Сулыш органнарының йогышлы авырулары арасында үпкә ялкынсынуы иң киң таралган һәм аеруча куркынычларның берсе: вакытында һәм дөрес дәваланмаган очракта ул хәтта үлемгә китерергә мөмкин.
Пневмонияне микроорганизмнар, гадәттә, бактерияләр китереп чыгара. Күп очракта аның сәбәбе – пневмококк, сирәгрәк микоплазма, хламидия (атипик кузгаткычлар). Шулай ук үпкә ялкынсынуын вируслар, мәсәлән, грипп вирусы китереп чыгарырга мөмкин. Кайвакыт бактерияләр һәм вируслар үпкә ялкынсынуы белән авыручы пациентларда бер үк вакытта табылуы ихтимал. Гомумән алганда, үпкәләрнең ялкынсынуын китереп чыгарырга сәләтле якынча 100 респиратор патоген бар. Пневмония сулыш алу һәм полиорган җитешсезлегенә, септик шокка, башка органнар зарарлануына китерергә мөмкин. 65 яшьтән өлкәнрәкләрдә, пациентның шикәр чире, хроник бронх-үпкә авырулары, йөрәк җитешсезлеге булган очракта, шулай ук тәмәке тарткан, алкогольне чиктән тыш кулланган кешеләрдә авыру иң күңелсез нәтиҗәләргә китергә мөмкин.
КФУның “Фәнни вердикт” проекты кысаларында Казан федераль университетының Университет клиникасы 1нче терапия бүлеге мөдире Илсөяр Шәфигуллина үпкә ялкынсынуы белән бәйле мифларны кире кага.
Миф 1. Пневмония йөткерүдән һәм температурадан башка булмый.
Табиб сүзләренчә, үпкә ялкынсынуы еш кына бронхларга тарала, шуңа күрә йөткерү – бу авыруның үзенчәлекле билгесе. Температурага килгәндә, ул шулай ук еш кына 38 градустан югарырак була.
- Шуның белән бергә иммунодефицит һәм кайбер эндокрин авырулары булган пациентларда үпкә ялкынсынуы вакытында тән температурасы нормаль булырга мөмкин. Ул хәтта түбәнрәк тә булуы ихтимал, бу авыруның бик авыр үсеш алуын һәм начар фаразлы булуын күрсәтә. Йөткерүгә килгәндә исә, үпкәләрнең учак зарарлануы зур булмаска мөмкин, - ди Илсөяр Шәфигуллина.
Миф 2. Үпкә ялкынсынуы һәрвакыт антибиотиклар белән дәвалана.
Эксперт, авыру төренә карап, терапиянең үзенчәлекләренә тукталып үтә.
-Антибиотиклар белән бактериаль үпкә ялкынсынуын дәвалыйлар. Ә бит беренчел-вируслы үпкә ялкынсынуы да була. Ул, кагыйдә буларак, грипп, ковид эпидемиясе сезоннарында барлыкка килә. Мондый үпкә ялкынсынуларын дәвалаганда, старт терапиясе вируска каршы препаратларны да үз эченә ала. Антибиотиклар белән үз-үзеңне дәвалау резистентлык (ияләшү) үсеше белән куркыныч, - дип кисәтә Илсөяр Шәфигуллина.
Миф 3. Үпкә ялкынсынуы – балалар һәм өлкәннәр чире.
Бу авыруга төрле яшьтәге кешеләр дучар була ала, ди бүлек мөдире.
- Авыру теләсә кайсы яшьтә үсеш алырга мөмкин, әмма, әлбәттә, ешрак йөрәк җитешсезлеге, шикәр чире, хроник обструктив үпкә кебек авырулары булган өлкәннәрдә очрый. Тәмәке тарту, алкогольне чиктән тыш күп куллану, салкын тию, иммунитетны төшерә торган дарулар эчү авыруның үсешенә этәргеч бирә», - дип билгели табиб.
5 яшькә кадәрге балаларда пневмония үсеше куркынычы яшьләргә һәм урта яшьтәге кешеләргә караганда югарырак.
Миф 4. Пневмониядән прививка юк.
Табиб сүзләренчә, пневмококк инфекциясеннән вакциналар бар. Прививка чирне йоктыру куркынычы югары булган кешеләргә, шул исәптән 65 яшьтән өлкәнрәкләргә, шулай ук тәмәке тартучыларга, алкогольне чиктән тыш күп кулланучыларга һәм хроник бронх-үпкә авырулары булганнарга ясатырга киңәш ителә, дип аңлата И.Шәфигуллина.
Гүзәл Камалова әзерләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар