16+

Алсу Фазлыева балага узуы турында: "Сездән берни яшереп булмый"

Татар эстрадасында, чын мәгънәсендә, бәби-бум көтелә, җәмәгать! Эстрадабызның тагын бер асыл пары – Алсу һәм Азат Фазлыевлар өченче тапкыр әти-әни булырга җыена.

Дөрес, әлегә Алсу өздереп “әйе” яки “юк” дип әйтми. Соңгы вакытта җырчылар бәби көтү яңалыгын дөньяга кычкырып игълан итәргә теләми башлады. Алай да Алсу җавабын язды. “Сездән берни яшереп булмый инде, иптәшләр. Директка көне-төне язасыз. Менә шундый шатлыйклы вакыйгалар белән яшибез”, - дип язган Алсу Инстаграм сәхифәсендә.

Билгеле булганча, Азат белән Алсу Аяз һәм Ильяс исемле ике ул үстерә. Фазлыевларны котлыйбыз, Алсуга йөклелек чорының имин узуын телибез! Туачак нарасый да, әнисе дә сау-сәламәт булсын! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading