16+

Коронавирустан тагын ике кешенең вафат булуы ачыкланды

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын ике кешенең вафат булуы ачыкланган. Вируслар тәгаенләнгән.

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын ике кешенең вафат булуы ачыкланган. Вируслар тәгаенләнгән.

1975 елда туган ир-ат хастаханәгә пневмония диагнозы белән китерелә. Хроник авырулары кискенләшүе сәбәпле, хәле бик каты начарлана. 1955 елда туган ир-ат исә коронавирус инфекциясе белән хастаханәгә салына. Йөрәк-кан авырулары да була. Мәрхүмнәрнең үлү сәбәбе патологоанатом экспертизасы нәтиҗәсендә тәгаенләнгән.

Шулай итеп, Татарстанда яңа вирустан үлүчеләр саны 134кә җитте.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, дуслар. Хәбәр иткәнебезчә, узган тәүлектә Татарстанда 83 кешенең коронавирус йоктыруы билгеле булды. Бу хакта укырга: Абау! Татарстанда ковид йоктыручылар саны арта!

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading