16+

Чит илләргә очарбыз... көз җиткәч

Быел халыкара авиаочышлар көз көне генә гамәлгә ашырылыр, мөгаен.

Чит илләргә очарбыз... көз җиткәч

Быел халыкара авиаочышлар көз көне генә гамәлгә ашырылыр, мөгаен.

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров 15 июльдә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә әнә шулай фаразлады.

- Коронавирус пандемиясе сәбәпле, әлегә үзбикләнү режимы саклана. Россиядә инде көньяк юнәлешләргә очышлар яңартылды, ә чит илләргә, мөгаен, көз көне генә оча башларбыз, - диде ул.
Андрей Егоров сөйләгәнчә, коронавирус авиапассажирлар йөртүне 2 мәртәбәгә киметкән. Татарстанда узган ел шушы вакытка 1 миллион 900 мең кешегә хезмәт күрсәтелгән булса, быел әлеге сан-900 мең. Казан, Чаллы һәм Бөгелмә аэропортлары федераль ярдәм алган. Россиянең эчке авиарейслары федераль үзәктән субсидияләнә. “Бегишево” аэропортын төзекләндерүнең икенче этабы дәвам итә. “Татнефть” җәмгыяте ярдәмендә Бөгелмә аэропртына да реконструкция үткәреләчәк. “Казан” халыкара аэропортын үстерү эшләре башкарылды.
 - Республикада совет заманнарындагы кебек һәр районга самолетлар очышы инде булмас, моңа алай ихтияҗ да юк. Татарстанда юллар, автобус маршрутлары яхшы, автомобильләр дә күп. Шәхси вертолетлар да күп Татарстанда, әлеге очкычлар федераль теркәүдә, - диде Андрей Егоров.
- ТАССРның 100 еллыгында безнең авиакомпаниягә 5 ел гына тулды әле. Шушы вакыт эчендә 1 миллион 91 мең 224 пассажир йөрттек, - дип башлады үзенең сүзен “ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясе генераль директоры Петр Трубаев.

“ЮВТ АЭРО” республика авиакомпаниясе. ЮВТ хәрефләре Юго-Васок Татарстана сүзләренең кыскартылмасы. Петр Трубаев хәтергә алганча, авиакомпания үзенең тәүге очышын 2015 елның 17 июлендә Бөгелмәдән Мәскәүгә (Домодедово) ясаган. Хәзер биредә Россиянең 30 шәһәренә очышлар үткәрелә. Мәсәлән: Барнаул, Волгоград, Геленджик, Горно-Алтайск, Пермь, Сугргут, Томск, Ханты-Мансийск, Чиләбе,..
- Пандемиягә бәйле рәвештә чит илләргә очышлар үткәрелмәгәнлектән, илебезнең Алтай, Геленджик, Ярославль, Себер тарафларына барулар артты. Себер якларыннан да самолетларыбыз пассажирлар белән туп-тулы булып кайта. Тиздән Минеральные воды юнәлешендә очышлар ачыла, - диде Петр Трубаев.
Россиянең төбәкара очышлары субсидияләнә. Авиакомпания җитәкчелеге аңлатканча, бу билет өчен түләнгән акчаның бер өлеше пассажирга кире кайтарыла дигән сүз түгел. Субсидия авиакомпанияләргә ярдәм максатыннан бирелә, әлеге субсидия булмаса, билетны тагын да кыйммәтрәк бәядән алырга туры килер иде.
“ЮВТ АЭРО” компаниясендәге авиапаркы тулысынча диярлек Канадада һәм АКШта җитештерелгән  очкычлардан гыйбарәт. Хәер, вертолетларның икесе үзебезнеке: Ми-8 һәм “Ансат”.  
- Мин һөнәрем буенча профессиональ очучы, барлыгы 11 мең километр/сәгать очыш ясадым. Ахырда җитди һәм катлаулы Ту-154 очкычында эшләдем. Хәзер пассажир инде, әлбәттә. Авиацияне якыннан беләм һәм яратам. Без 2017 елда Мюнхенда Bomdardier Aerospace компаниясе тарафыннан “Европада иң ышанычлы авиакомпания” дигән һөнәри бәяләмә алдык. Имин һәм уңайлы очышлар тәэмин итү-безнең төп бурыч, - диде Петр Трубаев.

Фото: http://pixabay.com

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading