Шәһри Казан

Алсу Сөнгатуллинаның улы Айрат армиядән кайтты!

Шушы минутларда “Фәридә-Алсу” дуэты солисты Алсу Сөнгатуллинаның улы Айрат хәрби хезмәттән кайтып төште. Шатлыклы вакыйга белән уртаклашып, Алсуның үзенә шалтыраттык.

“Улым моннан нәкъ бер ел элек Абхазия якларына хезмәт итәргә китте. Узган ел бу көнне яңгыр яуган иде, быел исә көн салкын. Абхазия җылы як булгач, өстендәге киеме дә җиңелчә генә. Алай да үзе белән җылы киеме бар иде. Шушы бер елда сирәк кенә булса да, телефон аша аралашып тордык. Әлбәттә, сагынып елаган чакларым булды, тик күз яшемне кешегә күрсәтмәдем”, - ди Алсу.

Реклама

Айрат армиядән дуслары белән кайткан. Егетләр туган якка әйләнеп кайтуларына әле дә ышанмый икән. Шулай да бер ел күз ачып йомганчы узды, ди үзләре.

2 ноябрь көнне Айратка 20 яшь тулган. Армиягә ул сәүдә-икътисад техникумын тәмамлап киткән булган. “Паспортын алыштыргач, эшкә урнашырга теләвен әйтте. Нинди эшкә урнашыр, анысын белмим. Бер ел эчендә бу хакта уйларга вакыты күп булды. Ни дисәң дә, армия – чын тормыш мәктәбе”, - диде Алсу Сөнгатуллина.

Эльвира ШАКИРОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 19 ноябрь 2020 - 18:39
    Без имени
    Мин бик шат исэнсау булып кайткан улларга. Бэхетле булсын алдагы тормышы