– Безнең кабул итү бүлегенә йөкләнеш бик югары: 2024 елда 150 меңнән артык мөрәҗәгать булды, шулар арасында госпитализацияләр өлеше 27 процент. Бүлек аша тәүлегенә уртача 400 дән артык кеше үтә. Хәзер үзәк район хастаханәсе баш табиблары белән берлектә педиатрларның урыннарда тәүлек буе кизү торуын тәэмин итү буенча эш башладык, - ди Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зыятдинов.
Саннардан күренгәнчә, республиканың үзәк хастаханәсенә ата-аналар авыру балаларын ешрак кискен халәтләрдә түгел, күбрәк күңелләрен тынычландыру өчен алып килә. Бу бер яктан дөрес тә, әти-әнинең ниндидер борчуы бар икән, соңга калганчы, баланы белгечкә күрсәтеп тынычлану хәерлерәк. Әмма табиблар да тимердән корылмаган. Шуңа күрә аларны мондый көндәлек мәшәкатьләрдән бераз азат итү көннән-көн актуальләшә.
- Хирургияне, билгеле, Республика балалар клиник хастаханәсе җилкәсеннән төшереп булмый. Башка профильләр буенча эшне җиңеләйтү мөмкин. Бу бурычны без якындагы вакытта хәл итәргә тиешбез, - дип саный Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин да.
Сабый үлеме – гадәттән тыш хәл Узган елда республикада сабыйлар үлемен киметү өстенлекле бурыч булды. Татарстан тарихта булмаган нәтиҗәгә ирешә алган – 1 мең сабыйга 2,6 үлем туры килгән. Бу Россия төбәкләре арасында бишенче күрсәткеч. Әлеге уңышта Балалар клиник хастаханәсенең өлеше зур булуын билгели министр. Аның сүзләренчә, һәр сабый үлеме ул – гадәттән тыш хәл. Шуңа күрә быел бала гомерләрен саклап калу юнәлешендә эш тагын да көчәйтеләчәк.
- Былтыр Татарстанда туучылар саны 35 мең 319 балага кадәр кимеде, авыр демографик вазгыятьтә һәр яңа туган бала безнең аерым контрольдә булырга тиеш. 2025 елда без өстәмә рәвештә 12 бала гомерен саклап калырга һәм 1000 сабыйга 2,4 сабыйлар үлеме күрсәткеченә ирешергә тиеш, – дип максат куя Айрат Зыятдинов.
Комментарийлар