16+

Илшат Вакказов: "Марафонда катнашу бушка, ләкин штрафлар каралган"

Танылган алып баручы, спортчы, футбол буенча Татарстан чемпионы Илшат Вакказов һәрвакыт хәрәкәттә. Кайчан гына шалтыратсам да, ул йә йөгерү, йә җәяү йөрү белән мәшгуль. Әле пандемия вакытында марафон да оештырып җибәргән.

Илшат Вакказов: "Марафонда катнашу бушка, ләкин штрафлар каралган"

Танылган алып баручы, спортчы, футбол буенча Татарстан чемпионы Илшат Вакказов һәрвакыт хәрәкәттә. Кайчан гына шалтыратсам да, ул йә йөгерү, йә җәяү йөрү белән мәшгуль. Әле пандемия вакытында марафон да оештырып җибәргән.

- Илшат, иң элек ничек алып баручы булуың турында беләсем килә. Кайда белем алдың? Алып бару эшенә ничек кереп киттең?
– Казан дәүләт аграр университетын тәмамладым. Минтимер Шәймиев укыган факультетта укыдым. Университетта укыганда, клубта дискотекалар, төрле бәйрәмнәр алып бара башладым.

– Алып барган тәүге бәйрәм яки концертны хәтерлисеңме?
– Беренче тапкыр “солянка” алып бардым. Гөлназ Сәфәрова чакырды мине. Ялгышмасам, Апас районы иде ул. “Солянка”ларның иң популяр чагы. Зал шыгрым тулы иде. Ә зур концерт белән Ринат Рәхматуллин төркемендә Уфага бардым. Башкортстанда бик җылы кабул иттеләр, уен-көлкене дә аңлыйлар. Гади, әмма хәйләкәр халык.

- Җор теллелек каннан киләме?
– Әтинең туганнары гармунда уйный. Әтинең әнисе Рәшидә әби бик матур сөйләшә, хәтере дә яхшы иде. Менә аннан да килгән дип уйлыйм. Фәнил абый да (Фәнил Вакказов - авт.) – танылган кеше. Аның аша да танылу китте. Аның туен алып бардым.

- Илшат, футбол һәм йөгерү белән кайчан мавыга башладың?
– Үземне белә башлаганнан бирле. Футбол уйнарга яратам. Университет өчен футбол уйный идем. Йөгерү марафоннарында бик еш катнашам. 10 һәм 21 чакрым ераклыкка йөгергән бар. Мәктәптә укыганда ук йөгерә идем. Әни, мине табар алдыннан, Сабага, ашыга-ашыга, биш чакрым җәяү менгән. Җәяү йөргәннән соң табылган егет мин. Бәлки шуңа да йөгерергә яратамдыр.

– Илшат, иртәләрен йөгерү буенча марафон башлап җибәргәнсең. Ничә кеше җыелды?
- Пандемия вакытында эш тукталды. Уразадан соң, үземә сүз бирдем дә йөгерә башладым. Инстаграмда күреп, миңа кушылырга теләүчеләр барлыкка килде. Уйладым-уйладым да төркем ачарга булдым. Шулай итеп, 18ләп кеше җыелды. Барысы да төрле өлкәдә хезмәт куя. Бер-беребездән күп нәрсәгә өйрәнәбез. Алар миннән, мин алардан өйрәнәм.

– Марафонны нинди максат белән оештырдың? Анда нәрсә эшләргә кирәк?
- Марафон ябыгу һәм спорт буенча үзеңне камилләштерү максатыннан оештырылды. Сәламәтлек өчен мөһим бу. Аннан соң без Казанда – Россиянең спорт башкаласында яшибез бит. План буенча йөгерәләр, ашыйлар, эчәләр, китаплар укыйлар. Көн дә хисап тоталар. Марафон атна саен дүшәмбедән шимбәгә кадәр бара, якшәмбе ял итәбез. Бүген, мәсәлән, без Газинур Фәйзуллин белән бергә йөгердек. Көзен узачак марафонга әзерләнәбез. Кемнәрнең теләге бар, төркемгә кертәм. Мөрәҗәгать итсеннәр.

- Марафонда иң кыены нәрсә? Нәтиҗәләре бармы инде?
- Бүген нәтиҗәләр әйбәт. Кызлар иртән йөгерүгә чыгып, ялкаулыкны җиңә. Иң авыры – иртә белән чыгып йөгерү. Һәр кешедә берничә Эльвира, берничә Илшат бар. Берсе – ялкау, берсе – тагын да ялкау, берсе – тырыш һәм башкалар. Иртән торган кешенең көне буена планы була. Йөгергән вакытта башка шәп идеяләр килә. Миндә, мәсәлән, марафонга үзгәрешләр кертү теләге уяна.

- Марафон кайчанга кадәр дәвам итәчәк? Катнашу түләүлеме?
- Аның билгеле сроклары юк. Түзгән көчлеләр калачак. Кыш көне дә оештырырга җыенам, Алла боерса. Катнашу бушка, әмма планны үтәмәгән очракта, штрафлар каралган.

- Илшат, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга теләүчеләргә киңәшләрең?
- Актив булырга, спорт белән шөгыльләнергә һәм спортны яратырга кирәк. Күбрәк җәяү йөрегез. Йөгермәсәң дә, җәяү йөрү бик файдалы. Ни өчен элеккеге кешеләр озак яшәгән? Чөнки алар җәяү йөргән, дигән фикердә мин. Иң мөһиме – хәрәкәттә булырга кирәк.

Эльвира Шакирова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading