Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев белән бераз фәлсәфәгә бирелдек.
Сорауларга җаваплар җырчының тормышка булган карашын ачып бирәдер, мөгаен.
– Яңа дистәлеккә кердегез. Нәтиҗәләр нинди?
– Минем еллар – минем байлыгым диләр. 50 яшькә кадәр “олыгаям” дип бераз борчылдым. Психологик яктан киеренкелек булып ала. Әмма аны тиз уздым. 50 яшь – ярты гасыр бит ул. Тормышның хакын да, кадерен дә яхшырак аңлыйсың. Вакыт та кыскара кебек. Егермедә булсаң, башка хәл. Дөрес, барысы да Аллаһ кулында. Яшь арткан саен, акыл да арта. Аксакаллар юкка гына өлкән яшьтәге кешеләр булмаган. Укып кына акыллы була алмыйсың. Укыган кеше белемле була, ә акыл тормыш тәҗрибәсе белән килә. Үземне әллә ни акыллы дип әйтә алмыйм(көлә). Әмма элеккегә караганда акыллырак.
– Казанга концертлар белән 43 яшегездә генә килгәнсез. Сезгә уңыш соң чагыштырмача соң килгән. Популярлыкның сере нәрсәдә?
– 2000 елдан бирле сәхнәдә. Татарстанга дөресен әйткәндә килергә курка идем. “Үзләренең дә артистлары күп, мин генә җитмим”, – дип уйладым. Вакыты җиткәч барысы да үзе җайлана. 2016 елда Мәскәүдә, 2017 елда Казанда концерт куйдым. Популярлыкның сере юк. Мин үз эшемне генә эшлим. Дөрес, танылуга озак килдем. Күңел төшкән вакытлар күп булды. Эшлим, тырышам, әмма бернәрсә дә килеп чыкмый. Кайбер әйбергә ышанмасам, эшләп тә карамыйм. Ә эчке ышаныч барыбер булды, җаен гына таба алмадым. Күңелдә өмет яшәде.
– Рус эстрадасында Лепс, Меладзе, Басков бар. Менә бу өч җырчы арасында кем сезгә якынрак?
– Мине еш кына Стас Михайлов белән чагыштыралар. Бу өч җырчыдан Басковны аерып әйтер идем. Аралашканыбыз да бар. Аның иҗатын күзәтеп барам, юмор хисе ошый. Мәскәүдә бер чарада бергә эшләдек. Бик гади, ачык кеше. Мәскәү артистлары гадәттә эрерәк була, ул да шундыйдыр дип уйлаган идем. Күреп сөйләшкәч, фикерем үзгәрде. Бернинди “йолдызлык чире” юк.
– Сез үзегез дә шундый бит. Бу гадилек каян килә?
– Барысы да тәрбиядән килә. Без гап-гади авыл балалары бит. Бераз дорфа яңгыраса да: “Хәерче баемасын, алкаш айнымасын”, – ди халык. Кемдер танылуны күтәрә алмый, эреләнә башлый. Моңа иммунитет көчле булырга тиеш.
– “Эре”ләнгән артистларга нинди карашта?
– Артык игътибар итмим. Эре булып кылануның сәбәбе бәлки акыл җитеп бетмәүгә дә бәйледер. Нинди генә артистны алма, барыбер иҗат сүрелә. Гадәти тормышта да бер көнне син – хуҗа, икенче көнне синең хуҗаларың булырга мөмкин. Тормышның соңгы көннәрендә нинди җавап тотачаксың? Менә бу сорау мөһимрәк.
– Соңгы көннәр турында да уйланасыз, димәк?
– Балаларымның киләчәге турында уйлыйм. Үземнән соң якты эз калдырасы килә.
– Сәламәтлегегез тамашачыларны борчуга сала. Операция дә кичердегез...
– Кинәт кенә йөрәк белән проблемалар килеп чыкты. “Шуның белән беттеме икән?” – дип уйладым. Аллаһы Тәгалә уйланырга вакыт бирде. Без гел чабабыз да чабабыз, әзрәк туктап үзеңә дә игътибар итәргә кирәк икән. Концертларны киметәм, зуррак шәһәрләрдә күбрәк көннәр алырга тырышам. Илле плюс егерме плюс түгел инде.
– Үкенгән кебек яңгырый...
– Юк, үкенмим. Сәхнәгә килеп үз тамашачымны таптым, үз юлым бар. Аллаһка шөкер дип әйтеп яшим.
– Әтиегез Казан концерты буласы көнне бакыйлыкка күчкән. Хәзер дә ел саен шушы залга кайтасыз. Элеккеге фаҗигале мизгелләр яңарып, күңелне борчымыймы?
– Аларның онытылганы да юк. Казанда соңгы концертым иде. Иртән әти вафат булган дигән хәбәр килде. Бу хакта төркемгә бер сүз дә әйтмәдем. Концертны барыбер эшләп чыктым. Шуннан соң гына күңелне бушатып, елап алдым. Безнең эшебез үзенчәлекле инде. Кайвакыт хисләрне буйсындыра, аларны бөтенләй сүндерә белергә тиеш. Әтинең хәле авыр икәнен белдем. Юлга чыгар алдыннан улым белән хастаханәгә кереп чыктык. Әти аңына килгән иде: “Безне көт инде”, – дидем. Ул елны югалтулар күп булды. Бабай (тормыш иптәшемнең әтисе) китте, аннан абый, әни, әти...
– Түземлекне кайдан алдыгыз?
– Башка чарам юк иде. Сынсам, нишләр идек соң? Балаларым, гаиләм бар. Бу дәвергә җиткәч бирешергә ярамый. Сәхнәгә килүем дә җиңел булмады. 9-10 ел элек шәһәр үзәгендә концерт куярмын дип һич уйламадым. Мин беркайчан үземә зур максатлар куймадым. Булганына шөкер иттем.
– Сәхнәдәге образыгыз тормыштагы белән тәңгәл киләме?
– Сәнгать институтында укыган вакытта актерлык осталыгы дәресләре бар иде. Мин анда этюдны күрсәтә алмадым. Миннән актер чыкмый инде. Кайвакыт тормыш иптәшем: “Бераз җитдирәк булырга кирәк”, – ди. Әмма олыгаясы килми. Күңел унсигездә.
– Тормышка оптимизм белән карау кешенең үзеннән тора бит.
– Әлбәттә, тормышны, кешеләрне яратырга кирәк. Гомумән, бөтен әйбергә дә сөенергә өйрәнергә зарур. Авырлыкларны сабак итеп кабул итәм. Алар булмаса мин дә башка булыр идем.
– Ирина ханымга ясаган иң романтик гамәлегез нинди?
– Үзенә әйтмичә генә сюрприз ясыйм. Туган көнен үзенчәлекле уздырдым. Ирина үз гомерендә беренче тапкыр вертолетка утырды. Мин дусларын җыеп бәйрәм ясадым. Сер бирмичә генә йөрим дә, шаккаттырам бераз. Безнең гаиләдә дөресен әйткәндә туган көнне зурлап үткәрү дигән әйбер булмады. Әти-әни бик эшчән кешеләр иде. Велосипед кирәк икән, аны болай гына алып бирделәр. Махсус туган көнне көтеп тормадылар. Иринага да: “Бернәрсә дә алмагыз, сез үзегез бүләк”, – дим. Бүләкне бирә беләм, кабул итә белмим. Бүләк бирүдән күбрәк ләззәт алам.
– Нәрсә чыгырдан чыгара ала?
– Тавышым утырса ачу чыга. Ялган, икейөзлелекне сөймим. Аны беркем дә яратмыйдыр.
– Пластик операциягә ничек карыйсыз?
– Еш кына маникюр, педикюр ясатырга төрле салоннардан тәкъдимнәр килә. Егет кеше булып андый хезмәт алу минем өчен сәеррәк. Ир-атлар пөхтә булырга тиеш, әмма артыгы кирәкми. Ир-ат матурлыгы һәм хатын-кыз матурлыгы икесе ике әйбер. Ир-ат матурлыгы аның гамәлләрендә.
– Тормышыгызда нәрсә үзгәртер идегез?
– Беренчедән, укыр идем. Мине укытучылар яратты, дөресен әйткәндә коридор студенты идем. Икенчедән, әти-әни белән күбрәк вакыт үткәрер идем. Кулымнан килгән кадәр ярдәм иттем. Әмма аларны ныграк куандырасы иде. Иң кирәкле, якын кеше – әни, аннан гаилә. Әни кебек сине беркемдә аңламый. Ул барысын да кичерә, гафу итә. Әниләрнең кадерен белеп калыгыз. Ул ризалыгын биреп, бәхил булып китсә, димәк, тормыш заяга узмаган.
Комментарийлар