16+

Артур Маузер һәм Лия Шәмсина спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаучы музыкантлар эзли

Эстраданың яшь җырлы гаиләсе Артур Маузер белән Лия Шәмсина өр-яңа беренче уртак концерт программасын әзерли. Бу уңайдан алар үз төркемнәренә барабанщик, клавишник, бас-гитарист һәм электрогитарист эзли.

“Харизмалы, энергияле, талантлы, спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаучы музыкантларны көтеп калабыз. Импровизацияли белү, гастрольләргә әзер булу мөһим. Репертуарда безнең җырлар һәм популяр чит ил хитлары булачак. Репетицияләр Чаллы шәһәрендә, ә концертлар Татарстан, Башкортстан республикаларында үтәр дип көтелә. Хезмәт хакы исә тиешле дәрәҗәдә түләнәчәк”, - диде Лия Шәмсина.

Хәтерләсәгез, кыш көне Артур белән Лия Дубайга күченгән иде. Баксаң, яшь гаилә кышын Дубайда, ә җәен Татарстанда, дөресрәге Чаллыда яши икән. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading