"Төркемнең продюсеры Рафаэль абый белән аралашып яшибез. Аны да, Маратны да, Вәлине дә концертыма чакырдым".
Татарстанның атказанган артисты, “Сәйдәш” Мәдәният үзәге җитәкчесе Артур Минһаҗевның иҗат итүенә быел 25 ел тулды. Бу уңайдан Артур туган көнендә – 30 мартта “Сәйдәш”, 23 апрельдә “Ленин” Мәдәният үзәкләрендә инструменталь музыка уен кораллары белән гаҗәеп концерт куйды.
- Артур, “Сәйдәш”тә җитәкче булып эшләү авырмы?
- Әгәр Вознесениедә эшләмәгән булсам, монда эшли алмас идем. Вознесение Мәдәният йортында биш ел дәвамында зур тәҗрибә тупладым. Урын күп булмаса да, бер залда берничә түгәрәк эшләде. Мәдәният йортын күпфункциональ итеп ясадым һәм бу идея уңышлы килеп чыкты. Яхшы хезмәтем, Мәдәният йортының югары күрсәткечләре өчен “Сәйдәш”не җитәкләргә тәкъдим иттеләр. Анда да, монда да матурлык, пөхтәлек, кешеләр белән матур мөгалләмә урнаштырдым. Килүгә үк “Сәйдәш”тә Коръән укыттым. Җитәкче булу - җиңел түгел, әмма эшемне яратып башкарам.
- “Сәйдәш” Мәдәният үзәгенең эшчәнлеге турында сөйлә әле.
- Биредә эшләвемә дүрт ел була. Капиталь ремонтка кадәр үзәктә 30 түгәрәк булса, хәзер шахмат, роботехника, вокал, хореография һәм башка юнәлештә 58 түгәрәк эшләп килә. Халык агылып йөри, Аллаһка шөкер. Мәдәният үзәгенә килеп керүгә якты, рәхәт. Теләгән кешегә кафе, китапханә, вай-фай бар. 500 кешелек концерт залы, күпфункцияле зал һәм камера залы эшли. Өч профессиональ коллектив бар: 26 кыздан торган “Фантазия” джаз оркесты, “Пантера” сәнгать коллективы һәм Альбина Шаһимуратова җитәкчелегендәге опера мәктәбе ачылырга тора. Моннан тыш, 10 үзешчән төркемебез бар. Яшь кызлардан алып 96 яшькә кадәрге әбиләр килә. “Жизнелюб” проектына өлкән яшьтәге 500ләп кеше йөри. Бәйрәм саен үткәрелгән чараларга әби-апалар күптән эленеп торган күлмәкләрен киеп сөенә-сөенә килә.
- Элек монда хәйрия концертлары гына оештырыла иде дип хәтерлим. Хәзер танылган артистлар да концертларын “Сәйдәш”тә үткәрә.
- Хәзер концертлар бер-бер артлы үткәрелеп тора. Залыбыз да җылы, якты. Беренчедән, бездә башка заллар белән чагыштырганда, аренда бәясе түбәнрәк. Икенчедән, залда сыйфатлы аппаратура куелды. Шунысы да бар, мин үзем артист булгач, барлык шартларны да булдырырга тырыштым. Башка концерт залларында артистларга төштән соң гына керергә рөхсәт ителә. Ягъни аппаратураны көйләргә, репетиция ясарга бик аз вакыт кала. Мин исә аппаратураны кичтән китереп куярга, репетицияләрне иртәдән башларга мөмкинлек бирәм. Артист өчен бу бик мөһим.
- Артур, беренче концертыңны иҗатыңа 25 ел тулгач кына оештырдың. Нигә алданрак куймадың?
- Соңгы өч елда үземне тулысынча “Сәйдәш”кә багышладым. Җитәкче буларак, барысын да контрольдә тотарга, күз уңаеннан ычкындырмаска кирәк иде. Бүгенге көндә “Сәйдәш” өчен күңелем тыныч. Ләкин сәхнә темасы һәрвакыт тынгылык бирмәде. Бик күп җырларым бар, “нигә әле концерт оештырмаска?” дип уйладым. Иҗатыма 25 ел тулу моңа сәбәпче булды.
- Үз күзләрем белән күрмәсәм, ышанмас идем, әмма эстрадада мондый тамашаның булганы юк иде...
- Концертны үзенчәлекле һәм кабатланмас итеп оештырырга теләдем. Балачактан музыка уен коралларына гашыйк мин. Мәктәптә укыганда ук балалар белән үзара инструменталь ансамбль оештырдык, мин гитарада уйнадым. Шуңа күрә тулысынча “тере” концерт кую – күптәнге хыялым иде. Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры, “Innuendo” оркестры, “Jive” төркеме белән бергә гаҗәеп тамаша куйдык. Проектның музыкаль директоры Валерий Коротков иде. Сәхнәдә 60лап кеше булганбыздыр, дөресен генә әйткәндә, тәгаен санамадым. Дөрес әйтәсең, татар эстрадасында мондый күренешнең булганы юк әле. Минем халык, эстрада, классик жанрларын бергә үреп тәкъдим итәсем килде һәм килеп чыкты дип уйлыйм. Хәер, бу тамашаны тагын да яхшырак куярга була иде, репетиция җитмәде.
- Концертта Резидә Шәрәфиева, Лилия Муллагалиева һәм Алсу Әбелханова белән дуэтлар җырладың. Кайсысы аеруча ошады үзеңә?
- Барысын да бик яратам, иҗатларын хөрмәт итәм. Резидә Шәрәфиеваның тембрын аеруча үз итәм. Без Риваль Хисмәтуллин һәм Айгөл Вәлиуллина иҗат иткән “Нигә көнләшмәдең?” җырын башкардык. Лилия белән “Мин сине шундый сагындым”, Алсу белән “Өзелеп сөймә мине” җырын җырладык.
- Кызың Диана концертта катнашты, ни өчен улыңны күрмәдек? Ул да синең кебек гитарада уйный, матур җырлый...
- Дианага – 13 яшь, “Сәйдәш” үзәгендәге түгәрәккә биюгә йөри. Концертта бию белән катнашты. Улым Данил хәзерге вакытта армиядә хезмәт итә. Июль аенда кайтачак, Аллаһы боерса. Хатыным Луиза Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укыта.
- Концерт нибары ике сәгать һәм тәнәфессез булды. Минемчә, бу – концертның төгәл үрнәге. Тамашачыны ялыктырганчы, җитми калса яхшырак. Килешәсеңме?
- Әлбәттә. Россия эстрадасы инде кайчаннан бирле шушы форматта эшли. Рус артистлары 1,5 сәгать концерт куя. Безгә дә шундый форматка күчәргә вакыт. Тәнәфескә килгәндә, бик сирәк артист кына тәнәфестән соң тамашачының игътибарын яңадан туплый, беренче өлештәге мохитне саклап кала ала.
- “Казан егетләре” белән аралашасыңмы? Егетләрне концертка чакырдыңмы?
- Төркемнең продюсеры Рафаэль абый белән аралашып яшибез. Аны да, Маратны да, Вәлине дә концертыма чакырдым. Кызганыч, Рафаэль абый командировкага китте, килә алмады, Марат та килмәде. Вәли чакыруымны кабул итте, сәхнәгә чыгып җылы сүзләрен җиткерде. Аллаһка шөкер, бик күп еллар дәвамында матур гына эшләдек. Киләчәктә дә дус-тату булып яшәргә язсын.
- Марат Галимов белән башкарган җырларны син хәзер дә җырлыйсың. Аларны Марат башкара аламы?
- Әйе. Җырлыйсы килсә, җырласын. Киресенчә, мин үзем иҗат иткән җырларның яңгыравын телим.
- Артур, киләчәккә нинди планнарың бар?
- Бу концертым белән Татарстан буенча йөреп чыгасым килә. Иҗат итәргә, эшләргә, җырларга исәп, Аллаһы боерса!
Комментарийлар