Шәһри Казан

Артур белән Марат нигә аерым җырлый башлаганнар?

Соңгы арада Артур белән Марат берьюлы бер сәхнәдә күренми. ТМТВ премиясен тапшыру тантанасында да Артур үзе генә чыгыш ясады. Сәбәбен белү өчен җырчының үзенә шалтыраттык.

- Һәрнәрсәнең үз вакыты. 16 ел "Казан егетләре" төркеме, ә 5 елга якын "Артур-Марат" дуэты буларак йөрдек. Ниһаять, сольный карьерага да вакыт килеп җитте. "Артур-Марат" дуэты ирешәсенә иреште, тагы да биегрәк оча алмас идек. Ә иҗатта иң куркынычы шул. Хәзер мин үземне башка яктан ачтым, бөтенләй башкача һава сулыйм.

Реклама

Аннары, мәхәббәт турындагы җырларны бергә башкару читен иде. Ә җырда - ул төп темаларның берсе. Күңел кылларым мәхәббәтне ничек тоя, хәзер тамашачыга да аны шулай, түкми-чәчми җиткерә алам.

Иң попуяр сорау: "Ә Сез Марат белән аралашасызмы, әллә инде талаштыгызмы?" Әлбәттә, аралашабыз. Без дустанә мөнәсәбәтләрдә, бар да яхшы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: