Пластик хирургка барганчы, үз-үзеңнән “Бу мине бәхетле итәрме?” дип сора
Косметология, пластик хирургия өлкәсе бүген аеруча үсештә. Әгәр элек яшәртү «кораллары»н 35-40 яшьләрдә генә куллана башласалар, хәзер бу ысулларга 20-25 яшьтән үк мөрәҗәгать итүчеләр күп. Бүген беренче карашка тышкы кимчелекләре булмаган гүзәл затларның да үз кыяфәтеннән канәгать булмавын күрәбез. Үз-үзеңне үзгәртеп кору теләге нидән туа? Бу идеальлеккә омтылышмы, әллә эчке комплекслар чагылышымы? Бу хакта психотерапевт Гүзәл Саттарова белән аралаштык.

Гүзәл Саттарова тумышы белән Казаннан, күрше Яшел Үзәндә үскән. Татар гимназиясендә белем алган, кечкенәдән рус һәм татар әдәбиятын укып, әсәрләрдәге геройларны психологик яктан «сүтеп җыярга» яраткан. Булачак һөнәрен дә кешеләрнең эчке дөньясы белән бәйлесен сайлаган. КДМУның Дәвалау факультетын, аннары психиатрия буенча интернатураны тәмамлаган. 10 ел дәвамында Казанда һәм Яшел Үзәндә М.Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсендә бүлек мөдире булып эшләгән. 2021 елдан табиб-психотерапевт, психолог практикасын алып бара.
- Гүзәл ханым, косметология һәм пластик хирургия белән мавыгу шаукымы ни белән бәйле дип саныйсыз? Кешене үз-үзен үзгәртеп коруга нәрсә этәрә?
- Элек бу хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеге мондый киң түгел иде. Безнең илдә генә түгел, ә тулаем дөнья күләмендә дә бу юнәлешләр болай ук үсеш алмаган һәм бик кыйммәтле булган. Икътисад үзгәреше, капитализм күренешенең үсеше белән товар һәм хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеге арта. Шуның белән бергә үзбәяләвеңне күтәрү ысуллары да киңәя. Тышкы кыяфәтендә кимчелекләре булып, белгечләргә эстетик үзгәреш һәм, шуның белән бергә, психологик уңайлылыкка ирешү максатыннан мөрәҗәгать иткән хатын-кызны гаепләп тә булмый. Ә болай да табигый чибәрлеккә ия була торып, 20-25 яшьтәге кызлар артыгы белән косметологлар һәм пластик хирурглар хезмәтеннән файдалана икән, монысы инде башка мәсьәлә. Бу очракта без аның ир-атлар белән аралашуда кыенлыклар булуын, дәвамлы мөнәсәбәтләр төзи алмавын фаразлый алабыз. Шуңа күрә тышкы кыяфәткә карата канәгатьсезлек тышкы да, эчке дә киеренкелек чагылышы булырга мөмкин. Һәр очрак индивидуаль каралырга тиеш.
- Косметология, пластик хирургия турында сөйләгәндә, күпчелектә хатын-кызларны күздә тотабыз. Ни өчен нәкъ менә гүзәл затлар үзләрен үзгәртергә омтыла?
- Чөнки без шулай корылган. Ирләр сөйкемле хатын-кызларны сайлый, бу аларга инстинктлар белән салынган. Хатын-кыз гүзәл булса, аның нәселе дә сәламәт һәм матур булачак. Ләкин тышкы кыяфәтен үзгәрткән күп кенә хатын-кызлар иң мөһиме турында оныта: ир-ат тарафыннан бер тапкыр һәм мәңгегә сайлап алынган яр булу өчен матур төргәк кенә җитми.
- Идеальлек артыннан куу нәрсәгә нигезләнгән һәм аңа ирешеп буламы?
- Бүген сәламәт яшәү рәвеше, зифа буй-сын трендта. Һәм бу яхшы да. Ләкин кеше үз мөмкинлекләре һәм теләкләреннән чыгып эш итмичә, социаль челтәрләр белән көчләп тагылган идеаллар артыннан куа башласа, бу проблемага әверелә. Минемчә, идеальлек модасы – бу зур компанияләрнең бик яхшы уйланылган маркетинг стратегиясе, алар шуның белән акча эшли. Игътибар итегез, бүген матурлык өлкәсендә никадәр хезмәт күрсәтелә. Кешеләр идеальлеккә ирешү өчен бик күп вакыт һәм зур суммадагы акчалар сарыф итә башладылар. Идеалга ирешеп булмый, әмма күпләр моңа таба юл алып, үз тормышларын кичектерә. Әйтик, мөнәсәбәтләр төзүдән баш тарта яки алардагы катлаулыкларны күрми.
- Еш кына идеальлек артыннан куып, нормальлек чигенең югалуын күрәбез. Сөйкемле кыз «курчак»ка яки туры мәгънәдә куркыныч затка әверелә. Вакытында туктарга нәрсә комачаулый? Чикне ничек узмаска?
- Бу очракта без мондый вакыйга үсешенең ике сәбәбен фаразлый алабыз. Беренчесе – психик тайпылыш, авыру кеше үзенең тышкы кыяфәтен ямьсез-иләмсез итеп күрә. Әгәр дә андый кеше бер тапкыр операция яки контурлы пластика ясый икән, алга таба ул туктый алмый. Ул үз-үзен җитәрлек дәрәҗәдә матур түгел дип саный һәм үзен төрле процедуралар белән газаплауны дәвам итә. Пациентларның нәкъ менә шушы өлеше операцияләрдән соң вафат була, катлауланулар кичерә һәм газап чигә. Чөнки психик авыру кешеләрнең эчке органнары һәм иммун системасы эше бик еш бозыла.
Икенче сәбәп – конкрет бурыч, фрикка әверелү, көлкеле булу теләге. Барыбызның да бик зур куллар ясаган егетне, бөтен тәнен татуировкалар белән тутырган, битенә, күкрәгенә, арт сынына операцияләр ясаган, иреннәрен зурайткан һәм вампирныкы кебек тешләр имплантлаган ир-ат һәм хатын-кызлар турында ишеткәнебез бар. Без алар турында фикер алышабыз, кемдер аларнытәнкыйтьли, кемдер яклый. Шул ук вакытта караулар бара, лайклар коела, миллионлаган комментарийлар җыела. Шулай итеп, алар гаҗәеп популярлыкка ирешә һәм байый. Мондый кешеләр халыкка һәрвакыт кызыклы иде.
- Матурлык артыннан куганда, еш кына кешеләр үзләренең куркынычсызлыклары хакында да оныта: белемсез «белгечләр»гә, процедуралар өчен билгеләнмәгән урыннарга бара. Аларны моңа нәрсә этәрә, ни өчен үз-үзеңне саклау хисе икенчел урынга күчә?
- Кызганычка, бүген җиңел акча эшләргә омтылып, кешенең йомшаклыкларыннан файдаланырга әзер затлар шактый. Мондый «белгечләр»нең клиентлары еш кына тотрыклы булмаган эмоциональ халәттәге, өметсезлеккә бирелгән кешеләр була. Аларның кемгә барулары, моның нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәне турында уйларга көче дә, вакыты да юк. Аннары тәҗрибәле белгечнең хезмәтләре кыйммәт тора һәм бөтен кеше дә алардан файдалана алмый. Әгәр бу вакытта «подвал»да эшләүче «табиб» бәяне 5 тапкырга түбәнрәк куйса, бу очракта соңгы аргументлар юк ителә һәм кеше куркыныч процедурага бару карарын кабул итә.
- Хатын-кыз ирләр өчен бизәнә-матурлана дип санала. Бу чыннан да шулаймы? Хатын-кыз чынлыкта кем өчен үзгәрә: үзе өченме, әллә тирә-юньдәгеләр өченме?
- Мин мондый сорауларга кискен җавап бирергә яратмыйм. Миңа калса, хатын-кыз үзе өчен дә, ир-атлар өчен дә 50/50 үзгәрә. Төгәлрәк җавап бирү өчен, мин берничә сорауны ачыклар идем: тышкы кыяфәтне кайгырту белән беррәттән, хатын-кыз яхшы йоклыймы, дөрес тукланамы, режимына игътибарлымы, үз-үзенә сак карыймы, якыннары белән мөнәсәбәтләре нинди? Әгәр хатын-кызның тышкы кыяфәте аның шәхесенең бердәнбер чагылышы икән, ул үз-үзен бик үк яратмый һәм күзгә ташлана торган, матур тышкы кыяфәте бары тик матур төргәк кенә дигән фикергә килер идем. Ир-атларга ошау теләгенә килгәндә, әгәр хатын-кызлар ир-атларның игътибарын җәлеп итәргә омтылмаса, сәер булыр иде. Бу табигать тарафыннан салынган. Сүз уңаеннан, безнең башка хатын-кызлар белән көндәшлек итүебез дә табигый процесс булып тора.
- Ир-атларның күбесе хатын-кызларның «кабартылган» иреннәрен матур дип санамый, әмма моңа карамастан процедура популяр булып кала. Хатын-кыз бу очракта нәрсәгә карап эш итә?
- Бу шулай ук берничә ел элек килеп кергән модалы тренд. Күп кенә хатын-кызларда табибларның уңышсыз эшләрен күргән чор булды. Хәзер косметологлар иреннәрне бит архитектурасына карата артык зур итеп ясамый инде. Ир-атларга да бу күпчелектә ошамыйга караганда, күбрәк ошый дияр идем. Югыйсә, бу хезмәткә ихтыяҗ, аның бәясе артыр идеме? Һәрвакыт ниндидер тышкы кыяфәт модада булган, бары тик косметология генә ул чакта алай ук үсеш алмаган. Әниләребез ничек киенгәнен, макияж һәм прическа ясаганын исегезгә төшерегез. Бүген бу инде актуаль түгел һәм мондый кыяфәт безгә ошамый, безнең өчен бу матур түгел. Зурайтылган иреннәр белән дә шул ук хәл.
- Тышкы үзгәрешләр кешенең эчке үзаңына никадәр йогынты ясый ала? Кайсы очракта косметолог, хирург түгел, ә психотерапевт ярдәме кирәк?
- Мөнәсәбәтләрдән канәгатьлек булмау, һөнәрдә уңышка ирешмәү, тирән шәхси проблемалар һәм үз-үзеңне бәяләү түбән булу – боларның барысын да тышкы кыяфәтне үзгәртү аша «төзәтү» омтылышы таралган, чөнки бу җиңелрәк һәм тизрәк. Гадәттә, безгә табиблар кулы һәм аларның операция бүлмәләре аша узган, әмма соңыннан барыбер бәхет тойгысы килмәгәнен аңлаучылар мөрәҗәгать итә. Шуңа күрә, җитди процедураларга барганчы, үз-үзеңә «бу мине һичшиксез бәхетлерәк итәрме?» дигән сорау бирү колмачауламас иде.
Комментарийлар