16+

Казанда 9 майда тамашачылар катнашында Җиңү парады була

Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышлап, Татарстанда үткәреләчәк мәдәни-спорт чаралары белән таныштырылды.

Казанда 9 майда тамашачылар катнашында Җиңү парады була

Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышлап, Татарстанда үткәреләчәк мәдәни-спорт чаралары белән таныштырылды.

Ветераннар “хәтер сафы”на күченә
Татарстанда 2015 елда гына да әле 76 мең 839 сугыш һәм тыл ветераны исәпләнгән булса, быел инде аларның саны-24 мең 416. Сугыш хәрәкәтләрендә катнашканнар – 435, сугыш инвалидлары – 169, Ленинград блокадасын кичергәннәр – 128, фашист концлагерьларында тоткынлыкта булганнар 139 кеше.
 – Бөек Җиңү яулаган сугышчылар белән тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы һәм фидакарьлеге даны мәңгелек! Кызганыч, ветераннарның сафы елдан-ел кими, ләкин алар халык хәтерендә. Сугыш ветераннарына түләүләр башкарылды, 17 ветеранның фатирына ремонт ясалды, 26 мең кеше медицина каравы узды. Сугыш һәм тыл ветераннарына Россия Федерациясе Президентының, шулай ук Татарстан Республикасы Президентының котлаулары тапшырыла. Сугыш ветераннарына акчалата түләүләр бирелде, азык-төлек тупланмалары өләшү дәвам итә. Ветераннарның җәмәгать оешмаларына рәхмәт! Алар яшьләрдә ватанпәрварлык тәрбияләүдә актив катнашалар, – диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.
 – Зәй шәһәрендә композит чималдан ясалган һәйкәл янды, бу мәсьәләдә нинди чаралар күрелде? – дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
– Әлеге күңелсез очрактан соң, җитди сөйләшүләр үткәрелде, балаларга да һәйкәлләргә хөрмәтле караш булырга тиешлеге аңлатылды. Зәйдә янып юкка чыккан һәйкәл нигезенә 9 майга кадәр яңа һәйкәл урнаштырылачак, сын инде әзер. Республикада башка урыннарда композит чималдан ясалган һәйкәлләр юк, – дип җавап кайтарды Ләйлә Фазлыева.

“Кызыл кәнәфер”
Республиканың яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов сөйләгәнчә, Бөек Җиңүгә багышланган чараларда яшьләр дә теләп катнаша. Волонтерлар 21 апрельдән башлап, мәйданнарда һәм зур сәүдә үзәкләре янында инде 250 мең Георгиев тасмасы тараткан.
 – “Кызыл кәнәфер” акциясе 1 майдан 22 июньгә кадәр бара. Значокларны сатып алудан кергән акча ветераннарга ярдәм күрсәтүгә тотылачак, – диде Дамир Фәттахов.

Сугыш ветераны яшәгән йорт каршыннан курсантлар һәм “Яшьармиячеләр” хәрәкәте егетләре белән кызлары “парад” сафында уза. Казан Кремлендә 5 майда 13.00 сәгатьтә “Җиңү вальсы” була. Республика джигитовка үзәгендә 6 майда 10.00 сәгатьтә “Ак җәйдак” театраль тамаша үткәрелә. Татарстан Президенты 7 майда 10.30-13.00 сәгатьләрдә Муса Җәлил исемендәге театр каршында ветераннар белән очраша. “Урам” экстрим паркында 8 майда экстрим спорт буенча республика фестивале оештырыла. Казан Кремлендә 9 майда 10.00-17.00 сәгатьләрдә “Җиңүгә юл” уен-бәйге үткәрелә.

“Үлемсез полк” йөреше үткәрелми
Санитар иминлек максатыннан, урамнарда фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре фоторәсемнәрен тотып, массакүләм йөреш  быел булмый. “Үлемсез полк” акциясе әлегә онлайн рәвештә оештырыла. Катнашырга теләсәң, ветеран фоторәсемен 2021. polkrf.ru адресына җибәрергә кирәк.
 
 Сугыш темасы сәхнәдән төшми
– Театрлар сәхнәсендә сугыш темасына әсәрләр ел дәвамында куела. Җиңүгә багышлап республикада бүгеннәрдә 200 мәдәни чара үткәреләчәк. Муса Җәлил исемендәге театрда Татарстанның сәнгать осталары 7 майда ветераннар хөрмәтенә зур концерт бирә.  Татарстандагы кинотеатрларда “Девятаев” нәфис фильмы күрсәтелә башлады,-дип хәбәр итте республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова.

Парад урыны – Меңъеллык мәйданы
Казан шәһәр Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов хәбәр иткәнчә, Казанда 9 майда Меңъеллык мәйданында Җиңү парады була. Казан гарнизоны сафларыннан соң, легендар Т-34 танкы катнашында мәйданнан хәрби техника уза.

Казан Кремленең көньяк үзәнлегендәге Меңъеллык мәйданында Парад 10.00 сәгатьтә башлана.

 – Тамашачыларның 9.30 сәгатькә кадәр килеп җитүләре сорала. Мәйданга кергәндә тикшерү вакытны алачак. Санитар таләп буенча битлек булу тиеш, температурасы югары булган кешеләр мәйданга кертелми. Парадка репетиция үткәрелгәндә һәм 9 майда Парад вакытында Меңъеллык мәйданында транспорт хәрәкәте чикләнә,-дип искәртте Азат Абзалов.

Республика һәм шәһәр җитәкчелеге 9 майда Җиңү паркында Мәңгелек ут манументына чәчәкләр сала. Җиңү паркында 11.00 сәгатьтә мәдәни программа башлана. Меңъеллык мәйданында 21.00 сәгатьтә мең кешеле хор сугыш еллары җырларын башкара.

  «Җиңү тәрәзәләре»

 Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышлап, йортлар тәрәзәләренә гаиләгездәге яки туганыгыз булган фронтовикның фоторәсемен, Георгиев тасмасын, Җиңү темасына ясалган плакатларны беркетеп куярга мөмкин. Бу бәйрәм рухын арттырачак, бердәмлек хисен көчәйтәчәк.

 Казан-Хезмәт даны шәһәре

 Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин указы нигезендә, Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарьлеге өчен, Казанга “Хезмәт даны шәһәре” мактаулы исеме бирелде. Азат Абзалов әйткәнчә, “Казан-Хезмәт даны шәһәре” стеласы проекты эшләнгән. Озакламыйча әлеге стела Казанга керү юлларының берсенә урнаштырылачак.

Җиңү салюты
Казансу елгасы буенда 9 майда 22.00 сәгатьтә Җиңү салюты атыла.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading