16+

Йоклар алдыннан телефонда “утыру”ның зыяны

Йоклар алдыннан телефонда “утыру” гадәте сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин. Беренче чиратта, аның аркасында йоклап китү авырлаша.

Йоклар алдыннан телефонда “утыру”ның зыяны

Йоклар алдыннан телефонда “утыру” гадәте сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин. Беренче чиратта, аның аркасында йоклап китү авырлаша.

Белгечләр әйтүенчә, төнлә мелатонин секрециясе, көндезге сәгатьләр белән чагыштырганда, биш тапкырга арта. Зәңгәр яктылык челтәр катлауга эләккәч, баш мие аны көн яктысы буларак кабул итә, шуңа күрә мелатонин эшләп чыгару кими.

Моннан тыш, күрү начарая. Кеше күзләрен йомгаларга онытканга мөгез катлау корылана. Әгәр кеше яны белән ятса, бер күзгә йөкләнеш арта. Шулай ук тиренең картаюы тизләнә, чөнки зәңгәр яктылык ультрашәмәхә кебек үк тәэсир итә. Тире тупасланырга, каралырга, җыерчыклар барлыкка килергә мөмкин. Кешедә шулай ук "смартфон бармагы" синдромы, икенче төрле – тендовагинит үсеш алуы бар. Бу – баш бармагының хәрәкәтчәнлеген тәэмин итә торган сеңернең ялкынсынуы.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading