16+

Казан - 115 милләтнең уртак йорты

24 декабрьдә Казан шәһәренең милләтара һәм конфессияара координацион советы белән Татарстан Республикасында телләр турындагы канунны Казанда гамәлгә ашыру буенча муниципаль комиссиянең уртак утырышы узды.

Казан - 115 милләтнең уртак йорты

24 декабрьдә Казан шәһәренең милләтара һәм конфессияара координацион советы белән Татарстан Республикасында телләр турындагы канунны Казанда гамәлгә ашыру буенча муниципаль комиссиянең уртак утырышы узды.

 – Казанда быелның 1 декабренә 40 мең чит ил гражданы яши. Быелның 11 аенда башкалага 155 илдән килеп киттелә. Болар: эшкә яки укырга килүчеләр, шәхси эшләре белән килүчеләр һәм туристлар. Быел 2 мең чит ил кешесе Россия Федерациясе гражданы булыр өчен гариза кертте, – дип әйтеп үтте үзенең чыгышында Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Андрей Шулепов.

Чит ил гражданнары җирле кануннарны үтәргә тырышып яши. Шулай да, араларында җәмәгать тәртибен бозучылар да очраштыргалый икән. Быел хөкем карары нигезендә 190 кеше үз илләренә мәҗбүри кайтарып җибәрелгән.

Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы урынбасары Алия Заһидуллина сөйләгәнчә, районда эш кәгазьләре һәм кабул итүләр ике дәүләт телендә алып барыла. Мәдәният йортларында 52 милли иҗат коллективы эшли.
 – Безнең районнардагы татар балаларының 76 проценты татар телен өйрәнә. Татар балалары өчен төрле фестивальләр оештырыла, – диде Алия Заһидуллина.
 Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов үзе дә татар телен өйрәнә башлаган.

Казан шәһәр Думасы каршындагы Яшьләр парламентының мәдәният, телләрне саклау һәм милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча комиссиясе рәисе Идел Кыямов киләсе 2021 елда – республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында башкарырга җыенган эшләре белән таныштырды.
 – Җәмәгать транспорты тукталышларының, шулай ук игълан такталарындагы белдерүләрнең татарча дөрес язылышын барлап чыгачакбыз. Мәдәниятләрне пропагандалаучы видеороликлар сериясе булдырырга тәкъдим итәбез. Танылган җәмәгать эшлеклеләре һәм дин әһелләре катнашында яшьләр форумнары оештыру планы бар, – диде Идел Кыямов.
 Татарстан Республикасында Халыклар ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев Казанда этнопарк төзергә хыяллана.
 – Коронавирус пандемиясе шартларында мондый этнопарк аеруча мөһим. Биналар эченә җыелышу санитар яктан хәвефле, ә төрле милләтләр вәкилләре шушы этнопаркка килеп, милли бәйрәмнәрен үткәрер иде. Ул башка халыкларга, туристларга да күңелле булачак, – диде  ул.

Константин Яковлев милли-мәдәни автономияләрнең Казанда үз милләтләренең данлыклы шәхесләре исемендәге урамнарны күрергә теләүләрен әйтте. Милләтләр үзләренең танылган шәхесләренә бюстларны үз акчасына да ясатырга әзерләр икән. Константин Яковлев фикеренчә, мондый гамәлләр Татарстанда милләтара дуслыкны һәм үзара хөрмәтне ныгытачак.
______________________________________
“Халыкларның милли телләрен, гореф-гадәтләрен саклау безнең өстенлекле эшчәнлек юнәлеше булды һәм шулай булачак”. (Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов).

kzn.ru  һәм Дамир Бәдриев фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading