16+

Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстан – Яңа гасыр» сайлау процессында актив һәм турыдан-туры катнашырга тиеш»

25 февраля 2025, 16:06
756
0
0
Уку өчен 4 минут

Бүген Казан дәүләт аграр университетында «Татарстан – Яңа Гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы утырышы узды.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстан – Яңа гасыр» сайлау процессында актив һәм турыдан-туры катнашырга тиеш»

Бүген Казан дәүләт аграр университетында «Татарстан – Яңа Гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы утырышы узды.

«Татарстан – Яңа Гасыр» хәрәкәтнең Югары советы әгъзалары быел көзен узачак Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау кампаниясендә катнашу турында фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, иҗтимагый хәрәкәтнең Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. 
Утырышны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин узган елда республика тормышында булган төп сәяси вакыйгаларны искә төшерде – Россия Федерациясе Президентын сайлаулар (Татарстан буенча сайлауларга килү 84,6% тәшкил иткән), шулай ук җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар (71,6% сайлаучы катнашу белән узган,  тулаем ил белән чагыштырганда күбрәк). «Мондый катлаулы шартларда безнең республика Россиянең терәк төбәге булуын кабат исбатлады, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Саннар һәм халыкның сайлауларда катнашуы республиканың югары закон чыгаручы хакимияте органын формалаштыруга кызыксынучан мөнәсәбәтен күрсәтә. Шул ук вакытта сайлауларның сәяси конкуренция шартларында узуы мөһим иде, нәтиҗәдә күппартияле парламент формалаштырылды».

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советында «Бердәм Россия» һәм «КПРФ» партияләре фракциләре формалаштырылган, «ЛДПР», «Яңа кешеләр», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен» партияләреннән вәкилләр, шулай ук үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр дә бар. Моннан тыш, җиденче чакырылыш Дәүләт Советында 7 парламентарийдан торган «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме төзелгән. «Алар барысы да парламент тәҗрибәсен тупланган кешеләр, шуңа күрә депутатлар төркеменнән тиешле закон чыгару активлыгын көтәбез», – дип ассызыклады парламент җитәкчесе. 

Быелгы бурычлар турында сөйләгәндә, парламент җитәкчесе «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәтенең 2025 елгы җаваплы сайлау кампанияләрендә – Татарстан Рәисен һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларда катнашуы мөһимлеген  ассызыклады. «Республика башында көчле һәм тәҗрибәле лидер, республиканы алга алып барырга сәләтле, алдан күрүчән җитәкче булырга тиеш, һәм, әлбәттә, хакимиятнең җирле вәкиллекле органнарының нәтиҗәле, халык мәнфәгатьләрен якларга әзер системасы төзелергә тиеш», – дип  басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, быел татарстанлыларга җирле дәрәҗәдәге 7663 депутат сайларга туры киләчәк. 2020 елда узган муниципаль сайлауларда  7635 муниципаль депутатның 149ы (гомуми санның 1,9% ы) «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте вәкилләре арасыннан сайланган булган, бу хәрәкәтнең республиканың 32 муниципаль берәмлегендә вәкиллеген тәэмин иткән. 
«Бу муниципаль сайлау кампаниясе барышында безгә күрсәтелгән ышанычны югары дәрәҗәдә саклап калу гына түгел, аны үстерү бурычын да куябыз, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Шуңа күрә «Татарстан – Яңа гасыр» сайлау процессында актив һәм турыдан-туры катнашырга тиеш. Моның өчен программаның гамәлдәге редакциясенә таянып, башка оешмалардан аерылып торган үз сайлау алды көн тәртибен формалаштырырга кирәк. Барыннан да элек, безнең көчле якларыбызны – экологияне, территорияләрнең милли-мәдәни үзенчәлекләрен саклау, проблемаларны альтернатив хәл итүне алга җибәрү планын да файдаланып. Территориаль бүлекләр теләсә кайсы дәрәҗәдәге депутат булырга теләгән һәркемнең потенциалын үстерү өчен акселерация мәйданчыгы була ала һәм булырга тиеш тә».

Фәрит Мөхәммәтшин хәрәкәт активистларын «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәтенең яшьләр составын, лаеклы әзерлекле кандидатларны эшкә җәлеп итәргә чакырлды. Парламент башлыгы фикеренчә, гражданнарны кабул итү буенча эшне, аерым алганда, күчмә кабул итүләр уздырып, көчәйтергә кирәк. «Хезмәт коллективларында һәм гражданнар җыеннарында сайлаучылар белән очрашулар уздырырга, җирле үзидарә органнары белән  «күчмә җәмәгать кабул итү бүлмәләре» кысаларында актив эшләргә кирәк", – дип йомгаклады сүзен парламент җитәкчесе. 

Республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев 2025 елның сентябрендә бердәм тавыш бирү көненә әзерлек һәм аны үткәрү буенча төп чаралар турында сөйләде. «Татарстан Республикасы Рәисен сайлау – 2025 елның иң мөһим сайлау кампаниясе»,  – дип басым ясады  ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы. Бердәм тавыш бирү көнендә шулай ук Мәләкәс бер мандатлы округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар булачак. Мандат Геннадий Емельяновның Россия Федерациясе сенаторы – Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан вәкил итеп сайлануына бәйле рәвештә вакантлы булып чыкты.  «Моннан тыш, сентябрьдә шәһәр һәм район Советларына депутатлар сайлаулар узачак.  Тулаем Россия Федерациясендә бердәм тавыш бирү көнендә 18 субъект башлыгы сайланачак, 11 закон чыгару Җыелышы һәм 24 административ үзәк советы составы формалаштырылачак», – дип хәбәр итте Андрей Кондратьев. 

«Татарстан – Яңа гасыр» Югары советы эшендә әлеге хәрәкәттән сайланган муниципаль депутатларның хисапларын тыңлау гадәткә кергән.  Бүген «Татарстан – Яңа гасыр»ның Түбән Кама һәм Мамадыш территориаль бүлекчәләре рәисләре үзләренең округлардагы эшләре турында сөйләделәр. Төп басым гражданнарның наказларын үтәүгә ясалган.

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading