Шәһри Казан

Рөстәм Миңнеханов алимент түләмәүчеләр турында: «Кызганыч, барлык ата-ана да үз баласы турында кайгыртмый»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль суд приставлары хезмәте коллегиясенең күчмә утырышында катнашты. Утырыш Казан Ратушасында РФ Суд приставлары федераль хезмәте директоры – Баш суд приставы Дмитрий Аристов рәислегендә узды.

Үзенең сәламләү сүзендә Дмитрий Аристов Татарстан Республикасының барлык дәүләт органнарының конструктив хезмәттәшлегенең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте, һәм Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе эшчәнлеге ачык дәлил булып тора ала, дип билгеләп үтте. «Идарә үз эшенең нәтиҗәләре белән республикада социаль-икътисадый мәсьәләләрне хәл итүгә зур өлеш кертә. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында гына да суд приставлары һәм башкаручылары илнең бюджет системасына 2 млрд. сум тирәсе акча түләттергән. Аларның 1,5 млрд.тан артыгы республика бюджетына кергән», - диде Федераль суд приставлары хезмәте директоры.

Ул хәбәр иткәнчә, республикада түләттерелгән административ штрафларның 60%тан артыгы ГАИ штрафлары тәшкил итә. Беренче 6 айда Суд приставлары 240 млн. сумнан артык суммага 380 мең ЮХИДИ карарын гамәлгә ашырган.

Дмитрий Аристов сүзләренә караганда, Татарстанда суд приставлары эше нәтиҗәсендә хезмәт хакы буенча 91 млн. сум бурыч түләттерелгән. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар буенча түләттерелгән сумма якынча 324 млн. сум тәшкил иткән.

Федераль суд приставлары хезмәте директоры республика җитәкчелегенә матди-техник базаны ныгыту өлешендә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Соңгы 2 елда суд приставларының 9 бүлекчәсе хезмәткәрләре һәм килүчеләре өчен уңайлы шартлар тудыруда ярдәм күрсәтелде», - дип ассызыклады Дмитрий Аристов.

Рөстәм Миңнеханов республикада суд приставлары хезмәте белән җайга салынган нәтиҗәле хезмәттәшлекне билгеләп үтте. Аннары Татарстан Президенты чыгышы текстын китерәбез:

«Хөрмәтле Дмитрий Васильевич, коллегияне үткәрү урыны итеп республикабызны сайлаганыгыз өчен Сезгә рәхмәт белдерәсем килә. Татарстан – төп социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында лидерларның берсе. Республиканың икътисадый потенциалы мөһим социаль мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә. Әмма безнең эшнең төп критерие – халыкның тормыш сыйфаты.

Суд приставлары хезмәте гражданнарның хокукларын яклауга, уңай эшлекле климат булдыруга зур өлеш кертә. Хезмәт гражданнарны борчыган иң кискен мәсьәләләрне хәл итүдә алдынгы урында тора. Бу белгечләрдән һәр эшкә индивидуаль якын килүне таләп итә.

Суд приставларына йөкләнеш елдан-ел арта. Дөрес идарә итү карарлары эш күләмен генә башкарып калмыйча, аның нәтиҗәлелеген дә арттырырга мөмкинлек бирә. Технологик карарлар, шул исәптән ведомствоара хезмәттәшлек һәм мәгълүматны дистанцион алу системаларын үстерү аеруча әһәмияткә ия.

Суд приставлары хезмәте кертүче яңалыклар уңай нәтиҗә бирә. Әйтик, узган ел республикада суд приставлары хезмәте һәм гомуми юрисдикция судлары арасында башкарма һәм процессуаль документлар алмашу буенча электрон документ әйләнеше кертелде. Проектны тормышка ашырганнан бирле Татарстан судлары суд приставларына 73 меңнән артык башкарма документ җибәргән, шул исәптән 40 меңе – быел. Хәзерге вакытта мондый хезмәттәшлек җәмәгать судьялары белән оештырыла. Тест үтү соңгы этапта уза.

Шулай ук социаль әһәмияткә ия булган категория җитештерүләрен контрольдә тоту хезмәте күрсәтә торган чараларны да билгеләп үтәсем килә. Беренче чиратта, алиментларны түләттерү турындагы производстволар – алынган сумма елдан-ел арта бара. Хезмәт хакын түләттерү, социаль якланмаган гражданнарга торак бирү, шулай ук дару препаратлары белән тәэмин итү буенча да хәл тотрыклы.

Республикада бюджетны тулыландыру һәм салым бурычларын киметү аерым контрольдә тотыла. Бу эштә республика Хөкүмәте каршында оештырылган ведомствоара штаб мөһим роль уйный. Штаб эше кысаларында тормышка ашырылган хезмәттәшлек механизмы мөһим проблемаларны ачыкларга һәм аларны хәл итүдә ярдәм итәргә, дәүләт органнары өчен өстәмә мөмкинлекләр тудырырга мөмкинлек бирә.

Реклама

Бюджетка керемнәрнең артуы шулай ук суд приставларының эшен дә тәэмин итә. «Юл приставы» аппарат-программа комплексы һәм «Мобиль эзләү» кушымтасы белән планшетлар кулланып, бурычлыларның йөзләгән машинасы да кулга алынган инде.

Мөһим мәсьәлә – суд приставлары хезмәте бүлекчәләренә йөрүче гражданнар өчен дә, хезмәткәрләрнең үзләре өчен дә уңайлы шартлар тудыру. Соңгы 2 елда республиканың суд приставларының 9 бүлеге электрон чират, видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылды. Тагын 3 бүлекчәдә ремонт эшләре бара.

Без куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирәбез. Бүген республикада суд биналарының куркынычсызлыгы һәм террористик юнәлештәге җинаятьчел гамәлләрне кисәтү системасы эшли. Барлык судлар һәм җәмәгать судьяларының суд участоклары заманча техник саклау чаралары белән тәэмин ителгән. Бу юнәлештә эш дәвам итә.

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Бүгенге фикер алышу нәтиҗәләре Законлылык һәм социаль гаделлек дәрәҗәсен арттыруга өстәмә этәргеч бирер дип өметләнәм. Барыгызга да яхшы эшләр телим».

Дмитрий Аристов үз нотыгында Федераль суд приставлары хезмәтенең 2022 елның 6 ае эшенә йомгак ясады. Әйтик, суд пристав-башкаручылары тарафыннан түләттерелгән гомуми сумма 515 млрд. сумнан артып киткән. Россия Федерациясенең берләштерелгән бюджетына 166 млрд. сумнан артык акча күчерелгән. 2021 елның беренче ярты еллыгында әлеге күрсәткеч 32 млн. тәшкил иткән, агымдагы елның 6 аенда Россия Федераль суд приставлары хезмәтендә 89 млн. башкарма производство булган, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 7,8 млн. арткан.

Хисап чорында 11 миллионнан артык бурычлы кешегә карата Россиядән чыгуны вакытлыча чикләү турында карар кабул ителгән. 339 мең башкарма производство кысаларында бурычлы транспорт чаралары белән идарә итүнең махсус хокукыннан файдалануга вакытлыча чикләү турында карарлар гамәлдә булган.

Дмитрий Аристов билгеләп үткәнчә, хезмәт хакы буенча бурычларны түләттерү турында башкарма документлар таләпләрен мәҗбүри үтәү суд приставлары хезмәте өчен мөһим булып кала. Башкарма производстволарның 72%ы кысаларында хезмәт хакы тулысынча яисә өлешчә түләтелгән. Алынган сумма 3,2 млрд. сум тәшкил иткән.

Мәҗбүри характердагы чаралар ярдәмендә 21 млрд. сумга якын алимент түләүләре алынган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6,1 млрд. сумга күбрәк. Балаларның алиментлар алуга хокуклары гамәлгә ашырыла торган башкарма производстволарның өлеше 85%тан артып киткән. Алимент буенча бурычлы кешеләргә карата шулай ук административ хокук бозулар турында 61 меңгә якын эш кузгатылган. Алимент түләүдән качып йөрүче затларга карата 32 меңгә якын җинаять эше кузгатылган.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашу барышында Рөстәм Миңнеханов шулай ук алиментларны түләттерү мәсьәләсенә дә тукталды. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда 2022 елның беренче яртыеллыгында бурычлылар 291 млн. сум күләмендә алимент түләгән. «Ата-аналар үз балалары өчен җаваплы. Тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин, гаилә таркала ала. Кызганычка каршы, барлык ата-аналар да үз балалары турында кайгыртмый. Мин суд приставларына алиментлар түләтү буенча башкарылган зур эшләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бу – безнең гражданнарны яклау, балалар хокукларын тәэмин итү. Мин киләчәктә дә бу тема аерым контрольдә булуын сорыйм», - дип ассызыклады ТР Президенты.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: