Ике атна дәвамында, 17-28 февраль көннәрендә, республиканың барлык мәктәпләрендә Парламент дәресләре узачак.
Скопировать ссылку
Ике атна дәвамында, 17-28 февраль көннәрендә, республиканың барлык мәктәпләрендә Парламент дәресләре узачак.
Быел укучылар белән ачыктан-ачык сөйләшү темасы Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән бәйле булачак. Ул “Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!» дип исемләнгән.
Парламент дәресе проекты быел инде 17нче тапкыр уздырыла. Ел саен аңа башлангыч бирү алдыннан Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент дәресләрен оештыруда һәм уздыруда катнашкан укытучылар белән очраша. Бу юлы да Парламент бинасында тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары җыелды.
Комментарийлар