16+

Алмаз Мирзаянов: "Зөлфирә белән бүләкләр бирешмәскә сөйләштек"

Бүген эстраданың популяр дуэты Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар гаилә бәйрәмен билгеләп үтә.

Алмаз Мирзаянов: "Зөлфирә белән бүләкләр бирешмәскә сөйләштек"

Бүген эстраданың популяр дуэты Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар гаилә бәйрәмен билгеләп үтә.

“25 август – никах көнебез, гаилә коруга ике ел булды. Әлеге вакыйганы Казанның матур урыннарында ял итеп үткәрергә уйладык. Бу юлы бүләкләр бирешмәскә сөйләштек. Без болай да бер-беребезгә бүләк. 

“Күрешик әле” җырына клип төшерергә җыенабыз. Өченче уртак клибыбыз булачак. Зөлфирәне аерым җырчы буларак танытасы, сәхнәгә чыгарасы килә. Минем баштан ук җырларга исәп юк иде. Әмма тамашачы сорагач, җырлыйм. Шулай да күбрәк сөйләүгә күчәсе иде”, - дип сөйләде безгә Алмаз Мирзаянов.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading