзәтеп.

Алтынчылар озак бә­хәс­ләшмәделәр, Маратның абыйсы карап кайткан шул үтә дә кызык кинога барырга карар кылдылар.
Урамда шактый суык булса да, иртәнге сәгать 9да кинотеатр янында иде инде алтынчылар. Ник берсе соңга калсын, хәтта дәрескә гел укытучыдан соң гына керә торган Марат та бу юлы вакытыннан алда килеп баскан.

«Карале, безнең кызлар нинди чибәр икән...» дип уйлап куйды Шамил, башлыкларын салып, чәчләрен туздырган модный киемле сыйныфташларына карап. Һәм аның кызларның елмаюын күрәсе, аларга нинди дә булса берәр яхшылык эшлисе килеп китте.

«Кызлар, кайсыгыз туңдырма ярата, кулларыгызны күтәрегез!» - дигән сорауга, кызлар кулы урман булып «үсеп» чыкты. Шамил, кесәсендәге акчасын капшап, туңдырма сата торган киоск­ка йөгерде һәм, күз ачып йомган арада, бер кочак салкын каплар күтәреп килеп тә җитте. Кино башланырга аз вакыт калып бара иде инде. Җитмәсә, билет тикшерүче апа залга туңдырма белән кертмәде. Шуңа күрә кызларга тәмле туңдыр­маны озаклап, ләззәтләнеп яларга туры килмәде.

Марат авыз суларын китереп мактаган фильм алай артык шәп булып чыкмады. Шул бер нәрсә инде. Башта бер җинаять кылына, аннары фильм буе шуларны эзлиләр. Бандитларны машинада, самолетта куалар, соңыннан гына тоталар. Егетләр мондый кинолардан туеп беткән инде, ә кызларга андыйлар бушка да кирәк түгел, шуңа фильмның күп өлешен бер-берсе белән сөйләшеп, чыркылдашып уздырдылар. Кино бетеп, залдан чыкканда, кызларның сөмсерләре коелган, иртәнге шатлыкның эзе дә калмаган иде. Марат алар алдында үзен күпмедер гаепле тойганга, шуны юарга теләп, Шамилдән калышасы килмәү дә булгандыр инде, теге киоскка йөгерде һәм туңдырма гына түгел, берничә шешә кока-кола да күтәреп килде. Маратның юмартлыгыннан, кызларның кәефләре күтәрелеп китте. Бик күңелле үтте бу көн. Алтынчылар, кинодан кайтышлый, юлларында очраган тауда да шудылар, кар атышып та уйнадылар. Суыкны да сизмәделәр, башлыклар төшеп калды, куртка төймәләре ычкынды. шаярдылар, көлделәр. Өйгә дә караңгы төшеп, инде әниләре борчыла башлагач кына кайтып керделәр.

Иртәгесен алтынчыларның сыйныф журналында берьюлы берничә кызның фамилиясе янәшәсендә дәрестә юклыкларын белдергән тамгалар куелды. Аннары ул тамгалар «б» - «болен»га әйләнде. Һәм бу хәрефләр яңгырдан соң чыккан гөмбәләр шикелле сыйныф журналын каплап алгач, башта алтынчыларны, соңрак бөтен мәктәпне карантинга яптылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading