16+

Алсу-Азат Фазлыевлар сөенечләре белән уртаклашты

Шушы көннәрдә җырлы гаиләнең концертлары гөрләде.

Алсу-Азат Фазлыевлар сөенечләре белән уртаклашты

Шушы көннәрдә җырлы гаиләнең концертлары гөрләде.

Азат Фазлыев күптәнге хыялын да чынга ашырды –УНИКС залында үзе генә концерт куйды. Концертта җырлы гаиләгә Татарстан мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе тапшырылды. Соңыннан Алсу-Азат хис-кичерешләре белән социаль челтәрләрендә уртаклашты:

Бу безнең өчен бик зур бүләк! Безне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгыннан «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләделәр. Иҗат өлкәсендә күп җирләрдә чыгыш ясап, бик күп төбәкләрдә булганнан соң бирелгән кадерле буләк! Зур тирән рәхмәтләребез тамашачыларга, иҗатыбызны бәяләгәннәре өчен Мәдәният Министрлыгына, якыннарыбызга һәм бер-бер беребезгә. Без бик бәхетле.

Котлауларга без дә кушылабыз!

Алсу Мансурова 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading