Шәһри Казан

Адел Вафин: «Мин нишләсәм, гаиләм шуны эшли»

Сәламәтлек саклау министры җәяү йөрү, дөрес туклану файдасы һәм бәхетле булу серләре турында

Шат күңелле булырга, үзеңне, якыннарыңны һәм тормышны яратырга, дөрес тукланырга - 100 яшькә җитеп килүче яки аны тутырган кешеләрнең барысы да диярлек шул киңәшләрне бирә. Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин исә: «Үзеңә, 90га кадәр яшәячәкмен, дип максат куярга», - дип өсти. Сүз уңаеннан, ул сәламәт тормыш образын пропагандалап кына калмый, ә аңа үз үрнәгендә өнди. Эшкә җәяү йөри иде, хәзер велосипедка утырды, дөрес туклану серләрен һәркем белән бүлешә, ничек итеп ябыкканын һәм гәүдәсен формада тотуын да яшерми.
 
- Адел Юнысович, сез үзенең шәхсән үрнәгендә халыкны сәламәт тормыш образы алып баруга өндәүче министр. Ә үз гаиләгездә эш ничек тора? Гаилә әгъзаларыгыз сезнең башлангычларыгызда теләктәшлек күрсәтәме?
- Алар гаилә башлыгы нәрсә эшли, шуны эш­лиләр. Алай гына да түгел, балалар үзләре үк сәламәтлекне саклау рецептларын тәкъдим итте. Педиатрга барып кайткач, төрле «бистро»лар, «Макдоналдс», бик яраткан KFC рестораннары яныннан урап узарга кирәк икәнлеген аңладылар. Без бергә велосипедта йөрибез, спорт белән шөгыльләнәбез. Өлкәннәрдән аермалы буларак, балалар акыллырак. Юкса аларның әле бөтен тормышлары алда, тик табиблар киңәшен тыңлыйлар, ә олы яшьтәге кеше инде тормыш юлының күпмесендер узган, үзенең күпмедер сәламәтлек потенциалын да файдаланган, тик сүз тыңламый.
 
Беләсезме, мин Татарстан районнары буйлап йөреп, демографик вазгыятьне анализлыйм. Авылда үлем күрсәткече шәһәрнекенә караганда 1,5 тапкыр­га зуррак. Моның сәбәпләре төрле, хәтта төрле районнарда төрлечә. Шуңа шаккатарлык: зур елгалар буенда урнашкан районнарда үлем күрсәткече зуррак. Моңа халыкның алмашуы да сәбәпче булырга мөмкин. Әйтик, җирле халыкка төрле кешеләр килеп кушылган, җирне элек эшкәрткәннәр, аннан эшкәртүдән туктаганнар... Традицияләр сакланмаган. Бездә традицияләр белән бөтенләй катлаулы. Әйтик, алкогольне аз куллану традициясе юк. Татарстанда гына түгел, ­Россиядә дә юк. Сәламәт тормыш рәвешен пропагандалаучы китап авторы Мясников: «Алкогольне аз куллану ниндидер уңай нәтиҗәгә китерергә мөмкин, ә Россия­дә андый гадәт юк, димәк, уңай тәэ­сире бөтенләй юк», - дип яза. Тик мин бу фикерне хуплаучыларның кәефен бозарга мәҗбүр: аның, гомумән, бернинди дә файдасы юк! Бер фармацевтик компания зур тикшеренү уздырган. Алар алкогольнең организмга уңай тәэсирен тикшергән. Тикшеренүләр бернинди дә уңай йогынты булмавын күрсәткән.
 
- Ә бит кичен бер бокал коры кызыл шәраб яки аз гына коньяк эчсәң, файдалы дигән сүзләр дә бар...
- Мин галимнәргә ышанам. Алда әйтеп үткән тикшеренүдә дә зур галимнәр катнашкан: файдасы юк дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Зыяннан кала ул берни дә бирми. Сез әйткән очракта сүз стрессны бетерү турында бара. Монда кешенең эштән нинди мохиткә кайтуы мөһим. Миңа сәламәт яшәү рәвеше буенча немец белгечләре әйткән сүзләр бик ошады: сәламәт булу өчен бәхетле булырга кирәк! Һәр кеше тормышта үз бәхетен эзли һәм беркайчан да эзләнүдән туктамый. Димәк, эзләнүнең аергысыз өлеше сәламәтлек булырга тиеш. Сәламәт булыр өчен бәхетле булырга кирәк, бәхетле булыр өчен - сәламәт булырга.
 
- Тик бу фикерне ха­лык­ка ничек сеңдерер­гә соң?
- Кызганыч, әмма сәла­мәтлек турында кайгыртырга кирәклеген кешеләр дәвалап булмаслык авыру белән очрашкач кына аңлый башлый. Әгәр берәрсе яман шеш белән авырый икән, бөтен гаилә һәм туганнар үзләрендә бу яман авыруны ничек булдырмас­ка икәнлеге турында уйлана. Бар икән, аны беренчел стадияләрдә үк ачыкларга, ешрак тикшеренергә һәм осмотрлар узарга кирәклегенә төше­нәләр.
 
Тагын бер кызганыч мисал: кешеләр тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләр куллану кебек начар гадәтләрдән инфаркт кичергәч баш тарта. Мин инфракт кичергән бер генә авыруның да янәдән тәмәке тарта башлавын күрмәдем әле. Тәмәке тарту йөрәк-кан тамырлары авыруларына китергән төп сәбәпләрнең берсе бит.
 
Районнарда йөргәндә күзәтүләремнең тагын берсе - ирләр һәм хатыннарның гомер озынлыгы арасындагы аерма. Кайбер районнарда ул 15 (!) яшькә җитә. Бу бит бик күп. Кубада - ике ел. Ни өчен Кубаны мисалга китерәм? Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 2012 елда Кубаның сәламәтлек саклау системасын иң нәтиҗәле дип тапты. Аларда ирләрнең гомер озынлыгы - 78, хатын-кызларныкы 80 яшь. Эш нәрсәдә соң? Сезнең кайчан да булса диванда пульт тотып яткан хатын-кыз­ны күргәнегез бармы? Юктыр. Минем дә юк. Генетик яктан караганда да, кызлар, малайларга караганда, иртәрәк тәпи китә. Менә минем кызым 9 айдан тәпи китте. Ә улларым арасында 1 яшьтән дә иртә йөри башлаучылары юк. Әлбәттә, физик активлыкта генетик код та роль уйнавы мөмкин, әмма Куба тәҗрибәсе моны кире кага. Ни дисәң дә, тормышта хатын-кыз күбрәк хәрәкәтләнә, күбрәк калорияләр яндыра. Алар балалар бакчасына баралар, баланы мәктәпкә озаталар, ашарга әзерлиләр, идән юалар, кер үтүклиләр - болар барысы да хәрәкәтләнеп, энергия сарыф ителә торган эшләр. Энергия сарыф итү ул - нормаль ашау, микроэлементлар, витаминнар, үсемлек клетчаткалары керү дигән сүз, болар барысы да кеше өчен кирәкле әйберләр.
 
Ни өчен соңгы арада витаминнар, микроэлементлар җитмәү турында сөйли башладык? Чөнки тормыш рәвеше үзгәрде. Әгәр элек рус армиясе солдатына 600 грамм ипи, күпмедер ит кирәк, чөнки ул энергия исраф итә дисәләр, хәзер кеше азрак хәрәкәтләнә, күбрәк утырып тора, димәк, туклануы да башка булырга тиеш. Менә шушы гап-гади әйберләрне аңласыннар иде кешеләр. Ә тагын да катлаулысы: белеп тә эшләмәүдә. Кеше организмына аның үзеннән дә күбрәкне берни дә, беркем дә бирә алмый.
 
- Ә үзегезнең сәламәтлек формуласы бармы?
- Минем сәламәтлек формуласы бик гади: кулланган калорияләр һәм сарыф ителгән энергия арасында баланс булырга тиеш. Бернинди дә диета юк. Диеталар турында сүз дә булырга тиеш түгел. Теге танылган «кремль диетасы» миңа бер айда 16 килограмм авырлыгымны югалтырга, дүрт размерга кечерәк костюм алырга ярдәм итте. Тик мин моның организм өчен бик зур стресс икәнлеген аңладым. Ул бавырга бик начар тәэсир итә. Шундый бер көнлек диетадан соң бавырга кире үз хәленә кайту өчен ярты елга кадәр вакыт кирәк булырга мөмкин. Бавыр дигәннән, әлеге орган безнең бөтен капризларны үзендә күтәрә: шоколад, тоз­лы, баллы, ысланган ризыклар... Шуның белән беррәттән, ул бик рәхмәтле дә, кире үз хәленә кайта ала. Әмма моның өчен дөрес туклану һәм вакыт кирәк. Тиз генә бавыр­ны дәвалауны вәгъдә итә торган төрле препаратлар рекламасына ышанмагыз. Алар берсе дә ярдәм итми! Туклану рационын үзгәртмичә, тозлы-баллы-ысланганны ашаудан туктамыйча, туклану режимын тотмыйча, дару эчеп кенә аның эшчәнлеген тәртипкә салып була дип уйлап ялгышасыз.
 
Сәламәт булу өчен беренче чиратта тикшеренү узып, күрсәткечләрне белергә һәм төп биш әйберне һәрдаим игътибар үзәгендә тотарга кирәк. Беренчедән, бавыр пробасын белергә. Икенчедән, холестеринны тикшереп торырга. Ул норма буенча бер литрга 5,2 ммоль булырга тиеш. Өченчедән, шикәр иртән ач карынга 5,5 ммоль/литр - норма икәнлеген онытмаска һәм тикшерергә. Дүртенчедән, кан басымы 140/90нан күтәрелергә тиеш түгел. Шуннан да югары булса, организмда кире кайтарып булмаслык үзгәрешләр башлана. Бишенчедән, тән авырлыгы массасын контрольдә тотарга, ул бөтен организмга тәэсир итә.
 
Минем өчен иң зур мотивация, беләсезме, нәрсә булды? Чираттагы тапкыр диспансеризация узгач, терапевт бавыр пробасы яхшыруына игътибар итте. Ул моны бик гаҗәп­ләнеп әйтте. Ә миңа бу сүзләрне ишетүе ничек күңелле булуын сез хәтта күз алдына да китерә алмыйсыз. Соңгы бер елда туклану, хәрәкәтләнүемә керткән үзгәрешләр үз нәтиҗәләрен бирә башлады. «Сезнең күрсәткечләрегез яхшырган!» дигән фразаны ишетергә кирәк. Ишетергә һәм тозлы-борычлы, майлы ризык тулы подносны алыр алдыннан шул сүзләрне искә төшерергә. Дөрес аңлагыз, бу тормыш күңелсезләнде, ашау тәмсезләнде дигән сүз түгел. Туган көн, юбилейларга бардың ди, тәмле ризык тулы өстәл. Ашагыз, аннан гына зыян юк. Синең көндәлек режимда тоткан кагыйдәләрең нәтиҗәсендә органнарың шулкадәр әйбәт эшли, алар аны «5+»ка эшкәртәчәк. Әгәр кирәгеннән артык ашамасаң, барысы да әйбәт узачак. Мин быел апрель аенда гына әстерхан чикләвеге плантацияләрендә 107 яшьлек Исхатын бабай белән очраштым. Ул: «Ашказанын өчкә бүлегез. Өчтән бер өлешен ризык, тагын өчтән берен су белән тутырыгыз, калганын буш калдырыгыз», - диде. Нәкъ шуны ук Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) дә әйткән бит. Безгә тулы өстәл артыннан аз гына ачлык хисе белән торырга өйрәнергә генә кирәк.
 
- Һәм дөрес ашарга...
- Нәкъ шулай. Бездә менә яшелчә, җиләк-җимеш, үләннәр ашау культурасы бөтенләй юк. Россия халкының 75 проценты кирәгеннән азрак куллана аны. Ә бу йөрәк-кан тамырлары авырулары белән авыру куркынычын арттыра. Анысы исә үлемгә китергән төп сәбәпләрнең берсе, Татарстанда бу күрсәткеч - 52 процент. Безнең анализ шуны күрсәтә: бу авырулардан үлгән кешеләрнең күпчелеге хезмәткә яраклы яшьтә, әмма алар соңгы елларда осмотрлар узмаган, диспансеризациягә килмәгән, кыскасы, авыру булганнар, әмма диагностика узмаганнар, табибка күренмәгәннәр. Үзеңнең сәламәтлегеңә игътибар бирергә кирәк. Бу күп акча да, вакыт та сорамый. Акча дигәннән, бу сезне зур финанс чыгымнарыннан сак­лаячак. Инсульт кичереп, урында ятарга калсаң, үз-үзеңне карый алмыйсың, бөтен гаилә сине ничек аяк­ка бастыру турында гына уйлый... Бу гаилә өчен бик авыр мәсьәлә, ышаныгыз.
 
Ә яшелчә, җиләк-җимешкә килгәндә, көн дәвамында кеше аларны 500 грамм ашарга тиеш. Күпме бу, азмы? Алма белән исәп­ләсәң, 4-5 алмадыр. Алманы азрак алырга һәм салат кушарга була.
 
Икенче яктан бу безнең юан эчәк өчен бик мөһим булган үсемлек клетчаткасы да. Мин моны юктан гына әйтим. Дүрт ел элек Татарстанда яман шештән үлүчеләр арасында юан эчәк рагы беренче урынга чыкты. Бу безнең яшелчә, җиләк-җимеш ашый белмәвебезне күрсәтә.
 
Ә тозны искә төшерсәк? Элек аны тәүлегенә 5-6 грамм куллану норма иде, хәзер - 3 грамм. Кайбер илләрдә йөрәк-кан тамырлары авырулы кешегә 1,5 грамм гына тиешле. Япониядә өстәлгә бөтенләй тоз куймыйлар. Бездә исә халык, ризык китергәч, ашап та карамыйча, беренче эш итеп тоз сибә.
 
Әле ярый соңгы елларда үсемлек мае куллана башладык. Элек бөтен әйберне ак май белән әзерлиләр иде. Безнең ике туганыбыз май заводында эшләде, шуңа ак май бездә бик күп иде, кызганычка. Атланмай, каймактан китәргә кирәк. Үсемлек мае, зәйтүн мае кулланырга. Аларның тискәре йогынтысы азрак.
 
Сәламәт тормыш образының тагын бер факторы - физик активлык. Бүген тормыш машинада, офиста утырып үтә. Хәрәкәт юк. Спорт белән шөгыльләнү өчен фитнес-залга йөрергә акча, вакыт юк, диләр. Аңа акча кирәкми. Минем формулам бик гади: 40 минутка - 5 чакрым. Кайбер коллегаларым мине тәнкыйтьли, бу мөмкин эш түгел, диләр. Беләм, мин дә 40 минутта 5 чакрым уза алмыйм, бу бит шартлы формула. Ни өчен 40 минут? Чөнки көн саен 40 минутлык физик активлык инсульт-инфаркт куркынычын 30-40 процентка киметә. Ни өчен 5 чакрым? Кеше бер сәгатькә уртача 5 чакрым юл уза. Мин 40 минутка 5 чакрым дим икән, димәк, тизрәк атларга ки­рәк, темп зуррак булырга тиеш. Тик бу көн дәвамындагы физик активлыкка кагылмый. Әйтик, җитәкчедән тәнкыйть сүзләре ишетеп, ул ачуланып яки ниндидер эш кушып, нервыланып, кабинетта бер почмактан икенче почмака йөреп, 5 чакрым ара узарга була. Тик моның файдасы юк. Чөнки адреналин күләме югары булачак. Андый вакытта, киресенчә, тынычланырга кирәк. Ә физик активлык кич белән булыр­га тиеш, эштән соң.
 
 
Әлбәттә, сәламәтлеккә нәселдәнлек тә зур йогынты ясый. Мәсәлән, минем әби, бабайда гипертония авыруы, шикәр диабеты бар. Бабай сугыш инвалиды иде, ике инсульт кичереп, 84 яшендә үлде, әби 92дә хәзер. Бер яктан, бу мине өметләндерә: димәк, нәселдә гомер озынлыгы бар. Икенче яктан, мин үземне һәрдаим әлеге авырулардан тикшереп торырга тиеш. Нәселдән килгән авыруларны белү бик мөһим.
 
- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов спорт белән шөгыльләнә, велосипедка да утырып чыгып китәргә мөмкин, тәмәке тартмый... Бу сезгә халыкны сәламәт тормыш образына өндәүдә ярдәм итәме?
- Бу терәк, әлбәттә, чөнки шәхси мисал - иң үтемлесе. Мин сезгә бер сер ачам: үз гәүдәм белән шөгыльләнә башлавыма да ул этәргеч бирде. Гәүдә авырлыгы уңаеннан шелтә ясагач, мин моңа игътибар бирә башладым. Берсендә эштән бик соң гына җәяү кайтканда чатта бер журналист очрады. «Машинасыз гына кайтасызмыни?» - ди. Әйе, машинасыз, чөнки җәяү йөрү файдалы дип сөйләгәндә, мин кешене ышандырырга тиеш. Коллегаларымның да миннән үрнәк алуы сөендерә.
 
- Алай да, тәмәке тартучы министрлар бар әле.
- Кызганыч, бар шул. Без моның өстендә эшлибез. Быел хөкүмәт йортында диагностика уздырдык. Яңа аппарат белән тикшердек, ул тамырларның яшен билгели. Тамырларның яше үз яшеннән күпкә артканны белү кешегә нык тәсир итә. Әйтик, сезгә 42, тамырларыгызга 50! Без моны юктан гына эшләмәдек, алар тәмәке тартуны башлап үзләре ташласын, аннан соң коллективларыннан да шуны таләп итсеннәр, дидек. Бы­ел мондый тикшеренүне сәламәтлек үзәкләрендә дә кертергә планлаштырабыз.
 
 
- Көн саен җәяү йөргәнегезне ишетеп белә идек, хәзер эшкә велосипедта йөри башлагансыз, диләр.
- Әйе, Амстердамнан яңа велосипед алып кайттым. Ул шәһәр өчен бик уңайлы. Бала утыргычы да беркетеп була. Мин инде утыргыч алып рульгә беркеттем дә, кызым белән йөрер өчен. Бүген беренче тапкыр эшкә шулай килдем. Бер минусы бар: торган җирем ерак түгел. эшкә җәяү 10-15 минут эчендә килеп җитсәм, велосипедта 5 минутта киләм. Хәзер менә кич нинди маршрут буенча кайтыйм икән дип уйлыйм, озайтырга кирәк. Җәй көне шулай йөрермен дип торам.
 
- Сезнең дә мондый кагыйдәләрдән тайпылган вакытларыгыз буладыр инде, Адел Юнысович?
- Тайпылмаска тырышам. Якшәмбе кич яллардан соң үлчәүгә бастым һәм авырлыгым 1,400гә артканы ачык­ланды. Башка көннәрдәге физик йөкләмәне дә сакладым, артык күп ашамадым да юкса, әмма берничә тапкыр ипи ашадым. Менә шул ипи үзенекен бирде дә инде. Дүшәмбе көнне мин ул артык авырлыкны ташладым да инде. Кич бик ашыйсым килсә дә, салат кына ашадым һәм бүген иртән эшкә бик шәп кәеф белән килдем.
 
Бу кагыйдәләр ниндидер вакытлы мавыгу гына түгел, ә тормыш рәвеше булырга тиеш. Тормыш рәвешенә әйләнсен өчен, аларны бер ел тоту кирәк. Ике-өч ай белән генә булмый. Кеше якыннары, кечкенә балаларына карап, тормышын яратып, үзендә: «Мин 90га кадәр яшәргә тиеш!» - дип әйтергә ихтыяр көче табарга тиеш. Балаларны аякка бастыру, якыннарын сөендерү турында уйлап, тормыш рәвешен үзгәртеп, бер ел түзәргә кирәк. Кабатлап әйтәм: сәламәт кеше - бәхетле кеше.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: