Табигать уяну белән күңелләр күтәрелеп китә. Әмма аллергиядән интегүчеләрнеке түгел.
Чәчәк ату сезоны аларга кызыл борыннар, яшьле күзләр бүләк итә.
Поллиноз – серкәгә аллергия, татарстанлыларда сирәк күренеш түгел. Табиблар билгеләп үткәнчә, ел саен борын тартучы пациентлар саны арта бара. Хәзер аллергия еш кына сабыйларда да очрый. Казанның 7нче клиник хастаханәсенең шәһәр аллергология үзәге җитәкчесе Виктория Делян да соңгы 10-20 елда аллергия киң таралган авыруга әйләнүен әйтә. Хәзерге вакытта аннан дөньядагы һәр өченче кеше интегә.
Язның көтелмәгән бүләге
Трихолог, дерматолог Гөлназ Шәйхинурова быелга кадәр сезонлы аллергиянең ни икәнен дә белмәгән. Бер көтмәгәндә, яз менә шундый бүләк алып килгән аңа. Атна буе инде ул борындагы томау, күз кычытуы белән көрәшә.
- Бала тапканчы бернинди аллергия чагылышы юк иде миндә. Әни булгач, песиләргә шундый реакция барлыкка килде. Гомер буе песи белән яшәдек, югыйсә. Аллергия елдан-ел көчәя барды. Узган ел инде тыным кысыла, суларга авыр була башлавын сиздем. Йорт хайваны белән хушлашып, аны авылга алып кайтып куярга туры килде. Ниһаять, суларга рәхәт булып китте. Алай да барып аллергеннарга анализлар тапшырдым. Шул чакта чыннан да, мәче-этләргә һәм, иң гаҗәбе, каен, зиреккә аллергия булуы ачыкланды. Әмма моның бер чагылышы да юк иде әле. Бары тик мунчада каен себеркесе белән чабынганда, тәндә тимгелләр барлыкка килүенә игътибар иттем. Миңа имән себеркесе ясый башладык, – дип сөйләде Гөлназ Шәйхинурова.
Быел исә ул поллинозның да ни икәнен тулы куәттә тойган. Шунда ук антигистамин препаратлар куллана башлаган, әмма аларның заманчаларын сайласа да, гел йокымсырап йөрим, ди. Борынына гормональ дарулар тамыза, сулышны ача торган спрейларсыз да булдыра алмый. Әгәр киләсе елга да аллергия чагылышы шундый көчле булса, ул инде АСИТ терапия алып карарга уйлап тора. Бу кеше организмына бик аз дозаларда аллерген кертү, сезонлы аллергия белән көрәшнең заманча, шактый нәтиҗәле ысулы.
Поллинозның өч чоры
-Татарстан буенча мәгълүматлар халыкара мәгълүматлардан әллә ни аерылмый: республикада аллергиядән халыкның 25-30 проценты интегә. Без пациентларның күбәюен күрәбез. Шулай ук аллергия, башка күп авырулар кебек үк, яшәрә бара. Биш-алты айлык балада поллиноз инде гаҗәп күренеш булып тормый. Ягъни аллергия шактый иртә башлана һәм еш кына балалар берьюлы күп кенә ярсыткычлардан интегә, – дип билгели Виктория Делян.
Яздан көзгә кадәр аллергиклар никадәр изалануын алар үзләре генә белә. Әйтик, хәзер республикада каен, зирек һәм лещина агачлары чәчәк ата. Икенче ел рәттән җылы яз аркасында поллиноз сезоны да иртәрәк башлана. Һавада инде хәзер үк серкә концентрациясе бик югары. Казан аллергология үзәгендә дә иксез-чиксез чиратлар, ди.
Поллиноздан азапланучылар өчен икенче куркыныч чор – болын үләннәренең чәчәк атуы. Ул май уртасыннан башлана, ә иң югары ноктасы июньгә һәм июль башына туры килә. Соңгылары булып чүп үләннәре чәчәк ата. Аларның серкәләнү чоры июль уртасыннан башлана һәм узган елдагы кебек һава торышы җылы торса, сентябрь ахырына кадәр дәвам итәргә мөмкин.
Томаудан башлап астмага кадәр
- Поллинозга борыннан сулы-лайлалы бүлендекләр, борынның кычытуы, аның томалануы, төчкерү хас. Еш кына аллергик томау аллергик конъюнктивит белән бергә килә: ул күзләрнең кызаруы, күз яшьләре агуы, күз кабакларының шешүе, яктылыктан курку сыйфатында чагылырга мөмкин Катлаулырак очракларда тын кысылу, сулыш алуда проблемалар барлыкка килә, ул чагында бронхиаль астма диагнозы куела, - дип поллиноз билгеләрен санап китте Виктория Делян.
Әгәр элек кеше аллергиядән интекмәгән булса, беренче вакытта поллинозны ОРВИ белән дә бутарга мөмкин. Әмма поллиноз вакытында температура күтәрелми, шулай ук аның билгеләре 7-10 көн белән генә чикләнми.
Аллергиясез тормыш бар!
Сезонлы аллергия билгеләрен күреп алгач, белгечләр иң элек аллергология үзәгендә тест бирергә һәм нинди аллергеннар төркеменә реакция булуын ачыкларга киңәш итә. Нинди үсемлекләрнең чәчәк атуын күзәтеп бару да мөһим: теге яисә бу үсемлек серкәсенең һавадагы күләме арта башлагач, аллергиягә каршы чаралар күрергә – тиешле дарулар эчәргә кирәк. Битлек ярдәмгә килә ала, әмма аны даими алмаштырып торган очракта гыная рдәме тиячәк. Поллиноз чорында вакытны күбрәк бина эчендә уздыру (өйдә яки эштә) – иң дөрес карарларның берсе.
Ноябрь уртасыннан поллиноздан иза чигүчеләрне аллергология үзәге табиблары җентекләп тикшеренергә чакыра.
- Без аллергияне 100 процентка дәвалый алмыйбыз. Ләкин аллерген-специфик иммунотерапия бар, ул кыш көне, чәчәк атуга 3-4 ай кала үткәрелә һәм симптомнарны шактый киметергә мөмкинлек бирә. Бу ысул аллергенның уколлар, махсум тамчылар яки суыра торган дарулар сыйфатында организмга билгеле бер схема буенча кертелүен күздә тота. Иммун системасы шул рәвешле аллергенга күнектерелә, ярсыткычка алай ук көчле җавап бирмәскә өйрәнә. Гадәттә, тотрыклы нәтиҗәгә ирешү өчен өч курс узарга – өч ел дәваланырга кирәк, - ди аллерголог-табиб.
Аллергикларга файдага
Аллергикларның тормышын җиңеләйтә торган ресурслар да булдырылган. Аларның кайберләре нинди төбәктә кайсы үсемлек серкә очыруын билгеләргә булыша, шулай ук белгеч киңәшләре урын ала, үзара аралашу мөмкинлеге дә бар. Россиядә дә кайсы үсемлек чәчәк ата икәнен, һавадагы серкә күләме турында мәгълүматны урнаштырып бара торган сервислар шактый, gismeteo (гисметео) , pollenclub (полленклаб), pollenlab (полленлаб) кебек ресурслар шундыйлардан.
Татарстанда поллиноз китереп чыгара торган ТОП-үсемлекләр:
1 - каен (серкәләнүнең иң югары ноктасы – апрель-май);
2 - амброзия (барлык төбәкләрдә дә очрамый, ләкин бик көчле аллергия бирә);
3 - кыяклы үсемлекләр (серкәләнүнең иң югары ноктасы – июнь-июль)
Комментарийлар