Шәһри Казан

Дарусыз гына кан басымын төшереп буламы?

Канада галимнәре атнасына биш көн стрейчинг (буыннарны тарттыру) белән шөгыльләнгән кешеләрнең, җәяү йөрүчеләргә караганда, кан басымы тизрәк көйләнүен ачыклаган.

Профессор Филипп Чилибек сүзләренчә, стрейчинг вакытында мускулар гына түгел, кан тамырлары да тартыла, шуның белән кан йөреше яхшыра. Әмма нәтиҗәсен күрү өчен атнасына биш тапкыр кимендә 30 минут шөгыльләнергә кирәк. Шул ук вакытта көненә өч тапкыр 10 минутка бүлергә дә ярый.  Кан басымын көйләү өчен тоз ашауны, исерткеч эчемлекләрне эчүне киметегез.

Стресс аркасында да кан басымы уйнарга мөмкин. Калорияле ризыкларны ашамаска тырышыгыз.

Реклама

Якынча диета: бер көнгә бөртеклеләр 7 порция (1 порция – ипи кисәге, 1/2 стакан макарон, ярты тәлинкә ботка); җиләк-җимеш: көненә 5 порция (1 порция – уртача зурлыктагы бер 1 җиләк-җимеш); яшелчә: көненә 5 порция (1 порция – ярты стакан пешкән яшелчә); майсыз сөт продуктлары – тәүлегенә 2–3 порция (1 порция – 50 гр сыр яки 0,15 литр сөт); орлык, кузаклылар, чикләвек – атнага 5 порция (1 порция – 40 гр коры продукт); терлек һәм үсемлек майлары көненә 3 порция (1 порция – бер чәй кашыгы зәйтүн яки җитен мае). Баллы ризыклар атнага биш тапкырдан да артык түгел (1 чәй кашыгы бал яки кайнатма). Сыеклык көненә 2 лит (су, чәй, сок). Аксым – 0,2 кг майсыз ит яки балык, йомырка. Фастфуд, казылык, консерва, майлы ит, кәнфит, печенье ашамаска кирәк. Газлы су эчү дә тыела. Ризыкны көненә биш тапкыр зур булмаган порциядә (якынча 200 гр) ашагыз.

Фото: https://pixabay.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: