Танылган алып баручы, актер, режиссер, мөгаллим Марсель Мәхмүтов бер мәҗлестә үзе белән булган һәм гомеренә истә калган хәл турында сөйләде.
- Туй алдыннан, гадәттә, очрашуга йә бөтен гаилә белән киләләр, йә булачак ир белән хатын килә. Ә бу юлы каршымда 20 яшьлек кыз (чынлыкта аңа 18 яшь булган икән) белән бабай утырды. Чал чәчле иде ул. Алар яшел төстәге “Крузак” белән килде (ир-егетләр машинаның гадәти булмаган төстә булуына игътибар итәр).
- Исәнмесез, сезне безгә киңәш иттеләр, - дип ул кулындагы кыйммәтле, алтын сәгатен рәтләп куйды.
- Шәп. Ә кем? Сер булмаса...
- Дустым. Ярты ел элек сез аның туен алып баргансыз. Ул дустының кызына өйләнде.
“Юк лааа!” дип әйтергә өлгермәдем, ул арада кәләш көлеп җибәрде.
- Юк, безнең очракта алай түгел, - дип кыз бабайны кочаклап алды. – Бу минем әтием!
Шуннан соң алар бер-берсенең маңгаен үбеп, ярты минут бер-берсенә карашып утырды.
- Әтидән башка беркемем дә юк. Без гаиләдә икәү генә. Сезнең белән очрашуга икәү барырга сүз бирдем.
- Әәәәә....
- Егетем эштә. Ул эшли. Чөнки... (киләсе фразаны алар икәү бергә әйтте) Һәр ир-ат эшләргә тиеш!
Мин бу туйның гадәти булмаячагын һәм истә калачагын аңладым. Туйның бәясен килешкәннән соң, ә мин бәяне әйтергә һәрвакыт оялам, туйның формаль ягына күчтек. Туйда әти белән кыз биюе була. Әти кешенең бу турыда ничек сөйләгәнен күз алдына да китерә алмыйсыз. Ул елады, юк, ул үкседе!
- Марсель, бу вакытта минем белән ни булачагын белмим. Зинһар, бу моментны истә тотыгыз.
- Ярар, нәрсә эшләргә кирәген беләм. (Ант итәм, нәрсә эшләргә икәнен мин белмәдем).
Туй көне килеп җитте. Мәҗлеснең бөтен нечкәлекләрен дә язып тормыйм. Кәләш белән шулай килештек. Ул минем язылучыларым арасында бар һәм моны язып чыгару аның идеясе иде. Шуңа күрә әти һәм кыз биюенә күчәм. Нәкъ шул елны кызым Аиша туды. Туйда әти һәм кыз биюен игълан итәр чак җитте. Дөресен әйтәм, алдан сүзләр әзерләп куймадым. “Минем дә кызым бар” дигән сүзләрдән башладым да, туктап калдым. Аишаның әтисе булган көнем искә төште. Шулай килеп чыкты, кызым туганда, мин Төркиядә фестивальдә идем. Ул вакытта Кариев театры артисты булып эшләдем. Әле дә хәтерлим, ул көнне 600 кешегә спектакль уйнадык. Спектакль тәмамлангач, режиссерыбыз Ренат Әюпов сәхнәгә чыгып, әти булуымны хәбәр итте. Залдагы 600 кеше аягүрә басып алкышлады.
Нәрсә кичергәнемне күз алдына да китерә алмыйсыз. Жюри рәисе кызыма нинди исем бирүемне сорады. Аиша икәнен белгәч, “Аишага тагын бер сын бирегез” диде. Без иң яхшы спектакль белән Гран-при алдык. Шушыларны искә алгач, моңсу булып китте. Хатыным янында була алмавым өчен. Кыскасы, үксеп елый башладым. Мин кәләшнең әтисен тынычландырасы урынга бу мизгелдә әти кеше мине тынычландырды. Шунда мин “әгәр кабат әти булырга язса, хатыным янымда булачакмын”, дип үземә сүз бирдем һәм биргән сүземдә тордым.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Бигрэк,хисле эти икәнсез,балагыз сау сәламәт,узегез исән сау булырга язсын,чын әти кеше,хатыныгвз бәхетле,һәм кызыгыз, да сезнен белән
0
0