16+

Алия Карачурина Ришат Төхвәтуллин турында: "Вакыты җиткәч, барысын да беләчәксез"

Соңгы вакытта инстаграмда Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачуринаның үзара якын мөнәсәбәтләре игътибарны җәлеп итә.

Алия Карачурина Ришат Төхвәтуллин турында: "Вакыты җиткәч, барысын да беләчәксез"

Соңгы вакытта инстаграмда Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачуринаның үзара якын мөнәсәбәтләре игътибарны җәлеп итә.

Сабантуйларга вертолетта бергәләп очалар, табигатьтә йөргәннәре күренә. Ришатның гаиләсе җыелган бәйрәмнәрдә дә һәрвакыт диярлек Алияне очратырга мөмкин. Интертат хәбәрчесе Алиянең үзенә шалтыраткан.

Ришат белән Алияне иҗат бәйлиме, әллә инде мөнәсәбәтләре дуслыктан ары узганмы? Бу хакта күбрәк белергә теләп, без Алиянең үзенә шалтыраттык. «Сез очрашасызмы?» дигән сорауга төгәл җавап бирмәсә дә, «Юк, без йөрмибез», — дип кире дә какмады ул.

«Шәхси тормыш турындагы сорауларга җавап бирмим инде мин. Сөйлисем килсә, инстаграмга куйган булыр идем. Ришаттан сорагыз, инстаграмына языгыз. Вакыты җиткәч, барысын да беләчәксез», — дигән Алия.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading