16+

Колак ни өчен шаулый?

05 марта 2025, 17:28
816
0
0
Уку өчен 2 минут

Колак “шаулый” икән, бу – стресс, колак эчендә чит предмет, шулай ук эчке колак һәм евстахий торбасы патологияләре нәтиҗәсе булырга мөмкин.

Колак ни өчен шаулый?

Колак “шаулый” икән, бу – стресс, колак эчендә чит предмет, шулай ук эчке колак һәм евстахий торбасы патологияләре нәтиҗәсе булырга мөмкин.

Белгечләр ассызыклаганча, колак шаулавы барлыкка килүне игътибарсыз калдырырга ярамый. Чөнки бу ишетү сәләтенең акрынлап кимүенә китерергә мөмкин. Башлангыч стадияләрдә колактагы "артык” тавыш әңгәмәдәшнең сөйләмен кабул итәргә комачаулый, ә аннары ишетү начарая башлый. Бу вакытта төк күзәнәкләре ярдәм кирәклеге турында сигнал бирә. Әгәр дәвалану өчен чаралар күрелмәсә, алар акрынлап үлә.

Эчке колакта патология бар икән, шулай ук колак шаулый башлый. Бу күкерт бөкесе барлыкка килү, яисә ишетү юлында чит предмет барлыкка килүгә бәйле. 
Колак эчендә күкерт туплану нәтиҗәсендә “бөке” барлыкка килү яисә мамык кебек артык әйбер кысылып калу да колакны “шаулата”. 

Табиблар искәртүенчә, колаклардагы тавыш ишетү (евстахий) торбасының ялкынсынуы аркасында да булырга мөмкин. Ялкынсыну никадәр көчлерәк булса, тавыш тойгылары шулкадәр ныграк сизелә. 

Стресс та колакта шау-шу “куптаруы” бар. Ул киеренке көннән соң яки имтиханнар вакытында барлыкка килергә мөмкин, ләкин кеше тынычлангач ул уза. Мондый очракларда табиблар игътибарны читкә юнәлтергә, иртәрәк йокларга ятарга һәм ял итәргә киңәш итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading