16+

Алсу Фазлыева: “Икенче юлы Азат белән бергә барырга насыйп булсын иде...”

Җырчы Алсу Фазлыева күптән түгел генә изге сәфәрдән кайтты. Бу елның гыйнварында Алсу хаҗга барган иде. Ел ахырын да изге юлда йомгакларга ниятләгән җырчы белән без дә хәбәргә чыктык.

Алсу Фазлыева: “Икенче юлы Азат белән бергә барырга насыйп булсын иде...”

Җырчы Алсу Фазлыева күптән түгел генә изге сәфәрдән кайтты. Бу елның гыйнварында Алсу хаҗга барган иде. Ел ахырын да изге юлда йомгакларга ниятләгән җырчы белән без дә хәбәргә чыктык.

- Алсу, юлларыгыз уңдымы? Хаҗга кемнәр белән бардыгыз? Сәфәрегез ничә көн булды? 
- Аллаһка шөкер, исән-сау әйләнеп кайттык. Барысы да яхшы. Бу юлы үзебез кечкенә генә төркем оештырып барырга булдык, чөнки гомрәгә гадәттә 12 көнгә баралар. Без 6 көнгә генә, иң мөһим урыннарга гына тукталдык. Сәфәребез кыска булса да, бик уңышлы узды. 

- Азат аягын сындырган дип беләбез, ул каршы килмәдеме? Әле улыгызның ярышлары да булган. Аны да калдырдыгыз, димәк? 
- Бу сәфәрне җәйдән үк ниятләгән идек. Азатның аягы сынгач, бармаска карар кылган идем. Әмма Азат “барасың”, - дип сүзендә нык торды. “Мин бит йөри алам, ярдәмчеләребез дә бар”, - диде. Дөрес, улымның ярышлары белән туры килде. Ул инде зур, барысына да үзе әзерләнә. Аяз безне бу юлы да җиңүләре белән сөендерде, шөкер. 

- Бу юлы хаҗдан нинди хисләр калды? 
- Беренче тапкыр барганда әле дөрес тәртипне аңлап та, белеп тә бетерми идем. Ә бу юлы барысын да аңлап эшләдем. Гомрә кылырга да җиңел булды. Бу сәфәр бик җылы хисләр калдырды. Күңелгә рәхәт җиргә гел барасы килә, икенче юлы Азат белән бергә барырга насыйп булсын иде. 

- Узган хаҗдан соң сәхнәдән бераз читләштегез кебек. Бу юлы нинди үзгәрешләр сиздегез үзегездә? 
- Сәхнәдән читләшү хаҗ белән дә бәйле булгандыр, бәлки. Көннәрне бушка уздырасы килми. Мин һәр елны яңа елга кергәндә үземә план язам. Шул планның быел да 60 процентын үтәп киләм, шөкер. “Гомрәгә барырга”, - дигән теләгем дә бар иде, чынга ашты. Әлбәттә, иҗади планнар да бар. Төп концертларда чыгыш ясыйбыз, әмма һәр концерт артыннан чапмыйбыз. Айлар буе гастрольдә йөрисе дә килми, башка эшләребез дә бар.

- Хажга барганнан соң, сәхнәгә чыккан өчен тәнкыйтьләп тә алдылар сезне. Тәнкыйтьчеләргә нинди карашта?
- Сәхнә минем ипием - эш урыным. Икенчедән, мин үземне тыйнак жырчылардан саныйм һәм ачык киемнәрдә чыгыш ясамыйм. Өченчедән, без һәрвакыт мәгьнәле жырлар башкарырга тырышабыз. Әгәр жырларыбыз кешегә зыян салмый икән, бу эшне дәвам итәбез. Мәккәгә дөньякүләм танылган җырчылар да килә, алар барысы да эшләрен дәвам итә. Кешегә тегеләй итмә, болай ит диеп киңәш биреп утыру - тыйнаксызлык билгесе. Дүртенчедән, минем иң зур тәнкыйтьчем - Аллаһы Тәгалә. Күңелем кушканча эшлим. 
 

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading