Актанышның кече һәм урта предприятиеләре республикада әйдаманга әверелгән.
Узган ел Татарстан заказчылары бердәм мәгълүмат челтәре аша 210,8 миллиард сумлык товарларга 74 352 килешү төзегән.
Чит ил товарына ябырылма
Татарстанның Сатып алулар буенча дәүләт комитеты 928 үзәкләштерелгән сатып алулар оештырган. Төбәк һәм муниципаль заказчылар күбесенчә транспорт чаралары, төрле техника, ягулык, җиһазлар, җиңел сәнәгать әйберләре, кәгазь сатып алган.
– Чит ил товарларына алмаш булдыруга әһәмият бирелә. Әгәр теге яки бу товар Россиядә җитештерелә икән, шул төрдәге товарны чит илдән сатып алу тыелган. Электрон сәүдә мәйданчыгыннан Камал, Җәлил театрлары, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе актив файдаланды, – диде Татарстанның Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зыятдинов.
Белегез, үзебезнеке сыйфатлы!
Татарстанның электрон сәүдә мәйданчыгы “федераль” дәрәҗәгә ия.
– Безнең электрон сәүдә мәйданчыгын илкүләм яссылыкка әверелдерүдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның тырышлыгы, шулай ук Россиянең вице-премьеры Марат Хөснуллинның һәм Россиянең төзелеш министры Ирек Фәйзуллинның теләктәшлеге зур булды. Россия төбәкләре арасында электрон маркетинг челтәрен иң беренче булып Татарстан ясады. Белоруссия белән Һиндстан базарларына товар урнаштыру чаралары күрелә. Кече һәм урта предприятиеләр эшчәнлегендә, гадәттә, Казан шәһәре белән Саба районы алда бара иде. Һич уйламаганда Актаныш районы әйдаманлыкка чыкты. Анда кече һәм урта предприятиеләр җитештерүчәнлекне узган ел 2023 ел белән чагыштырганда 8 мәртәбәгә арттырды. Актаныш районы җитәкчелеге эшкуарлыкны үстерүгә нык ярдәм итә, тырышлык яхшы нәтиҗә бирә. Хатыным атна саен базарга чыгып, җирле предприятиеләрнең һәм фермерларның продукциясен сатып алып кайта. Үзебездә җитештерелгән продукция, килешәсездер, сыйфатлы да, тәмле дә! – дип сөйләде “Татарстан Республикасының дәүләт сатып алулары буенча агентлыгы” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Яков Геллер.
Хыялыңны эшкә җик
Узган ел 5,5 мең эшкуарга финанс ярдәме күрсәтелгән.
– Эшкуарларга кредитлар алуда, Ислам банкингыннан файдалануда, продукцияләрен сертификатлаштыруда, күргәзмәләрдә бушлай катнашуда, товарларын чит илләргә чыгаруда булышлык күрсәтәбез. Сәнәгать паркларында эшчәнлек алып баручыларга электр энергиясе өчен ташламалар каралган. Эшкуарларга җыелма конструкцияләрдән ангарлар төзелә. Студентларга теге яки бу проектларын башкарып чыгу өчен грантлар бирелә. Әгәр эшкуар махсус хәрби операциядә катнашырга киткән икән, аның гаиләсенә эшләрне дәвам итүдә ярдәм күрсәтелә, – диде Татарстан Республикасының Эшкуарлыкка теләктәшлек фонды генераль директорының беренче урынбасары – “Мой бизнес” үзәге җитәкчесе Линара Борханова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар