16+

Язын нинди сезонлы продуктлар аеруча файдалы?

04 апреля 2025, 15:16
568
0
1
Уку өчен 4 минут

Күз ачып йомганчы язның беренче ае узып бара. Шул сәбәпле табигатьтә һәм күңел халәтендә үзгәрешләр сизелә...

Язын нинди сезонлы продуктлар аеруча файдалы?

Күз ачып йомганчы язның беренче ае узып бара. Шул сәбәпле табигатьтә һәм күңел халәтендә үзгәрешләр сизелә...

Табында исә үзгәрешләр булырга тиешме? Язгы рацион турында тулырак нутрициолог, дөрес туклану буенча белгеч Чулпан Мөслихова сөйләде.

– Кыштан язга күчү сезонында иммунитетны ныгыту максаты белән рационны ничек үзгәртергә? Язын нинди сезонлы продуктлар аеруча файдалы?
– Язын организм бик нык арыган, талчыккан була. Бу ел исә организм аеруча “гиповитаминоз стресс”ын кичерәчәк, чөнки кыш безне кояшлы көннәре белән бик аз сөендерде. Шулай ук салкыннар булмау – төрле вирус, инфекцияләр таралуына сәбәпче. Язын организмны ныгытуга аеруча җаваплы карарга кирәк. Энергия аз булганда, арыганлык хисе туганда кешеләр каһвә, баллы ризык, ягъни җиңел үзләштерелә торган углеводларны күпләп ашый башлый. Бу – зур хата! Беренчедән, алар вакытлыча гына энергия бирә, икенчедән, инсулинга резистентлыкны китереп чыгарырга мөмкин. Шулай ук язга чыккач, күпчелек кеше, аеруча хатын-кызлар диетага утырып хата ясый. Истә тотыгыз: организмның эшчәнлегенә, иммунитет торышына, фигураны саклауга нинди ризык ашау йогынты ясый. Язгы рацион төрле һәм баланслы булырга тиеш. 
Табында беренче чиратта, үз территориябездә үсә торган яшелчә, җиләк-җимешләр булсын. Мәсәлән, кабак, чөгендер, кәбестә, кишер, алма С витамины чыганагы булып тора, аларның составында фолий кислотасы һәм бета-каротин бар. Язгы өстәлдә иртә өлгерә торган төрле үләннәр дә булырга тиеш: шпинат, яшел салат яфраклары, суган, укроп, петрушка. Менюга төрле төстәге җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән торган салатлар кертергә кирәк, төсләр ни кадәр күбрәк булса – витаминнар, туклыклы элементлар организмга да шулкадәр күбрәк керәчәк. 
Күпчелек хатын-кыз язын бит тиресе кибүдән интегә, шуңа да майларны җитәрлек ашарга һәм суны җитәрлек эчәргә киңәш итәм. Су эчү режимын көйләргә кирәк: көн дәвамында бер кило авырлыкка 30 миллилитр күләмендә су эчегез. Яртысы чиста су булса, калган яртысы ромашка чәе, гөлҗимеш төнәтмәсе, иван-чәй булырга мөмкин.

– Матдәләр алмашын яхшырту ризыкка нинди тәмләткечләр һәм үләннәр өстәү яхшырак?
– Төп шарт – ашау режимының –тотрыклы, хәрәкәтнең җитәрлек дәрәҗәдә булуы. Көнозын спортзалда ятарга кирәкми, саф һавада кырык минут тиз адымнар белән йөрү яисә ун мең адым хәрәкәт итү матдәләр алмашын тизләтә. Иртән торуга 1-2 стакан җылымса су эчәргә кирәк. Ул метаболизмны тизләтеп, эчәклекне чистартачак. Шулай ук суга лимон, имбирь салырга мөмкин. Ул детоксикация процессын тизләтәчәк. Киң таралган бу эчемлек органимзны чистарту өчен дә, иммунитетны күтәрү өчен дә кулланыла, матдәләр алмашын тизләтә. 

– Язгы үзгәрешләр безнең тире һәм чәчкә ничек йогынты ясый ала? Нинди витамин һәм минераллар аеруча кирәк?
– Язга чыкканда һава торышының үзгәрүе, иммунитетның көчсезләнүе, витаминнар җитмәү бит тиресенең нык коруына, чәчләр коелуга китерә. Омега 3, Д, В витаминнарына, цинк, тимергә бай булган ризыклар ашау, ә инде нык дефицит булса (анализлар биреп белергә мөмкин), әлеге витаминнарны өстәмә кабул итү киңәш ителә. Шулай ук яз көне С витамины да бик әһәмиятле. Ул организмда аксым, майның тиешле дәрәҗәдә үзләштерелүендә, матдәләр алмашында катнаша һәм иммунитет өчен җавап бирә. С витамины кәбестә һәм гөлҗимештә, болгар борычында, цитрусларда күп. В төркеме витаминнары – нерв системасын саклауда, кәефне яхшыртуда һәм энергияне арттыруда мөһим роль уйный торган берничә витамин ул. Алар йомырка, сөт продуктлары, балык, бөртекле икмәктә бар. Шулай ук тимер гемоглобин ясалуда мөһим роль уйный торган минерал, ул организмны кислород белән тәэмин итә. Тимер кытлыгы анемиягә китерергә мөмкин, ул арыганлык, көчсезлек һәм энергия җитмәү белән характерлана.

Фото: https://ru.freepik.com/

– Көн дәвамында энергияне саклау өчен нинди җиңел кабымлык яки эчемлекләр тәкъдим итәсез?
– Кышка дип катырып куелган җиләк-җимешләрдән морслар ясарга була, кышкы запасларны әкренләп киметергә вакыт! Мүк җиләге, сырганак, җир-җиләкләре, карлыганнардан файдалы витаминлы эчемлекләр килеп чыга. Яшелчәләрдән исә җиңелчә ашлар, боткалар пешерергә була. Шулай ук аксымнар турында да онытырга ярамый. Табында көн дә балык, тавык, күркә ите, йомырка булырга тиеш. Көнбагыш, кабак орлыклары, чикләвек, зәйтүн мае, авокадо –сәламәтлек өчен дә, шулай ук безнең матурлык өчен дә кирәк. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading