Татарстан Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров үзенең чыгышында халыкара конференцияне оештырудагы ярдәме өчен Россия һәм Татарстан җитәкчеләренә рәхмәт әйтте.
— Халыкара конференция ЮНЕСКОның Казан декларациясен кабул итте. Бу декларациядә климатка крата халыкара игътибар зарурлыгы, мәдәни һәм дини мирасны, шулай ук табигать мирасын саклау, Пальмираны торгызу мәсьәләләре теркәлде,-диде Григорий Орджоникидзе.
Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының Беренче Президенты, ЮНЕСКОның игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиевнең чыгышы конференциядә катнашучыларга көчле тәэсир ясады.
— Конвенция кабул ителүгә 50 ел тулуга багышланган конференцияне үткәрттермәү өчен төрле киртәләр куйдылар. Безнең республикада “Без булдырабыз!” дигән шигарь бар. Ләкин без конференцияне үткәрттермәүне булдыра алмыйбыз. Шушы конференцияне үткәрә алуыбыз белән горурланачакбыз, искә алып сөйләячәкбез әле. Салкында, кыш көнендә килгәнегез өчен рәхмәт! Декабрь салкыннарында кайнар эшләдек. Сөйләшеп сүзләр бетмәде, шунлыктан, җәй дә килегез! Гыйрактан Ибн Фадлан заманында безгә җәяүләп тә килгән,-диде Минтимер Шәймиев.
Россия Президенты Владимир Путин указы һәм ил җитәкчелеге теләктәшлегендә, Болгарда ислам динен ирекле рәвештә кабул итүгә 1100 ел тулуның дәүләт югарылыгында зурлап билгеләп үтелгәнлеген дә телгә алды ул.
Комментарийлар
0
0
Без булдырабыз, дип, бөтен Татарстанны үзләренең собственностьлары ясап бетерделәр инде, дия безнең күрше бабай!)
0
0