Концертта эчәсең, нервылар какшый, ресторанда утыручыларны кыйныйсың икән — популяр кеше буларак җәзаңны да ал! Штрафлар турында гына әйтмим, әйтик, ярты елга концертларын туктатырга, җәмгыятькә файдалы эш башкартырга, кирәге чыкса, мактаулы исеменнән дә мәхрүм итәргә була. Алайса бөтен ил карап торучы кешегә җүнсезлек кылып йөрү бер дә килешми бит.
Инде берничә көн дәвамында Григорий Лепс тирәсендәге шау-шу туктамый. Ул Санкт-Петербургтагы концерты барышында микрофонын идәнгә ата һәм җырын тәмамламыйча сәхнәдән чыгып китә. Моның белән генә әкәмәтләр төгәлләнми, аннары ул шәһәрдәге бер барга керә, анда Лепс бер кеше белән бәхәскә кереп, аңа суга, әле яңадан урамга чыгып та типкәләп ала. Баксаң, артист барда ял итеп утыручыга $10 000 акчага нарды уйнарга тәкьдим итә. Ә тегесе каршы килә, чөнки аның бу кадәр суммасы булмый. Кире җавапны ишеткәч, Лепс ир-атның йөзенә берне кундыра, аннары аны урамга "сөйләшүгә" чакыра. Анда аңа тагын "өстилә"р, нәтиҗәдә, теге кеше травмпунктка мөрәҗәгать итәргә тиеш була. Бу хакта мин "Именно Шулай" дигән телеграм-каналда берничә фикеремне яздым, кирәк дип тапсагыз, укый аласыз.
Минемчә, мондый хәлләр булган очракта җырчы һәм артистларга Мәдәният министрлыгы яисә башка ведомство тарафыннан үзләренең профиленә кагылышлы җәза каралырга тиеш. Әйтик, газетада берәр нәрсә дөрес булмаса, Роскомнадзор шунда ук штраф суга бит. Нишләп әле "йолдызлар" өчен үзләренең эшчәнлегенә кагылышлы шундый әйбер эшләп чыгармаска? Алар бит халык каршында, барысы да шуларга карап тора, үзләренә үрнәк итеп ала. Концертта эчәсең, нервылар какшый, ресторанда утыручыларны кыйныйсың икән — популяр кеше буларак җәзаңны да ал! Штрафлар турында гына әйтмим, әйтик, ярты елга концертларын туктатырга, җәмгыятькә файдалы эш башкартырга, кирәге чыкса, мактаулы исеменнән дә мәхрүм итәргә була. Алайса бөтен ил карап торучы кешегә җүнсезлек кылып йөрү бер дә килешми бит. Без, алар билгеле шәхесләр булса да, артистлар арасындагы этлек һәм җинаятьчелекне хупларга тиеш түгел.
Григорий Лепс белән булган хәлгә әйләнеп кайтсак, эчү менә нәрсәгә китерә дип, әйтәсе килә. Концертыңда нервылар какшап киткән икән, тыныч кына кунакханәдә утыр инде син. Юк бит, аңа усаллыгын бернинди гаебе булмаган кешеләрдә чыгарырга кирәк булган. Ә ни өчен мондый хәл килеп чыккан соң? Чөнки ул "йолдыз" бит, теләсә нинди этлек эшләсә дә, аңа бернәрсә дә булмаячак. Яраткан халык ничек әле аны кыерсыта алсын, янәсе. Мондый кыланмышлар өчен кырыс итеп җәзага тартырга кирәк, чөнки артистларны акылга утырту мөһим, алайса үзләрен "дөньяның кендеге" дип уйлыйлар, җүнсезлек эшләүдән дә чирканмыйлар, гафу итәләр бит. Күпме түзәчәкбез инде без моңа?
Рәсим Хаҗиев
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Мин Рәсим белән килешәм.Артистларның ла,телевидение тапшыруларының да бик мәгнәс
0
0