Шәһри Казан

Рөстәм Миңнеханов Казанда «Рауза» мәчетен ачу тантанасында катнашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Рауза» мәчетен ачу тантанасында катнашты. Яңа дини учреждение Сеченов ур., 21 нче йортта урнашкан. Мәчетне ачу тантанасы изге Коръән сүрәсен укудан башланды.

Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.

Кунаклар шулай ук мәчетне карап чыктылар, көндезге намазда катнаштылар.

Чарада Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.

Реклама

«Рауза» мәчете – ике манаралы ике катлы кирпеч бина, подвал каты да бар. Объектның гомуми мәйданы 1,4 мең кв. м. ирләр өчен гыйбадәт залы 300 кешегә исәпләнгән, хатын-кызлар өчен балкон 75 кешегә исәпләнгән.

Мәчеттә шулай ук дини йолалар һәм тантаналар (никах, исем кушу һ.б.лар), чәй мәҗлесләре өчен бүлмәләр, конференц-зал, уку сыйныфлары, гардероблар, имамнар һәм укытучылар, шул исәптән сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр өчен бүлмәләр бар.

ТР Президенты Матбугат хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: