16+

Артур Минһаҗев: "Эчке тавышым "бу ул" диде"

Җырчы Артур Минһаҗев хатыны белән танышу тарихын фильмнарда, китаплардагы мәхәббәткә тиңли.

Артур Минһаҗев:  "Эчке тавышым "бу ул" диде"

Җырчы Артур Минһаҗев хатыны белән танышу тарихын фильмнарда, китаплардагы мәхәббәткә тиңли.

Татарстанның атказанган артисты Артур Минһаҗев #айдадомой онлайн концертында катнашты.

Концертны караучылар аңардан булачак хатыны белән танышу тарихы турында сорашты. Аларга җавап итеп Артур: "Безнең танышу фильмнарда, китаплардагы кебек булды, - диде. -  Бер-беребезне күзләр белән эзләп табыштык, эчке тавышым "бу ул" диде".

Бу хәл җырчы  армиядән кайтып Мәдәният институтына укырга кергәч була. "Аның исеме дә бик ошады - Луиза исемле. Хатынымны яратам, хөрмәт итәм", - дип тә өстәде.

Луиза шулай ук музыкант, доцент, институтта укыта. Минһаҗевларның өйләнешкәненә 25 ел була икән, аларның бер кыз һәм бер уллары бар. Концертта уллары да җырлады.

Фото: vk.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading