16+

Артур Хәсәнов тагын җырлады. Янә Филүс Каһиров белән

"Киек каз юллары" җыры янә Филүс белән Артур тарафыннан башкарылды. Бу юлы...

Артур Хәсәнов тагын җырлады. Янә Филүс Каһиров белән

"Киек каз юллары" җыры янә Филүс белән Артур тарафыннан башкарылды. Бу юлы...

Бу юлы алар Мәскәү тамашачысы каршында чыгыш ясадылар. Билгеле булганча, бүген Мәскәүдә "Татар җыры" фестивале узды. Мәскәү тамашачысы өчен Артур Хәсәнов белән Филүс Каһировның чыгышы сюрприз булды. Чөнки Артурның Мәскәүгә килүен ахырга кадәр сер итеп сакладылар.

Билгеле булганча, Артур Филүснең туган көне уңаеннан оештырылган Казандагы концертына Пензадан килеп тамашачыларны шаккаттырган иде. Ул вакытта аның килүен Филүс оештырган булса, бу юлы исә "Барс медиа" барлык оештыру эшләрен үз җилкәсенә алды. Бу хакта Артур Хәсәнов "Шәһри Казан" хәбәрчесенә үзе хәбәр итте. Мәскәүдән ул янә Казанга кайтып, Пензага юл тотачак. Әлегә аның махсус хәрби операциягә кайчан китәчәге билгеле түгел. Кем белә, Артур бәлки "Татар җыры"ның Казанда узачак фестивалендә дә катнашыр.

Язмага реакция белдерегез

17

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бэлки гел китеп тормас

    • аватар Без имени

      0

      0

      Булдырдыгыз егетлэр , рэхмэт сезгэ . исэн сау кайтып тагын зур сэхнэлэрдэ курергэ язсын Артурны🙏🙏🙏 Барлык ир атлар да исэн сау кайтсыннар, бу сугышлардан🙏🙏🙏

      • аватар Без имени

        0

        0

        Калдырсыннар инде ул егетне

        • аватар Без имени

          0

          0

          Молодец Артур

          • аватар Без имени

            0

            0

            Молодцы, егетләр!!! Менә бу чын егетләрчә!)))

            Мөһим

            loading