Шәһри Казан

Бүләк сайлап йөреп, ковид эләктерүең бар

ТР буенча Роспотребнадзор  коронавирус белән авыручылар саны артуын яңа ел алды мәшәкате белән бәйләде.

Санитар табиблар сәүдә үзәкләрендә йөргәнда организмны төп яклау чаралары: битлек (маска) кию, социаль дистанцияне саклау һәм антисептиклар куллану дип кат-кат искә төшерә.

ТР Баш дәүләт санитар табиб урынбасары Любовь Авдонина мәгълүматлары буенча, уку елы башыннан республикада 80 укучы, 71 студент һәм 134 педагог СОVID-19 белән чирләгән. 254 авыру учагы ябылган, 31се - 27 декабрьгә кадәр күзәтү астында калачак.

Татарстанда авыру очракларының арту сәбәпләре турындагы сорауга Любовь Авдонина болай диде:

"Бүгенгә без кешеләрнең яңа ел алдыннан булган ыгы-зыгыда профилактика чаралары турында онытуларын күрәбез. Кызганычка каршы, сәүдә үзәкләрендә йөргәндә шундый күренеш күзәтелә: теге яки бу әйбер, бүләкләр сатып алырга килүчеләр битлекләрен салалар да, аны янәдән кияргә оныталар. Яңа ел алды алдыннан, әлбәттә, профилактика чараларын үтәү өлешендә без бик нык аксыйбыз".
Аның сүзләренә караганда, шундый ук хәл җәй көне ялларга киткәндә күзәтелгән: ял иткән вакытта кешеләр тынычланып калган һәм профилактика чараларын үтәү турында онытканнар. Шул рәвешле, чирләүчеләр саны да сизелерлек арткан иде. 

Реклама

"Бүгенге көндә битлекләр кию иң мөһиме булырга тиеш, аларны кию турында сез нинди генә бүләкләр сайлап алсагыз да онытырга ярамый. Аңлашыла ки, туганнарыгызны шатландырасыз киләдер, әмма ышаныгыз, алар өчен иң кадерле нәрсә сезнең сау-сәламәт булуыгыз", - диде Любовь Авдонина.

Белгеч шулай ук сәүдә үзәкләрендә һәм Яңа ел бәйрәмнәрендә социаль дистанцияне үтәргә, битлек кияргә һәм кулларны антисептиклар белән эшкәртү турында онытмаска чакырды.

Шулай ук укырга:  Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның тагын 100 очрагы ачыкланды.

Коронавирустан беръюлы дүрт үлем очрагы расланган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: