Айгөл Шәйхетдинованың гаиләсенә дә кайгы җилләре кагылган. Җырчының әтисе – Әмирҗан абый бакыйлыкка күчкән.
Моңарчы ул паркинсон авыруыннан интеккән.Айгөл белән элемтәгә кереп, аның хәлләрен белештек.
– Айгөл, авыр кайгыгызны уртаклашабыз. Бераз аңга килә алдыгызмы әле?
– Үзебезне томан эчендә кебек хис итәбез. Әтинең булмавына ышанмыйм әле. Моңа кадәр өйдә туган-тумачаларыбыз булгач, көн җиңелрәк үтте. Хәзер әни белән авылда икебез генә калдык. Үтеп киткәндә дә, күзләр гел әтинең түшәгендә инде. Ул һаман безнең белән, эндәшә кебек тоела. Әтине искә алып, әни белән көлешеп тә, елап та алабыз. Хисләрне аңлатып бетерү кыен. Кешеләрдән генә ишеткәч, тулысынча аңламый идем әле. Әтине югалтуы бик авыр. Ихлас, кешелекле иде ул. Бернәрсәгә дә мохтаҗ булмадык. Әти безне иркәләде, тормышыбыз да җитеш иде. Ничә яшьтә булсаң да, әти-әни кирәк шул.
– Сез “әти кызы”мы?
– Әти гомер буе автобус йөртүчесе булып эшләде. Аның янына утырып йөрергә ярата идем. Еш кына балыкка йөрдек. Әни өйдә булмаганда тәм-томнар пешереп ашатты. Безнең әти ул яктан бик оста иде ул. “Кызым, кызым”, – дип алдына утыртып сөйде. Аны искә алган саен елмаясым килә, шундый матур мизгелләр искә төшә.
– Әтиегез паркинсон авыруыннан интекте дип беләм. Соңгы көннәрендә янәшәдә була алдыгызмы?
– Башта әтинең куллары селкенә башлады, аннан аяклары. Ул егылып, бот сөяген сындырды. Аңа операция ясамадылар, шуннан аякка баса алмады. 3 ел урын өстендә ятты. Аны әни карады, без дә гел кайтып тордык. Әти күзгә күренеп шиңде. Элек торып утыра ала иде әле, аннан гел урын өстендә ятты. Соңыннан күзләре туры карамады, сөйләм теле дә югалды. Әнине шакып кына чакыра иде. “Трубочка” аша сыек ризыклар гына ашады. Әтигә читтән карап торганда йөрәкләр өзгәләнде. Ярдәм итәсе килә, әмма булмый... Яшьләргә операция ясап була бугай, әмма өлкән яшьтәгеләргә ярдәм итәрлек тә түгел. Әти өзелгән көнне апалар авылга кайтып килгән иде. Бер урында хәрәкәтсез ята-ята әтинең ике ботында җәрәхәтләр барлыкка килде. Аларны чистартып, юып, юлга чыкканнар. Әни кичке сәгать 6да әтинең “температурасы күтәрелде, гырылдый, әзер булып торыгыз”, – дип шалтыратты. Җыенып юлга чыктык, без кайтып җиткәнче өзелде. Аның янәшәсендә әни догалар кылып торды.
– Үкенечләр калмадымы?
– Әтинең безне ачуланган вакытларын да искә төшерә алмыйм. Бар хатирәләремдә үзе кебек якты. Аның белән горурланабыз. Риза, бәхил булып китсә ярар иде. Апа: “ Ләә иләәһә илләл-лааһ” сүзләрен әйткән кебек булды. Тамагы селкенде”, – диде, шуңа ышанасыбыз килә. Апам диндә, әле аларның кайтуы да ничек туры килгән бит. Әти без киткәндә кулларны кысып-кысып алып озатып кала иде. Соңгы тапкыр күрешкәндә кул болгап калды. Сизгәндер инде ул. Бер карасаң аңа җиңеллектер инде, әмма җибәрәсе килми бит. Әтинең яраларын күргәч: “Аллаһ Тәгалә интектермә инде, җиңеллек белән үзеңә ал”, – дип теләдем. Аңа ярдәм итәрлек түгел иде. Яраткан кешеңнең күзгә карап ятуы бик авыр. Әти ризалыгын бирде, дип ышанам, җирләгәндә дә бик җайлы булды. Әтинең соңгы гозерен үтәп, туган авылына әти-әниләре бертуганнары янына иңдердек. Алар биш бала иде, әти дүртенче булып китеп барды. Энекәше генә исән калды, ул килә алмады, үзе дә авыр хәлдә.
– Үзегезне бик тыныч тотасыз. Бу көчне каян аласыз?
– Безнең әти җор телле, позитив кеше иде, шуңа күрә аның турында сөйләгәндә елап утыру килешмәс. Буыннары авыртса да, сызласа да, сабыр булды. Әллә ул шундый көчле булганга без дә шундыйдыр. Аңа анда рәхәтрәк, безгә генә кыен. Әтинең фото-видеоларын җыеп бер истәлеккә видео ясыйсы килә. Нишләптер кулым бармый. Ул фотоларны күргәч, елап алам инде. Әти-әни 57 ел бергә гомер иттеләр. Әтине озатканда әни дә ярсып-ярсып елады. Аңа да авыр, бер-беребезгә терәк булып торабыз. Аллаһы Тәгаләгә ышану күңелебезне бераз юата. Нишләптер, әти туганнары белән күрешә, риза булып киткән кебек тоела. Кайгыбызны уртаклашкан, авыр вакытта безнең белән булган һәркемгә рәхмәт әйтәм. Урыннарың оҗмахта булсын, әти!
Нәбиуллин Әмирҗан Сәрвәретдин улының урыннары оҗмахта булсын! Айгөл Шәйхетдинова һәм аның якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
.jpeg)


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар