Шәһри Казан

Алмаз Мирзаянов: Концертка тамашачылар ризык ташымасын иде

Бу мәсьәләне мин үзем дә күптәннән күтәрергә тели идем инде. Ярый әле артист, нәфис сүз остасы Алмаз Мирзаянов, читләтеп булса да, тамашачыларга булган теләген җиткерергә ниятләде.

-Тамашачылар мине дөрес аңласын иде. Бу, аларга карата, бәлки бик матур да булмас, шулай да... Минем аларга бер теләгем бар: зинһар концертларга ризык, эчемлекләр алып килмәсеннәр иде! Мин аңлыйм: алар моны чын йөрәктән эшли. Тик без бит ач түгел. Өйгә чакыру да кирәк түгел. Артист  акча эшли бит ул. Илсөя Бәдретдиновага  килешә мондый әйбер. Тик барысына да түгел. Мин бик рәхмәтле моңа кадәр концертларыбызга әйберләр алып килгәннәргә, әмма безнең концертларга алай күчтәнәч белән йөрмәсеннәр иде. 

Реклама

Тамаша барган вакытта, микрофонны алып, нидер сөйләүне дә өнәп бетермим. Башка тамашачы ул бит артистны карарга килгән, тамашачы чыгышын түгел. Мин аңлыйм, тиз генә әйтелгән сүз булса. Тик озын сөйләмнәр программа төзелешен дә боза, - дигән теләкләрен җиткерде артист. 

Лилия Локманова
  

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2019 - 22:23
    Без имени
    Бик дорес эйткэн. Алмаз. Молодец